Машина йөртүчене эзлиләр
29 октябрь көнне 17 сәгать 50 минутта Борды - Яр Чаллы юлында билгесез машина (фаразлау буенча, ак төстәге "ВАЗ-2121" автомобиле) җәяүлене бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан кача. Авыр тән җәрәхәтләре алган 1961 елгы җәяүле хатын-кыз ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханә озатыла. Бүгенге көндә билгесез машина йөртүчене эзләү бара. Әлеге һәлакәт буенча нинди...
29 октябрь көнне 17 сәгать 50 минутта Борды - Яр Чаллы юлында билгесез машина (фаразлау буенча, ак төстәге "ВАЗ-2121" автомобиле) җәяүлене бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан кача. Авыр тән җәрәхәтләре алган 1961 елгы җәяүле хатын-кыз ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханә озатыла. Бүгенге көндә билгесез машина йөртүчене эзләү бара. Әлеге һәлакәт буенча нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның 71-44-81, 71-42-46, 37-95-24 яки 02 телефоннары аша шалтыратулары сорала. Түләү гарантияләнә, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Мөхәммәтдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев