Малтабар авылында өлкәннәр көненә багышланган чара узды
Малтабар авылында өлкәннәр көненә карата "Гомерләр заяга узмаган" дигән бәйрәм үтте. Бәйрәм Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәшитович һәм ветераннар җитәкчесе Назыйф абый котлаулары белән башланды. Яшь артистларыбыз Ризатдиновалар, Д. Аюпов, А. Галимҗанова, А. Фәрхетдинова. Үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Моңлы тавышлы И. Миңнебаева һәм Ф. Зәйнуллинаның җырларын да малтабарлылар...
Малтабар авылында өлкәннәр көненә карата "Гомерләр заяга узмаган" дигән бәйрәм үтте. Бәйрәм Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәшитович һәм ветераннар җитәкчесе Назыйф абый котлаулары белән башланды. Яшь артистларыбыз Ризатдиновалар, Д. Аюпов, А. Галимҗанова, А. Фәрхетдинова. Үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Моңлы тавышлы И. Миңнебаева һәм Ф. Зәйнуллинаның җырларын да малтабарлылар җылы алкышладылар, бәйрәмне күңелле итеп Чулпан Габидуллина алып барды. Китапханәче Энҗе китаплар күргәзмәсе оештырды. Өлкәннәребез җырлар башкардылар, райнобыз имам хатыйбы Җәүдәт абый табынны мулдан әзерләүне оештырган, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын, дип хәбәр итте безгә Ләйсирә Сәхибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев