Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәлакәтләр ни сәбәпле чыга?

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда башкарма комитетның идарә һәм бүлекләре җитәкчеләре, белгечләр, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, ЮХИДИнең  район бүлеге инспекторлары, юлларга хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре һәм онлайн режимда Казаннан ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Пономарев катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин юл хәрәкәте куркычсызлыгы комиссиясенең быел башкарган эшләре, алда торган бурычлар турында бәян итте. Ул районда булган юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәпләре нидән килеп чыгуына үз карашын белдерде. Тукай районында комиссия утырышлары өч айга бер үткәрелеп тора. Анда көн кадагындагы проблемаларны чишү юлларын эзлиләр, аварияләр булмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген ачыклыйлар. 2021 елда комиссия бигрәк тә юлларда балалар катнашында һәлакәтләрне булдырмау һәм сабыйларны травмалар алудан саклау юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барды. 
Айрат Рафакович районда юл-транспорт травматизмын булдырмау эшенә яшьләр берләшмәләрен һәм оешмаларын тартырга кирәклеген ассызыклады. Ул шулай ук район биләмәләрендә башкарылган юлларны карау, ремонтлау, юл билгеләре урнаштыру кебек эшләргә дә тукталды.
Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев 2022 ел башыннан юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы, аварияләрне булдырмау өчен үткәрелгән чаралар турында сөйләде. 
Тукай районында быел инде 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 6 кешенең гомере өзелгән, 8 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр, җәрәхәтләр алган. Шамил Мирсәетович аварияләрнең төп сәбәбе машина йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламауларында, һава торышына карап идарә итмәүләрендә дип белдерде. Чыннан да, кар-буран, бозлавык шартларында машина йөртүчеләр сак йөрмиләр, нәтиҗәдә каршы якка чыгып бәрелешүләр дә шул сәбәпле килеп чыга. ЮХИДИ бүлеге юллар өчен җаваплы оешмаларга, авыл җирлекләренә юлларны төзекләндерү, кимчелекләрне бетерү, юл билгеләрен урнаштыру турында 19 кисәтү хаты җибәргән. Быел инспекторлар профилактик рейдларның санын арттырырга планлаштыралар. Бу, әлбәттә, бик кирәкле чара. Шамил Ганиев шулай ук мәктәпләрдә балаларга юл кагыйдәләрен аңлату һәм куркынычсызлык чаралары хакында дәресләр үткәрү зарурлыгы хакында да әйтте.
«Татавтодор» оешмасының Түбән Кама филиалы вәкиле Тукай районы юлларында башкарылган эшләр белән таныштырды. Чокырларны ямау, юлларны чистарту алар өстендә. Комиссия утырышында юлларга хезмәт күрсәтүче башка оешмалардан да җитәкчеләр бу юнәлештәге эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Аларның чыгышыннан аңлашылганча, бар да яхшы бара кебек. Әмма ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Пономарев кимчелекләрне турыдан-туры әйтеп, төзәтергә кирәклеген искәртте. Кайдадыр юл киңлеге тиешле нормага җавап бирми икән, кайдадыр тиешле билгеләр куелмаган. Күп юл-транспорт һәлакәтләре беренче карашка мөһим булмаган сәбәпләрдән дә тора. Алексей Валерьевич Тукай районында булган кайбер юл-транспорт фаҗигаләренә анализ ясады. Ул эшлекле киңәшләрен бирде, бу өлкәдә эшләүчеләргә нәтиҗәле эш алып баруларын теләде.
/ Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев