Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләрне сугару өчен музейда булу кирәк икән

Без, картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре, үзебездә тәрбияләнүче өлкәннәребезне «Бөек Җиңүгә 70 ел» акциясе кысаларында Иске Абдул авылындагы «Гиндукуш» музеена алып бардык. Музейга бик күп хәрби экспонатлар тупланган. Аның эшчәнлегенең максаты - Россия Федерациясе Хәрби көчләре казанышлары белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү. Биредә урнаштырылган экспонатларны карап йөргәндә дөньяда тынычлык сагында...

Без, картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре, үзебездә тәрбияләнүче өлкәннәребезне «Бөек Җиңүгә 70 ел» акциясе кысаларында Иске Абдул авылындагы «Гиндукуш» музеена алып бардык. Музейга бик күп хәрби экспонатлар тупланган. Аның эшчәнлегенең максаты - Россия Федерациясе Хәрби көчләре казанышлары белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү. Биредә урнаштырылган экспонатларны карап йөргәндә дөньяда тынычлык сагында торучы ир-егетләребез, илебезнең хәрби көчләре белән горурлану хисе уяна.

Әлеге музейга «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән әфганчы-ветеран Айбулат Якупов нигез салган. Музей эшчәнлеге һәм тупланган экспонатлар белән музей җитәкчесе Резидә Якупова таныштырды.

Өлкәннәребез өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Җылы рәхмәт хисләре белән киттек без Иске Абдулдан, дип язган социаль хезмәтләр буенча белгеч Альбина Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев