Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйдәге җыенда Таулар авылында кибет ачуны сорадылар

Күзкәй, Боерган, Калмия авылларының берләштерелгән җыены Күзкәйнең «Әллүки» халык фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Бу күңелле тамашаны тагын бер әһәмиятле вакыйга алмаштырды - иң күркәм, тату гаилә башлыклары - «Ярыш» хуҗалыгы эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш керткән - лаеклы ялдагы элеккеге баш агроном Әзһәм һәм профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән...

- Һава шартлары барыбызны да пошаманга сала - игеннәребезнең байтагы алынмаган әле, ә һава торышы сынау артыннан сынау китерә. Уртача күрсәткечләргә карап фикер йөрткәндә, безнең район авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча республикадагы 43 район арасында иң алдынгылардан исәпләнә. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача уңыш - 28 центнер тәшкил итә. Иң мөһиме - күрсәткечләр үсештә. Быел 2,5 мең гектар шикәр чөгендере чәчелде. Торак төзелеше әйбәт кенә бара, шәхси йорт салучылар күп. Республикада утызлап программа эшли, шуларның барысына да катнашырга тырышабыз. Калмиядә юл салына, Күзкәйдә хәзерге вакытта су кертәләр. Киләсе елда ике ФАП төзергә ниятлибез. Берсе Малтабарда булыр дибез. Түбән Суыксуда, Мәләкәстә балалар бакчасы төзекләндерелә. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлау буенча 30-40 ел буе кул җитмәгән эшләргә алыналар. Клубларның 70-80 проценты КамАЗ чорында җиткерелгән, тузганнар инде. Ел саен бер-ике клубны аякка бастыра барабыз, - диде Васил Гариф улы башкарылган һәм бүген эш бара торган объектларны барлап. - Бүген балалар, үсмерләр аеруча игътибар, кайгыртучанлык сорый, - диде ул сүзен дәвам итеп. - Сәләтсез балалар юк. Алар белән эшли белергә, моның өчен исә профессионаллар кирәк. Балаларны кызыксындыра торган шөгыльләр уйлап табу зарур. Бүгенге яшьләр икенче төрле. Аларны ничек бар, шулай кабул итәргә, тәрбияләргә, үстерергә кирәк.

Сәламәтлек саклау - иң мөһим тармакларның берсе. Авылларда 54 ФАП халыкка башлангыч медицина ярдәме күрсәтә. Район үзәк больницасын тиешле югарылыкта күрү өчен ниндидер программага керергә кирәк булыр.

Реклама

Аннары район башлыгы эшмәкәрлек хәрәкәте, аның проблемаларына тукталды. Залдан: «Таулар авылында кайчан кибет булыр?» - дигән сорау килде. Васил Гариф улы бу хакта уйлануларын, мәсьәләне хәл итү мөмкинлеген табарга тырышачакларын әйтте.

Җыенда үзешчәннәр чыгыш ясады. Ә иң куанганы - беренче сыйныфка баручы сабыйлар булгандыр, мөгаен. Аларны сәхнәгә чакырып, тантаналы шартларда мәктәп сумкалары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыеннары

2
X