Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаеклы картлыкның ышанычлы утравы

Картлар йорты диюгә күңел өшеткеч, шыксыз бина күз алдына килеп баса. Мондый караш элеккедән үк калган. Ә чынлыкта, соңгы елларда уңайлыклар тудыру өчен ул йортларда ниләр генә эшләнми. Шушы көннәрдә Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдым.

Их, язмыш, язмыш... Тормыш арбасы гел келтер-келтер. Җайлы, матур гына барса иде ул! Юк шул, кинәт кенә туктап калган чаклары да була. Картлар һәм инвалидлар йортында әллә никадәр язмышлар, һәрберсенең үз моңы, үз зары бар. Бер түбә астында гыйбрәтле язмышлы өлкәннәр һәм инвалидлар җыелган. Монда кемнәр генә юк, нинди генә язмышлы кешеләргә юлыкмыйсың. Һәркайсының күргәнен аерым китап итеп язарлык. Кайсы балачагында, яшьлегендә ачлык-ялангачлык күреп, гомер буе илгә-көнгә хезмәт итеп, үзен кайгыртуны белмәгән, олыгайгач, япа-ялгыз калган. Кайсылары балалары тарафыннан кадерсез картлыкка дучар ителгән. Кайсы саксызлыгы аркасында яки бәла-казага тарып, инвалид калган, тумыштан гарипләр дә бар.

Әлеге йортта эшләүчеләр сөйләвенчә, бик күпләр дөньяга, тирә-юньдәгеләргә рәнҗеп, нәфрәтләнеп бирегә киләләр. Адәм баласына сөенер өчен дә, көенер өчен дә күп кирәкмени?! Өс-баш тәртипкә килгәч, тамак туйгач, йөзләре алсуланып, күзләренә нур керә, бераз тынычланалар. Язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең бүгенгесен шатлык белән бизәргә тырышалар интернат хезмәткәрләре. Балалар акылы кергән өлкәннәр, кеше ярдәменә мохтаҗ инвалидлар үзләре дә сабый бала сыман, әйткән сүзгә нык игътибар итәләр, йөрәкләренә якын алалар, хисләренә ирек бирәләр. Аларның борчуларын, шатлыкларын, сөенечләрен уртаклаша белү кирәк. Күңел җылысын, олылау-

хөрмәтне җиткерү мөһим. Биредә яшәүчеләрнең бәхете - янәшәдә аларны кайгыртучы булу.

- Безнең максат интернатны җылы, якты, уңайлы итү, биредә яшәүчеләргә яшәү өчен уңай мохит тудыру. Анысын, Аллага шөкер, булдырабыз, - ди Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Фәйрүзә Муллина. - Тик тагын бер нәрсә бар әле - күңел тынычлыгы. Менә анысын кешегә өлешләп бирү, юксыну, сагынуны басуы кыен.

Фәйрүзә ханым Муллина биредә ел ярым эшли. Аңа кадәр мәктәптә балаларга белем биргән.

- Мәктәптә, ичмасам, эшнең нәтиҗәсе күренә. Ә картлар йортында тырышасың-тырмашасың, ә азагы бик тә моңсу тәмамлана. Олы кеше күз алдында сүрелә, сула һәм сүнә. Тик шулай да, интернатка авыр хәлдә килеп тә, бераз вакыт үткәч, үз аягына басып йөрүчеләрне күрү нинди шатлык. Саргайган йөзләргә нур иңгәнен күргәч, монда гына кешечә яши башладык, дигән сүзләрне ишеткәч, тырышуыбыз юкка булмаган икән дип сөенәбез, - дип дәвам итә җитәкче.

Мин исә бүлмәләр буйлап йөреп чыктым. Сигезенче дистәне ваклап баручы Зәмфирә әби белән сөйләшеп алдым.

- Төрле җирләрдә яшәлде, ә шулай да картлык көнемдә сукмагым интернатка китерде. Шулай килеп чыгар дип бер дә уйламаган идем, кызым. Тормыш без дигәнчә генә бармый икән. Бу йортта тынычлык таптым. Хезмәткәрләр барысы да әйбәт. Ашаталар, мунча кертәләр, авырсаң, яныңда булалар. Безнең яшәр урыныбыз бар, шунысына шөкер, - диде ул. Әбинең шат йөзен күреп, артык сораулар биреп, күңелен төшерәсе килмәде.

Һәркайсының көндәлек кирәк-яраклары бар, бүлмәдә суыткыч, телевизор урнаштырылган. Коридорда ял итү урыны каралган. 2014 елда «Уңайлы мохит» программасы буенча коляскалы инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүчеләргә уңайлы булсын өчен диварга тотынгычлар беркеткәннәр. Мөстәкыйль йөри алмаучыларны бер урыннан икенче урынга күчерү өчен күтәртү җайланмалары көйләнгән. Үзләренең теләкләре буенча көндәлек күнегүләр ясарга йөрү мөмкинлеге бар. Әйтик, картлар бик теләп физкультура, кул эшләре, коллектив белән кинокартиналар карау, китап уку, чәчәкләр үстерү, шахмат-шашка уйнау белән мавыгалар, файдалы хезмәт белән шөгыльләнәләр, белгечләре белән берлектә үзләрен үзешчән сәнгатькә таныту максатында эш алып баралар. Биредә әледән-әле төрле чаралар үтә, төрле шәхесләр, кунаклар, иганәчеләр килә, очрашулар оештырыла, мәдәни-күңел ачу программалары әзерләнә.

Иң шатлыклысы шул: бу изге йортка шактый кеше булышырга әзер. Олыларның һәм инвалидларның ихтыяҗларын һәрвакытта да алга куйган район хакимиятенә, социаль яклау һәм район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, шәхси эшмәкәрләргә, ирекле ярдәм күрсәтүчеләргә ихластан рәхмәт әйтәсе килә. Өлкәннәргә һәм инвалидларга карата күрсәтелгән изгелек, үзләренә икеләтә игелек булып кире әйләнеп кайтсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев