28 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма театры Яр Чаллыга гастролләргә килә
11-12 октябрь көннәрендә Яр Чаллы каласының “Энергитек “ мәдәният сараенда Тинчурин театры гастролләре була.
-
Махсус комиссия авыл юлларын карады
Үткән атнада район башкарма комитеты инициативасы белән оешкан, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, район юлларын карап торучы юл төзү оешмасы җитәкчеләре, төзелеш бүлеге хезмәткәрләреннән тупланган коммиссия рейдка чыкты. Алар Мәләкәс, Круглое Поле, Әҗмәкәй, Биклән, Бәтке, Яңа поселогы авылларындагы юл-транспорт һәләкате чыгу куркынычы булган юл участокларын карап чыктылар.