Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйдә – дини Сабантуй

Искиткеч матур, балалар өчен аеруча куанычлы бәйрәм булды ул. Дини Сабантуйны район мөхтәсибе Җәүдәт Харрасов белән Күзкәй мәчете имам-хатыйбы Илнур Фәрхетдинов оештырды. Авыл халкы зур матди ярдәм күрсәтте. Барысына да мең рәхмәт яусын.

Чаллыдан килгән кунагыбыз Коръән хафиз Мансур хәзрәт вәгазен мәйдандагы ата-аналар ихлас кабул итте. Җәүдәт хәзрәт кыскача вәгазь белән бәйрәмне башлап җибәрде.
Сабан туе мәйданы балалар-ның сөенеченнән балкып торды, шатлыклы авазларыннан гөр килде. Хикмәте шунда, өлкәннәр Сабантуеннан аермалы буларак, ул нәкъ менә балалар өчен махсус оештырылды. Дини бәйрәмгә районның башка авылларыннан да килделәр. Мәйданга бүген балалар хуҗа. Алар өчен күпләгән күңел ачу чаралары оештырганнар. Күр, кечкенә генә малай дөягә атланган! Күрәсезме, дигәндәй, әти-әнисенә карый. Башта бераз шүрләбрәк торган малайлар да чиратка басты. Нәнирәк малай-кызлар ишәк тирәсендә кайнаша. Әнә, Илнур хәзрәт тирә-ягына кызыксынучан балаларны җыйган да, түгәрәк уртасына җиргә утырган. «Җавап тап» дигән уен-имтихан үткәрә. Сорау артыннан сорау бирә. Җир сүзе белән бәйле ниләр беләсез? Безнең сулыкларда нинди балыклар бар? Беренче Коръән китабы кайда басылган? Монда инде әти-әниләр дә җавап эзләшә.
 Җәүдәт хәзрәтнең көр тавышы бәйрәмнең башка мәйданына чакыра. Әнә, балалар гер күтәрәләр, йөгерәләр, рәхәтләнеп әүмәкләшеп уйныйлар. Күктә кояш, әти-әниләр, әбекәйләр янәшәдә. Махсус әзерләнгән бәйрәм өстәлендә тәмлүшкәләр көтә. Әнә, таҗик егете бәйрәмгә килгәннәрнең барысы да сыйланырлык итеп, кем әйтмешли, чын пылау пешергән. Балалар килеп сыйланалар да уенга йөгерәләр. Бәхет-шатлык түгелмени?! Балаларның көр тавышлары бөтен авылга ишетелә. Күр инде, дөньяларын онытып батутта сикерәләр. Башка төрле уеннар да бик күп монда. Бәйрәм өч сәгать дәвам итте.
– Бүгенге бәйрәмне оештыруга авыл яшьләренең ярдәм итүе соенечле хәл. Данил Әхмәтҗанов, Руслан Карпов, Раил Хәмәтов бәйрәм башланганчы ике сәгать алдан килеп әзерләштеләр. Матди ярдәм иткән кешеләрне санап бетергесез. Әнә шулай ярдәмләшеп яшәсәк иде, – диде зур канәгатьләнү белән Илнур хәзрәт.

Тәнзилә Шәйхнурова.
/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев