Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызыл тасмалар тараттык

СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» берләшмәсе белән берлектә «Кызыл тасма» акциясе әзерләп үткәрделәр. Шулай ук акциядә Кнәз мәктәбе укучылары да актив катнашты. Авыл халкына 80 символик кызыл тасмалар, мәгълүмат битләре, файдалы китапчыклар таратылды. Әлеге акция ВИЧ/СПИД белән чирләүче кешеләргә булышлык күрсәтү һәм...

СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» берләшмәсе белән берлектә «Кызыл тасма» акциясе әзерләп үткәрделәр. Шулай ук акциядә Кнәз мәктәбе укучылары да актив катнашты. Авыл халкына 80 символик кызыл тасмалар, мәгълүмат битләре, файдалы китапчыклар таратылды.

Әлеге акция ВИЧ/СПИД белән чирләүче кешеләргә булышлык күрсәтү һәм Тукай районында, гомумән, бөтен дөньяда әлеге әһәмиятле мәсьәләгә игътибарны тартуга юнәлгән. Кызыл тасма - шәфкать, булышлык һәм СПИДсыз киләчәккә өмет символы.

ВИЧ-статуска карамастан, әлеге кешенең хокуклары турында мәгьлүматны яшүсмерләргә җиткерү, авыруга карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү - үткәрелүче акциянең төп бурычы булып тора.

Кнәз авыл җирлегендә кызыл тасмалар 6 декабрьгә кадәр таратылачак. Әлеге проект белән бәйләнгән иң төп өметебез - СПИД турында яңа гына олы тормышка аяк баскан яшь егет-кызларны начарлыктан саклап калырга, дип яза Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев