Күктән генә көтеп ятмыйк
Күп кенә район газеталарына күзәтү ясап чыккан идем. Кызык кына бер нәрсәгә тап булдым: авыл хуҗалыгы тармагына багышланган мәкаләләр юк дәрәҗәсендә. Игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек тармакларына кагылышлы язмалар бирер урыннары да калмаган бугай. Аларның урынын реклама дигән нәрсә басып алган (ансыз да яшәп булмый икән газеталарга). Авылларның уңган механизаторларын, белгечләрен, савымчыларын,...
Авыл - милләтебезне, телебезне саклап торучы изге урын ул! Авылда хезмәт итәчәк белгечләр әзерләү проблемасы да бар. Югары уку йортларының аграр юнәлешендәгесен тәмамлаучыларның күпчелеге шәһәрдә кала. Кергәннәре дә иң түбән баллар белән үткәннәр икән. Пенсионер әби-бабайларыбыз үлеп бетсә, җир кем кулына калыр соң? Икмәксез яшәп булмый бит! «Икмәк булса, җыр да була» дигән канатлы сүз юкка гына тумагандыр. Быел Татарстанның 27 районы корылыктан зур зыян күрде. Инде булган кадәрлесен җыеп алырга әзерләнгәч кенә яңгырлар башланды. Кайчандыр республикабызда мелиорация буенча иң яшь министр саналган беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев бөтен Татарстанны су сиптерү җайланмалары, торбалар, буалар белән тәэмин иткән иде. 100 меңләгән гектар җирләр сугарылды ул чакларда. Әйтергә кирәк, әйбәт кенә уңышлар да алдылар. Колхоз-совхозлар таралу белән алары да юкка чыкты. Торбаларын һәр авыл өендә табып була. Күбесе металл ватыгына озатылды. «Фрегат» су сиптерү җайланмалары да. Соңгы еллардагы корылыклар вакытында бик тә шәп булырлар иде бу җайланмалар. Яшелчәчелек турында әйткән дә юк инде. Авыл хуҗалыгы министрыбыз Марат Әхмәтов күп фермерлар, агрофирмалар алдына сугару системаларын кайтару бурычын куйды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та берничә мәртәбә бу эшнең кирәклегенә басым ясады. Мондый климат шартлары бик озакка сузылырга мөмкин бит. Һәр елы берничә миллиард сум зыян китерүен исәпләсәк, соңгы 5 елда гына да дистәләгән миллиард сумны югалткан булабыз ич! Тиз арада хәстәрен күрү зарур. Ә район газеталары бу эшне даими яктыртып барсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев