Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйлеләр Мәскәү кунакларына кыз озату йоласын күрсәтте

Күзкәй авылыннан Асылмәрдәновлар гаиләсе республика күләмендә узган «Төп йорт» Татарстанда яшәүче халыкларның гаилә ансамбльләре фестиваль-конкурсының II дәрәҗә дипломына лаек булды. Бәйге барлыгы өч турда узды. Гаиләләр иң әүвәл район, соңыннан зональ турда көч сынашты. Финалга исә 25 гаилә чыкты. Шулар арасында - Күзкәйнең «Бердәм гаилә» ансамбле дә.

Конкурсның шартларына туры китереп, Асылмәрдәновлар гаиләсе, элек-электән килгән һәм буыннан-буынга күчә барган гаилә кыйммәтләренең асылын ачып бирергә тырышкан.

- Сценариен бергәләп яздык. Кыз озату күренешен сәхнәләштерү тапталмаган да тема бит. Шуңа күрә йолаларга туры китереп, шаян урыннар да өстәп, тәрбияви яктан әһәмиятле тамаша әзерләдек, - ди Роза Асылмәрдәнова.

Гаилә әгъзаларының барысына да роль табыла. Хәтта кодаларын да эшкә җигәләр. Роза белән Фидаил Асылмәрдәновлар сәхнәдә дә әти-әни була. Зур кызлары Алия кияүгә чыгарга әзерләнүче кыз, Лилия белән Әмир дә, тормыштагы кебек үк, балалар ролен башкаралар. Роза Салиховнаның апасының улы Данил Зарипов кияү була. Кода белән кодагый ролен туганнары Гөлнара Сәхапова һәм кодалары Гали Мингалимов башкара.

- Конкурска әзерлек эшләре бик җитди барды. Репетицияләрне гел генә ял көннәренә калдырып булмый бит, вакыт бара. Атна уртасында да ясый идек. Олы кызыбыз Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, уртанчы кызыбыз студент, юристлыкка укый. Эшләре, укулары бетүгә үк авылга ашыгалар иде, - дип искә төшерә Роза ханым репетиция вакытларын.

Костюмнарны Күзкәй авылы мәдәният йортыннан алалар. Роза Асылмәрдәнованың үзе кыз булып төшкән вакытындагы сандыгы, чиккән яулыклары шушы тамашада кулланыла.

- Үз яшьлегемдә үз кулларым белән әзерләгән әйберләр дә кергәч, әлеге күренеш минем өчен бигрәк кадерле булды. Мин аны чыннан да файдалы, яшь буын өчен кирәкле булсын дип тырыштым. Кыз озату йолаларын үзем дә белә идем, шулай ук эзләнергә, сораштырырга, китаплар актарырга да туры килде, - ди Роза Салиховна.

Кода булырга тиешле кеше кыз сорарга килгәндә бер чалбар балагын кыстырып куя торган булган. Әлеге күренешкә бу йоланы да кертәләр. Кыз мөстәкыйль тормыш башлар алдыннан әнисеннән төрле киңәшләр, үгет-нәсыйхәт ала торган булган. Әлбәттә, бу күренеш тә сценарийда чагылыш тапкан. Тик кызыклы, шаян формада. Әгәр сыер саварга кушсалар, әнисе нинди киңәш бирә, малай алып кайтуны сораганда ничек итеп әни кеше оста гына җаваптан кача - болар кәләш белән әнинең үзара такмак әйтеп аралашуында чагыла (тамашаның видеоязмасын газета сайтыннан карый аласыз).

Асылмәрдәновларның «Бердәм гаилә» ансамбле тамашасын конкурсның жюри әгъзалары югары бәяли. Аларның чыгышын Казан шәһәре Кремленең күргәзмәләр залында үткәрелгән зур чарага тәкъдим итәләр. Мәскәүдән килгән Дәүләт Думасы депутатлары, кунаклар өчен әзерләнгән чарада кыз озату йоласын күрсәтәләр алар.

- Финал турыннан, Кремльдә узган әлеге чарадан илһамланып, үзебез өчен зур рухи азык алып кайттык. Башка коллективларның чыгышларын карап, бик күп яңалык, матур идеяләр тупладык. Безнең гаиләбез иҗади, мәдәни чараларда катнашудан бер дә читтә калмый. Бәлки әле киләчәктә дә шушындый эшләрдә катнашырбыз, - дип Роза Асылмәрдәнова алга таба да активлыкны югалтмаска ниятләре булуы турында әйтте.

Фото «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Питрәч районының мәдәният бүлеге төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев