Кышка алдан «аяк киенеп» керү кирәк
Бездә климат шартлары үзенчәлекле – елның дүрт фасылы бер-берсеннән нык аерыла. Һәрберсенең үзенә хас сыйфатлары, үзенчәлекләре бар. Озакламый кышка аяк басачакбыз. Табигать тә, кешеләр дә аңа алдан әзерләнә. Кыш – ел фасыллары арасында аклыгы белән генә түгел, салкынлыгы белән дә башкаларыннан нык аерыла. Басу-кырлар ак юрганын ябынып тирән йокыга тала. Кыргый җәнлекләр арасында да кайберләре өннәрендә йокымсырау халәтендә була. Кешеләр исә һава торышына һәм сезонга карамый – һәрвакыт хәрәкәттә. Шуңа да күпчелек кеше кышка алдан хәстәрләнә. Кышка кемнәр ничек әзерләнә – район җирлегендә яшәүче кешеләр белән шул хакта сөйләшәбез.
Яңа поселогы ФАП мөдире, фельдшер Нәзилә Нуретдинова поселокта халыкка медицина хезмәте күрсәтү белән беррәттән Тукай үзәк дәваханәсендә «Кызыл зона»да да эшли. Чоры да, фасылы да катлаулы. Шундый шартларда Нәзилә ханым кышка керергә ни рәвешле әзерләнгән?
«Кышка керү өчен үзеңне алдан «көйләп кую» – позитив кәеф булдыру кирәк. «Тагын салкыннар башлана. Чир-чорлар да ерак йөрми» дигән тискәре уйларны башка кертергә ярамый. Үзем күңел күтәренкелеге белән кышны каршы алу өчен көзге салкыннарны, карлы яңгырларны, җепшек көннәрне дә зарланмыйча кабул итәм. Ак кышка пакъ уйлар белән керәм. Гаиләмне, пациентларымны да позитив булырга өндим. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә кирәк. Шул чагында кышка керү җиңел була. Авырмасам ярар иде дип курку сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Дөрес тукланырга, физик күнегүләр ясарга тырышабыз», – ди фельдшер Нәзилә Нуретдинова.
Нәзилә Нуретдинова кышка «Кызыл зона»да аяк баса. / Фото Миләүшә Фәрдиевадан алынды.
Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов сала халкының кышкы чорга аеруча нык әзерләнүләрен сөйли:
«Мөгезле эре терлек тотучы, кош-корт асраучы шәхси хуҗалыклар җәен һәм көзен тырышып мал азыгы әзерләде. Шәхси хуҗалыкларда, оешма һәм учреждениеләрдә су һәм җылылык белән тәэмин ителеш тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Көз көне өмәләрдә авыл урамнарын, социаль объектларның тирә-ягын чүп-чардан, корыган агач һәм ботаклардан чистарттык.
Кече авылларда яшәүче кайбер өлкәннәрнең кышкы чорда башка авылга кибеткә бару мөмкинлеге булмый. Күгәштә иске клуб урынын чүп-чардан чистартып, кыргый куак-агач басып алган чытырманлыктан арындырып, шул урында мобиль кибет төзедек. Аңа электр гына кертәсе калды. Озакламый Күгәштә кибет булачак.
Күгәштә Күл урамындагы юлны да кара көзгә кадәр төзекләндердек.
Кышын караңгы бик тиз төшә. Авыл урамнарының якты булуын да кайгыртабыз. Һәр авылда урамдагы баганаларга яктырткычлар куелган.
Үз хуҗалыгымда да тәртип. Авыл халкының күпчелеге җәй, көз айларында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп кышкылыкка витаминлы азык әзерләп куйды. Сәмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр безнең якларда киң таралган гөлҗимеш, миләш, баланны куак-агачларын да үстерә. Уңган хуҗабикәләр көз ахырларында өлгерә торган җимешләрне кышкы чор өчен киптереп, туңдырып, кайнатма ясап куялар. Витаминнарга бай табигать хәзинәләре безнең якта урманнарда да үсә. Үз хуҗалыгында җимеш агачлары үстермәүчеләр урман-болыннардан җыеп куйды. Кышка шулай алдан «аяк киенеп» керәбез. Вирус баш калкыткан чорда сак булырга кирәклеге хакында ФАП фельдшеры халыкка аңлатып тора», – ди.
Быел иң мөһиме – пандемия чорында үз-үзебезне саклау. Кышларыбыз имин, матур булсын, якыннарыбыз белән сәламәтлектә, сөенеп яшәргә язсын дип телим мин.
Күгәшлеләр кышка яңа кибет белән керә. / Фото Сәмәкәй авыл җирлегеннән алынды.
Боерганда «Сәламәт яшәү рәвеше» төркеме җитәкчесе Маһинур Шәйхетдинова озак еллар табиб булып эшләгән.
Гомерен кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган Маһинур ханым күптән лаеклы ялда булса да, тынгысыз хезмәтен башка юнәлештә дәвам итә – хатын-кызларны физик күнегүләр ясарга өйрәтә. Тәҗрибәле медицина хезмәткәре Боерган авылы хатын-кызларын җыеп күпфункцияле үзәктә күнегүләр ясауны оештырган.
«Төркемебездә егермедән артык кеше. Төрле яшьтәге хатын-кызлардан торган төркемебез бик мобиль. Түгәрәккә дә, төрле чаралар үткәргәндә дә, өмәләр ясаганда да тиз арада оеша беләләр. Быел сәламәтлек мәсьәләсенә аеруча җитди карыйбыз. Скандинавия таягы белән йөрү, физик күнегүләр ясау, сулыш гимнастикасын башкару организмның чирләргә каршы тору сәләтен арттыра. Сулыш гимнастикасын ясау тын юллары, үпкәләр өчен бик файдалы. Дөрес туклануга зур әһәмият бирәбез. Җәй, көз айларында җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән файдалы ризыклар әзерләдек. Көн саен бер-ике алма ашаган кеше сәламәт була, ди галимнәр. Безнең Боерган авылы табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Бездә җир җиләге, алманың чуты юк. Рәхәтләнеп җый гына! Төркемебездәге хатын-кызлар бергәләшеп җир җиләге, алма җыйдык һәм витаминлы ризыклар әзерләдек, дару үләннәрен киптереп куйдык. Кая карама, аяк астында дару үләне. Шулкадәр хәзинә була торып, кышкылыкка шуларны киптереп куймасаң нәрсә була инде ул? Мәтрүшкәне җир җиләге җыйганда хәстәрләп куябыз. Көз көне гөлҗимеш өлгерә. Анысын да юкка әрәм итмибез. Кыш көне сәламәтлекне ныгыту өчен бик тә файдалы алар.
Кышка әзерлек белән керәбез – арбаны кышын, чананы җәен әзерләп куй, дигән борынгылар. Без шул әйтемне тормышта кулланабыз», – ди Маһинур Шәйхетдинова.
Боерганлылар кышка җәй уртасыннан ук әзерләнә башлый. / Фото Рәхилә Фәттаховадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев