Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әле безнең яшәр чаклар

Теләнче Тамак төбәге гомер бакый талантларга бай булган. Исемнәре татар дөньясы күгендә йолдыз булып кабынган Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, Татарстанның атказанган халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, дистәдән артык китап чыгарган җырчы, баянчы Рубис Зарипов, тагын бик күп талант ияләре төрле елларда Теләнче Тамак мәктәбендә белем алганнар. Укучыларыбызга тәкъдим...

Теләнче Тамак төбәге гомер бакый талантларга бай булган. Исемнәре татар дөньясы күгендә йолдыз булып кабынган Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, Татарстанның атказанган халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, дистәдән артык китап чыгарган җырчы, баянчы Рубис Зарипов, тагын бик күп талант ияләре төрле елларда Теләнче Тамак мәктәбендә белем алганнар. Укучыларыбызга тәкъдим итә торган шигъри тәлгәшләр авторы Булат Шәймәрдәнов та Теләнче Тамак авылында туып-үскән, биредә урта мәктәп тәмамлаган. Медицина институты дипломы алган яшь табибны юллама белән Җәлил поселогына эшкә җибәргәннәр һәм ул шунда төпләнеп калган. Туган авылын, сабый вакытында таптаган сукмакларын, биредә үткән яшьлек елларын сагынганда ул кулына каләм ала. Булат Шәйхулла улының күңел сандыгы тирән, рухи дөньясы бай. Үзешчән сәхнәдә ул - баянчы, җырчы, һөнәренә тугры калып, халкына хезмәт итүче табиб. «Шигырьне, хисләргә бирелгәндә, үзем өчен генә язам, бәйрәмнәрендә якыннарыма багышламалар язып, бүләк итәргә яратам», - ди ул.

Кеше күңелендә тирән яткан
Әйтелмәгән уйлар күп була.
Туры әйтәлмаган фикерләрем
Шигъри юлларымда чагыла,-

ди ул үзенең «Мин язамын күңелем кушканга» дигән шигырендә.

Бүген укучыларыбызга якташыбыз Булат Шәймәрдәновның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Хисләргә бирелеп

Тәрәзәгә төшкән кояш нуры
Иртән мине назлап уятты.
Яз җиткәнен хәбәр итеп,
Бөтен хисләремне кузгатты.
Бер мин генә түгел, бар табигать
Хисләнәдер ямьле яз җиткәч,
Кыска төнне озын көнгә ялгап,
Кар-буранлы озын кыш үткәч.
Бер уйласаң - һәрбер ел фасылы
Эз калдыра күңел түрендә,
Әмма яз һәм җәй айлары
Бигрәк якын минем күңелгә.

Дусларга

Әллә инде һаман яшь барганга,
Еллар тезелеп үтеп торганга,
Ерагайган сыман хәзер ара,
Элек якын булган дусларга.
Бер сүзем юк, хисләр хәзер дә бар,
Тик ул җепләр инде бик нечкә.
Өзелеп китәр сыман бераз тартсаң,
Эләгеп торадыр күк ул көчкә.
Ара-тирә хәбәрләшеп тору
Кирәктер ул якын дусларга,
Мәктәп сукмакларын бергә үткән
Җанга якын сабакташларга.
Ун-унбиш ел элек сагынышып,
Күрешә идек бергә җыелып,
Юбилейлар бергә үтә иде,
Заллар тора иде гөр килеп.
Хәер, байтак еллар үтелгән шул
Матур яшьлек калган еракта.
Тик шулай да очрашасы иде,
Җыелыйк бер туган төбәккә.
Яшь чагында башка идек, дибез
Сизелмәгән артык мәшәкать,
Тормыш гөрләп торган, ашкынганбыз
Яшәүләре булган бик рәхәт.
Тик уфтанмыйк, дуслар, яшибез бит
Әле безнең гөрләп яшәр чак.
Тормыш тәҗрибәсе җилкәләрдә,
Матур булыр безнең киләчәк.

Иң кыйммәте - рухи байлыгың

Яшәү өчен акча кирәк
Ул булмаса, эш харап,
Тау булып булмый шул инде
Торсаң да тауга карап.
Заманалар авыр хәзер диеп,
Нигә кеше зарлана микән?
Тормышыбыз начар түгел бер дә,
Нәфесләргә ни җитми икән?
Кайберәүләр өстән аска карап,
Күрмиләр бит җирдә ни барын,
Оныталар алар югарыдан
Егылып төшү авыр буласын...
Ярый да бит гел уңайлы гына
Барса әле эшең һәрвакыт.
Абына калсаң аңларсыңмы,
Булмаганын бар дөньяны
Акчага сатып алып.
Байлыкны гел акча белән генә
Тиңләп яшәү дөрес түгелдер,
Акча берәмлегең күп булса да,
Рухи байлыгыңа җитмидер.
Намуслыга урлашу хас түгел,
Байлыкның юк мәңге җитәсе,
Булганына шөкер кылып яшик.
Байлык мөһим түгел, аннан башка да бит
Тормышның күп матур бизәге.

Кышкы урман

Табигатьнең матурлыгын күрим дисәң,
Кер син кышкы урман эченә.
Агачларны бәскә төргән салкын һава
Саулык һәм дәрт өстәр күңелеңә.
Урман сукмагыннан йөргән чакта
Кар бөртеге өскә коела,
Җемелдәшкән бу бөртекләр
Ләйсән яңгыр сыман тоела.
Үзе салкын, үзе рәхәт монда,
Бар дөньяңны шунда онытасың,
Йөргән чакта урман сукмагыннан
Хозурлыкка әсир буласың.
Бөтен уйлар китә таралышып
Еракларга, әллә кайларга
Һава сафлыгыннан күңел ташый,
Урын калмый авыр уйларга.
Агач башларына карыйм дисәм,
Ай елмая күкнең йөзендә,
Миңа карап елмаядыр кебек,
Рәхәт тойгы арта күңелдә.
Тулган аем өстән аска карап,
Күзәтә күк матур урманны.
Әллә ул да минем кебек шулай
Бу урманга гашыйк булганмы?
Тәннәребез сихәт булсын дисәк,
Ятмыйк өйдә төренеп юрганга,
Мәшәкатьләр күп булса да, вакыт табып,
Барып кайтыйк кышкы урманга.

Яшьләргә нәсихәт

Яши-яши аңлыйсыңдыр,
Бу тормышның асылын.
Теләсәң, теләмәсәң дә
Күрсәтә ул барысын.
Кеше туып аваз салгач,
Шушы фани дөньяга.
Шул мизгелдән аның өчен
Тормыш юлы башлана.
Ана өчен сау-сәламәт
Баласы туа икән,
Аңардан да бәхетлерәк
Берәр зат була микән?
Бала булгач сөенечле
Мәшәкатьләр күп туа,
Ата-ана вазифасын
Үтәргә кирәк була.
Бу вакытта ата-анадан
Тик бер нәрсә сорала -
Югалып калмаска кирәк,
Авыр чаклар булганда.
Балага төпле тәрбия
Яшьтән үк бирү кирәк,
Дөрес, таләпләр күп инде ул
Монысы аның төп таләп!
Олыларны олы итсә,
Кечене кече итсә,
Чын кеше булып үсәр ул,
Куллары хезмәт белсә.
Барлык начар гадәтләрдән
Яшьтән үк саклау кирәк,
Акыллы бала һәрвакыт
Ата-анага терәк.
Бала үсеп кеше булсын,
Дип әгәр теләсәгез,
Кызганмагыз көчегезне
Ул - гомер киләчәге.

Иртәгесе барын онытма

Яшик әле, яшик куанышып,
Ходай безгә гомер биргән бит.
Тиз үтә ул, үкенмәслек яшик,
Сынауларны лаек үтик без.
Гомер дигән сүзнең төшенчәсе
Бик гади ул уйлый белгәндә,
Яши белү тик үзеңнән тора
Дөрес күзлек аша күргәндә.
Адәм баласына хас күренеш
Ялгышырга мөмкин һәммәбез,
Соңармыйча төзәтергә кирәк,
Җимермәсен тормыш корабын.
«Ялгыштым», - дип әйтә алса әгәр,
Бу кешегә әле өмет бар.
Ялгышларны таный белгәннәргә
Булышырлар дуслар, туганнар.
Бер-береңә ярдәм итеп яшәү
Бик кирәк бу фани дөньяда.
Ялгызлыкны күрсәтмәсен Ходай
Башка яктан сынап торса да.
Мохтаҗларга ярдәм кулын сузыйк,
Бер-беребезгә булыйк ярдәмчел.
Бер көн белән генә яшәп булмый
Иртәгәсе дә бар - шуны бел.

Якын кешең янәшәңдә булсын

Утыз елны бергә гомер иттек,
Төрле яклап тормыш сынады.
Авыр чаклары да байтак булды,
Аңа карап өмет сынмады.
Алга карап өмет белән яши
Тормыш тәмен тойган һәр кеше.
Тырыштык без саклап калыйк диеп,
Ходай бүләк иткән өлешне.
Бу өлеш бит бик зур түгел икән,
Кеше гомеренә тиңләсәң.
Очып китә очкан ук шикелле,
Яшәвеңнең кадерен белмәсәң.
Якын кешең янәшәңдә булса,
Күпкә җиңел тормыш итәргә.
Рәхмәтле мин язмышыма һәрчак
Син булганга өйдә көтәргә.
Күңел җылың миңа биреп шулай
Һәрчак өйдә каршы аласың.
Син булмасаң кыен булыр иде,
Ходай миңа сине сакласын.
Үткән гомер сизелмәгәндер ул
Янымда син һәрчак булганга.
Күңелгә - дәрт, җанга - рәхәт биреп,
Тормышка ямь өстәп торганга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев