Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйлеләр ачык һавада рәсемнәр ясады

Шушы көннәрдә Күзкәй китапханәсе каршындагы яшел аланда балалар белән бергә «Рәссамнар аллеясы»на рәсем ясарга чыктык. Яшүсмерләр бик кызыксынып китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар. Моннан тыш сәнгать әсәрен аңлый башларга өйрәтү, яшь күңелдә кызыксыну уяту максатыннан ТР рәссамнары, шул исәптән Канәфи Нәфыйков, Харис Якупов хезмәтләренең фотокүчермәләрен зур кызыксыну белән өйрәндек. Табигать...

Шушы көннәрдә Күзкәй китапханәсе каршындагы яшел аланда балалар белән бергә «Рәссамнар аллеясы»на рәсем ясарга чыктык. Яшүсмерләр бик кызыксынып китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.

Моннан тыш сәнгать әсәрен аңлый башларга өйрәтү, яшь күңелдә кызыксыну уяту максатыннан ТР рәссамнары, шул исәптән Канәфи Нәфыйков, Харис Якупов хезмәтләренең фотокүчермәләрен зур кызыксыну белән өйрәндек. Табигать күренешләрен һәм натюрмортлар ясау буенча фикерләр алыштык. Аннан соң балалар үзләренең күңеленә хуш килгән теманы сайлап алып, рәсем ясарга керештеләр. Карандаш, гуашь, фломастерлар ярдәмендә бик матур иҗат җимешләре барлыкка килде. «Рәссамнар аллея»сындагы һәр бала үзен, чын мәгънәсендә, иҗат кешесе, рәссам итеп хис итә алды, дип яза редакциябезнең электрон почтасына Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев