Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Ваһапов: «Тукай районы халкында безне аңлау, ярдәм итү бар»

Аларның хезмәтләре һәр көнне үзеңне куркыныч астына кую белән бәйле, кыю һәм көчле, сабыр булуны сорый. Районда яшәүчеләр кыен хәлләргә калганда аларга мөрәҗәгать итә, алардан ярдәм көтә. Хокук сакчыларының иң беренче чиратта әнә шул ышанычны аклавы мөһим. «Безнең эшне халык бәяли, шуңа күрә мөмкин кадәр аларга якынрак булырга тырышабыз», -...

- Марат Камилевич, җитәкче буларак, бүгенге полиция хезмәткәре нинди булырга тиеш дип билгелисез? Кул астында эшләүчеләрдән нәрсә таләп итәсез?

- Иң мөһиме - дисциплина! Закон бозмыйча эшләүне сорыйм. Бездә министрлыктан ук куелучы махсус таләпләр бар. Аларны һәр хезмәткәр белә һәм без ул кагыйдәләрне һичшиксез үтәргә тиеш. Бүген эчке эшләр органнарында эшләүчеләрдән аерата түземлек һәм һөнәри осталык сорала.

- Авылда эшләүче полиция хезмәткәре белән шәһәрдәге хезмәткәр аерыламы? Тукай районының үзенчәлеге нидә?

- Полиция хезмәткәре кайда да полиция хезмәткәре булып калырга тиеш. Ә үзенчәлеккә килгәндә, үзегез беләсез, район Яр Чаллы янәшәсендә урнашкан, ә бу шәһәр тормышы, шуның белән бергә криминоген дөньясы да районга тизрәк үтеп керә дигән сүз.

- Территориядә иң авыр участоклар дип кайсыларын атар идегез?

- Иң катлаулы территория, нигездә, төзелешләр күп булган, ял базалары, бакчачылык ширкәтләре күпләп урнашкан Кече Шилнә җирлеге. Шуңа күрә алардан кергән гаризалар саны да арта тора. Урлау буенча районнан мөрәҗәгатьләр, гомумән, күп керә. Аларның күп өлеше нәкъ менә төзелеш объектларында, шул исәптән Кече Шилнә җирлегендәге поселокларда килеп чыга. Мондый төр җинаятьләрнең якынча 85 проценты ачыла.

- Узган ел җинаятьләрнең бераз кимүе күзәтелгән иде. Быел бу яктан хәл ничегрәк?

- 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, барлык җинаятьләр саны 20,6 процентка кимеде. Моңа элек хөкем ителгәннәр, исерекләр, балигъ булмаганнар катнашындагы кырын гамәлләр һ. б. керә. Әйтергә кирәк, үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян салу, көчләү кебек резонанслы очраклар тулысынча ачылды. Бүген көнкүреш проблемалары аркасында килеп чыккан җинаятьләр, гаилә скандаллары нык күп. Ире белән хатыны ни дә булса бүлешә алмый, аннары тавыш чыга, бәхәс хокук саклау органнарыннан башка хәл ителми.

- Дежур бүлеккә гадәттә нинди сораулар керә? Райондашларны ни борчый? Мөрәҗәгатьләр артамы?

- Шалтыратуларның саны, нигездә, бер тирәдә тирбәлә. Монда да күбрәк көнкүрештәге сораулар белән чыгалар. Тәүлегенә уртача 20-40 шалтырату кабул итәбез. Мәсәлән, бакчачылык ширкәтләренең берсендә яшәүче хатын-кыз инде өч-дүрт ай дәвамында безгә көн саен шалтырата. Я ул асылынам ди, я тәрәзәдән күзәтәләр, шакыйлар, ди. Урынга чыгабыз, апаны тынычландырабыз, көйлибез. Машина кабынмый, булышыгыз әле дип шалтыраткан хатын-кызлар да бар. Эшебез шул - я барып ярдәм итәбез, я булмаса, кирәкле киңәшләрне бирәбез.

- Бүгенге көндә террорлык актлары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау мәсьәләсе бик кискен тора. Бу юнәлештә районда ниләр эшләнә, мигрантлар ни рәвешле контрольдә тотыла?

- 2017 елда экстремистлык-террор юнәлешендәге хокук бозулар теркәлмәде, ләкин миграция турындагы законнарны бозу фактлары бар. Акча эшләү максаты белән, мигрантларны законсыз рәвештә күпләп пропискага керткән райондашларга карата 79 административ беркетмә төзелде, 27 җинаять эше кузгатылды. Бу мигрантлар Тукай районында түгел, шәһәрдә эшлиләр, шунда яшиләр. Ә районда яшәгәннәренең һәрберсе участок вәкаләтлесенең күз уңында. Бу җәһәттән авыл җирлекләре башлыклары, кибетләрдәге сатучылар да кисәтелде.

- Соңгы көннәрдә нинди җинаятьләр ачылды?

- Күптән түгел үзен 15 мәртәбә караклыкта таныган, элек тә хөкем ителгән Яр Чаллы кешесен кулга алдык. Шушы көннәрдә генә Интернет аша мошенниклык гамәлләре кылган төркем әгъзаларын кулга алынды. Тикшерү 9 ай барды. Төркемдәгеләрнең берсе Яр Чаллыда, калганнары Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр. Алар алдау юлы белән йөкләрне урлаганнар. Шул җинаятьләрнең берсе безнең районга да кагыла.

- Мошенниклык гамәлләре ни дәрәҗәдә ачыла?

- Мондый җинаятьләрнең якынча 20-25 процентының эзенә төшәбез. Телефон аша алдаулар дәвам итә, хәзер Интернеттан эшләүче мошенниклар да күбәйде. Мисал өчен, районда яшәүче ир-атка шушы көннәрдә 20 мең сум акчасын кайтарырга ярдәм иттек. Ул Интернетка автомобиль запчасте сатарга куя. Акча күчерү өчен дип, шалтыратып, аннан пластик карта номерын сорыйлар һәм акчасын салдыралар. Эш бүген судка җибәрелде.

- Марат Камилевич, бүген полициянең имиджын, сезгә халыкның ышанычын ни дәрәҗәдә бәялисез?

- Мин безгә ышаналар дип саныйм, ләкин соңгы сүзне райондашлар әйтә. Без ел саен халык алдында хисап тотабыз, участок вәкаләтлеләре белән берлектә ул очрашуларга үзем дә барам. Әлегә ниндидер мәсьәләдә участковый булышмады, дигән дәгъва юк.

- Быелгы һөнәри бәйрәмегез юбилей датасы - Совет милициясенең 100 еллыгы белән дә туры килә. Әлеге бәйрәмнәр уңаеннан район Эчке эшләр бүлегенең бүгенге хезмәткәрләренә, ветераннарына әйтер теләкләрегез бардыр?

- Данлы милиция традицияләренә нигез салган һәм дәвам иткән, яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә һәм өйрәтүгә өлеш керткән ветераннарыбыз алдында баш иям. Бүгенге катлаулы заманда, терроризм һәм җинаятьчелек үскән чорда һөнәрләренә тугры калган бүгенге хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләренең шулай ук иң олысы. Аларның барысын да бәйрәм белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, имин тормыш, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар юлдаш булсын. Уңышлары белән уртаклашып яшәгән, якыннарын борчылып көткән, йорт җылысын саклаган гаиләләренә, балаларына сабырлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев