Матур чигүләре күз явын алырлык
Тукаебыз әйткәнчә, татар халкы хезмәт сөючән, җырга-моңга оста, җор телле, иҗат итәргә сәләтле халык. Гомер-гомергә халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, кул эшләре тоткан. Купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп...
Бүген мин Иштирәк авылының хезмәт сөючән һәм тырыш гаиләләрнең берсе Нургалиевлар гаиләсе турында язасы иттем.
Тәрбияне бала, әлбәттә, иң беренче булып гаиләдә ала. Аны нинди һөнәрләргә өйрәтәләр - болар барысы да балага алдагы тормышында бик кирәк.
Мин гаилә хуҗабикәсе Эльмира Нургалиева белән очраштым, аның белән матур гына әңгәмә кордык.
- Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен, - дип әйтә иде безнең әни. Мин тумышым белән ямьле Бикчәнтәй авылыннан. Авылыбыз табигате гүзәл, матур, ә халкы искиткеч эшчән. Безнең гаиләдә әниләр дә, апалар да - чигүчеләр, кул эшләренә осталар. Әниемнең мине чигәргә өйрәтүләре әле һаман да истә. Инде менә 28 ел мин үземнең Актаныш якларыннан аерылып, гүзәл Иштирәк авылында яшим. Бәхетемә, тормыш иптәшемнең әнисе дә оста чигүче булды. Алтын куллы иде! Мәдәният чараларының күбесендә аның чигүле әйберләре түрдә торды. Әллә минем эшләрне күреп, әллә ул осталык каннан бирелә?! Балаларым да бу һөнәрне үзенеке иттеләр. Кечкенә кызымның нәни куллары белән чигеп, бүләк иткән беренче кулъяулыгыннан да кадерле әйбер бармы икән?! Хәзерге көндә инде әнием гүр иясе, әмма аннан күчкән сәләт үземдә, балаларда, оныкларда дәвам итә. Кышкы озын төннәрдә, җан тынычлыгы белән җылы өйләрдә рәхәтләнеп, кадерле кешеләрең белән аралашып, чигеп утыруларга ни җитә?! - ди Эльмира Мөхәммәтҗан кызы.
Һәр бала өйдә күргәнне кабатларга тырыша. Нургалиевлар гаиләсендә үскән өч кыз да, әниләренең яраткан һөнәрен үзләштереп кенә калмаганнар, көнкүрештә кулланырлык мендәр тышлары, алъяпкычлар, сөлгеләр, кулъяулыклар чигәләр.
Нургалиевлар гаиләсе республика фестивале кысаларында үткәрелгән «Төп йорт» бәйгесендә дә катнашты.
Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәтендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Алар һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә этәргеч бирә дип саныйм мин.
Гүзәл Һадиева,
Иштирәк авылының мәдәният йорты режиссеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев