Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус комиссия авыл юлларын карады

Үткән атнада район башкарма комитеты инициативасы белән оешкан, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, район юлларын карап торучы юл төзү оешмасы җитәкчеләре, төзелеш бүлеге хезмәткәрләреннән тупланган коммиссия рейдка чыкты. Алар Мәләкәс, Круглое Поле, Әҗмәкәй, Биклән, Бәтке, Яңа поселогы авылларындагы юл-транспорт һәләкате чыгу куркынычы булган юл участокларын карап чыктылар.

Комиссия мондый төр юлларда юл билгеләре, ясалма калкулыклар (лежащий полицейский) урнаштыру мөмкинлеген карады, юл сыйфатына игътибар итте, төзекләндерү эшләре, автобус тукталышларының урнашу урыннары, мәктәп автобусларының йөрү маршрутлары турында сүз алып барды. 
Әлеге рейд нәтиҗәләре буенча протоколга кимчелекләр турында искәрмәләр, киңәшләр кертелде. Мондый төр рейдлар якын арада районда тагын узачак, дип белдерде комиссия җитәкчесе Айрат Хәбибуллин.  

Реклама

Рөстәм Зәкиев фотосы     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X