Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәй авылының“Хәтирә” клубы Халыкара әниләр көненә багышланган кичә уздырды

" Кояш кебек син дә бер генә...". Авыл китапханәсе каршында эшләүче " Хәтирә" ветераннар клубында Халыкара әниләр көне уңаеннан уздырылган кичә шулай дип аталды. Бәйрәм түренә кунак итеп бу юлы күп еллык хезмәтләре шәрәфле исемнәр белән билгеләнгән асыл затларыбыз чакырылган иде. Алар : дүрт бала, ике онык үстергән гомере буе...

" Кояш кебек син дә бер генә...". Авыл китапханәсе каршында эшләүче " Хәтирә" ветераннар клубында Халыкара әниләр көне уңаеннан уздырылган кичә шулай дип аталды. Бәйрәм түренә кунак итеп бу юлы күп еллык хезмәтләре шәрәфле исемнәр белән билгеләнгән асыл затларыбыз чакырылган иде. Алар : дүрт бала, ике онык үстергән гомере буе терлекчелектә эшләгән Татарстанның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек булган Тәзкирә Хәертдинова, 38 ел сыер савучы булып эшләгән, "Хезмәт Кызыл Байрагы", " Октябрь революциясе" орденнары белән бүләкләнгән Мөслимә Әхмәтвәлиева, II,III дәрәҗә " Хезмәт даны" орденнары иясе Әлфия Бәдертдинова, сыер савучы булып эшләгән, бишьеллыклар нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда барган, әле хәзер дә кирәк чакларда хуҗалыкта хезмәт куючы Вәсимә Вәлиева.

Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова бу очрашу программасына бик матур бизәкләр өстәгән. Геройларыбызның хезмәт һәм тормыш юллары, балалары турында күңелләрне җылытырлык итеп сөйләде, уеннар да уйнатып алды, шигъри юлларның да күзләргә яшь китерерлеген, ана булу бәхетенең бөеклеген чагылдырганнарын сайлаган. Бер мизгелдә кичәбез кунаклары Хәнифә Вәҗиева исеменә кызы Алсу язган котлауны, Гөлчәчәге чыгарган шигырьне тыңлап дулкынланды. Хәнифә 37 яшеннән тол калып өч баласын ялгызы тәрбияләп үстергән. Ул да булмады, гомере буе хисап эшендә эшләгән Наҗия Шафикова исеменә дә кызы Ләйсәннән бәйрәм белән котлау открыткасы "килеп төште". Ә иң дулкынландырганы укытучы апалары Инзилә Вәҗиева белән башлангыч сыйныф балаларының очрашуга җыелган кунакларны Халыкара әниләр көне белән котларга килүләре булды. Шигырьләрнең дә иң-иңнәрен сайлаганна - хисләр ташыды, шундый сабыйлар үсеп килүенә сөендек. Димәк, авылның киләчәге бар.

Бәйрәм кунакларын-хөрмәтле әниләрне, әбекәйләрне авылдаш ир- егетләр исеменнән авылдашыбыз Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марсель Биктимеровның котлавы да күңелгә сары май булып ятты. Бәйрәм мул ризыклы чәй өстәле янында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев