Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов дым запасын саклауга быел зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте

Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының метеостанция фаразлары буенча, коры һәм эссе җәй көтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел җәй коры килү сәбәпле, туфракта дым запасын саклауга аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде. "Яз бераз соңга кала....

Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының метеостанция фаразлары буенча, коры һәм эссе җәй көтелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел җәй коры килү сәбәпле, туфракта дым запасын саклауга аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.

"Яз бераз соңга кала. Май бәйрәмнәренә кадәр артык җылылык көтелми, 5-7 градус җылылык дәрәҗәсендә", - диде ул.

Министр әйтүенчә, явып үткән яңгырлар булачак уңыш өчен файдага. "Әмма бу яңгырлар карны чистартты. Республиканың төньяк районнарда гына берникадәр кар калган басулар бар. Яңгырның ипле генә, пыскып явуы кар суын да, яңгыр суын да туфракка сеңдерергә ярдәм итте. Туфракта бик яхшы дым запасы тупланды. Беренче максатыбыз - язгы кыр эшләре вакытында бу дымны сандыкка салган кебек саклау. Җирләрне тырмалап - күпьеллык үлән җиреме, уҗым басуымы яисә язгы кыр эшләре башкарасы, сабан чәчәсе басулармы - ул дымны саклап куярга кирәк. Ул безгә бик кирәк булачак", - диде Марат Әхмәтов.

Министр Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының метеостанция фаразларына нигезләнеп, коры һәм эссе җәй көтелүен әйтте. "Безгә билгеле булган фаразлар буенча җәен, бигрәк тә беренче яртысында, корырак һәм эссерәк килүе көтелә. Әлбәттә, әйбәткә юрыйсы килә. Үткән ел явым-төшемле булган иде, шуңа күрә уңышы да матур булды - биш миллион тоннадан артыграк. Әмма сакланганны Ходай саклаган ди, шуңа күрә чарасын күрсәң, үзеңә җиңелрәк була. Без бу дымны бик кадерләп сакларга тиеш", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Марат Әхмәтов дым запасын саклауга быел зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев