Якты юл
  • Рус Тат
  • Күзкәйлеләргә өмет зурдан

    Почта эшчәнлеген өйрәнү буенча район авылларына сәфәрләребез дәвам итә. Чираттагы шундый очрашу районның иң төзек, иң матур авылларының берсендә – Күзкәйдә үтте.

    Күзкәй элек-электән укымышлы, иң күп газета алдыручы авыл иде. Почта гөрләп эшләп торганда район газетасының тугры укучылары да күп булды. Бүген хәлләр башкачарак шул биредә. Инде ел дәвамында без күзкәйлеләрдән почтабыз эшләми, газета ала алмыйбыз, район хәбәрләрен белми яшибез дигән моң-зар ишетәбез.
    Халык гомер буе авыл почтальонына ышанып яшәргә өйрәнгән. Ул алар өчен иң ышанычлы кеше булган. Ә хәзер бик аз хезмәт хакы түләнгәнгә, хат ташучылар эш урыннарына ябышып ятмый, күбрәк акча артыннан башка оешмаларга эшкә урнашырга мәҗбүр. Бер карасаң, мал асрап, аның сөтен-итен сатып та алар бит күбрәк акча эшли алыр иде. Аз гына булса да почтальоннарның хезмәт хакын арттырсалар, әлеге урында эшләү өчен кешеләр чират торыр иде дә бит...
    Озак кына еллар авыл җирлеге халкы газетага яздыруда авылдашлары – «Күзкәй» ягулык салу станцияләре челтәре ҖЧҖ директоры Флүр Шәфыйковның ярдәмен тоеп яшәде. «Авылдашыбыз ел саен 120 пенсионерны район газетасына яздыра иде. Бу игелекле эше өчен без аңа әле дә бик рәхмәтле», – диләр авыл кешеләре. 
    Күзкәй авыл җирлеге барысы 748 йорт хуҗалыгы булган дүрт авылны берләштерә. Күзкәйнең үзендә исә 345 хуҗалык исәпләнә. Биредә урнашкан элемтә бүлеге өч авылга – Иске Байлар, Яңа Байлар һәм Күзкәй халкына хезмәт күрсәтә. Әлеге авылларның барысына ике почтальон. Почта башлыгы исә моңа кадәр бөтенләй булмаган. Дөрес, берничә ай бу урында кеше эшләгән. Ләкин озак тормый, китеп барган. Шуңа күрә халыкның да почта хезмәткәрләренә ышанычы әкренләп бетә башлаган. Безнең белән очрашуга килүчеләр арасында да почта эшчәнлегенә шикләнеп караучылар булды. Газ белән тәэмин итү оешмасында эшләүче белгеч Альфред Шәфыйков: «Авылыбызда хат ташучы булмагач, газетага язылмыйм, чөнки аны үземә юллап аласы булуы бар», – ди. «Ә газета алмау, почта хезмәткәре булмау халык арасында булган элемтәне югалтты», – ди. Ә өйдән чыкмый торган 80 яшьлек әби-бабайлар, әлбәттә инде, газетаны үзләре юллап йөри алмый, аларның бөтен ышанычы хат ташучыда.
    Хәзер авыл элемтә бүлегендә яңа почта башлыгы – Гөлнара Фәрхетдинова. Ул әле үз эшенә керешкән генә. Эшләр микән дип бераз шикләнеп карасалар да, авыл халкының аңа ышанасы килә. Тиздән биредә тагын бер хат ташучы эшли башлаячак. Инде ун елдан артык үз хезмәтенә тугры булган хат ташучыларына – Инзилә Хәммәтовага һәм шулай ук озак еллар әлеге эшне яратып башкаручы Айгөл Мөхтәровага авыл халкының хөрмәте һәм рәхмәте зур. Вазифаларын җиренә җиткереп башкарганнары, олыга олы, кечегә кече итеп караганнары өчен Күзкәй халкы ярата аларны. Алар бик кешелекле, чын почтальоннар, диләр авыл кешеләре беравыздан алар турында. 
    Кем белә... Бәлки әле почтальоннарга да ярдәм йөзеннән берәр чара күрелер. Җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев та: «Элемтә бүлегендә эшләүчеләрне без якламасак, кем яклар, әлеге проблеманы ничек тә хәл итәрбез», – дип ышандырды.

    Тәнзилә Шәйхнурова фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 6 декабрь 2019 - 13:18
      Без имени
      Авылыбызда башлыч олкэннэр яши,алар район газетасын котеп алалар иде.Гомерлэре буе шушы жирлектэ,арплашып яшэгэннэр,район хэллэре белэн хэзер дэ кызыксыналар.«Якты юл»га мен рэхмэ,язылмыйлао дип упкэли курмэгез,почта эшлэмэу мэхрум итте.Бик кирэкле мэсьэлэне кутэргэн,нэтижэсе булыр дип ометлэнэбез