Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш бабай белән Кар кызы бик рәхәтләнеп сабыйларга күчтәнәчләр таратты

Яңа ел - яңа өметләр, үзгәрешләр, яңа максатлар, хыяллар, могҗизалар вакыты. Кечкенә сабыйлар өчен әлеге чор бүләкләр, тәм-томнарга бай вакыт та әле. Моның шулай булуына мин «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан уздырылган «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе вакытында тагын бер кат инандым.

24 декабрь көнне төрле авыл җирлекләреннән булган балалар Кыш бабайның махсус телефонына шалтыра алды. Дөресрәге, килешенгән вакытка кадәр сабыйлар телефонга шалтырата башлаганнар иде инде. Мин исә коридорда кабалана-кабалана Кыш бабайның йөрүен, Кар кызының бүләкләр барлавын чамалап алдым. «Озакламый башлыйбыз, кызым. Быел күчтәнәчләрем дә күп минем. Район балалары ел буе үзләрен бик тәртипле тоттылар, яхшы билгеләргә генә укыдылар. Мин бит барысын да белеп, күзәтеп торам», - дип каршылады мине Бабакай.

Иң беренчеләрдән булып, Кыш бабайның телефонына Күзкәй авылыннан 14 яшьлек Данияр Хафизов шалтыратты. Ул Бабакайга үзенең математика, рус теле фәннәрен яратканын, тырышканын, «5»ле билгеләренә генә укуын әйтте. Данияр бик матур итеп шигырь сөйләде, ә Кыш бабай беренче шалтыратучы буларак, аңа Яңа ел символы - йомшак маймыл бүләк итте. Соңыннан исә Иске Байлардан 8 яшьлек Азалия Саматова, Иске Абдулдан 6 яшен генә тутырган Лилия Әхтәмова шалтыраттылар. Алар бик рәхәтләнеп Кыш бабай, аннары Кар кызы белән сөйләштеләр, бирелгән табышмакларга җаваплар эзләделәр. Кыш бабай аларны мактап туя алмады, районда шундый уңган-булган балалар яшәвенә сокланды, горурлануын белдерде. Борды авылыннан Алинә Мансурова шалтыраткач, Кыш бабай һәм аның янында утыручылар үзләрен чын концертта булган шикелле хис иттеләр. Алинә шундый матур һәм җаннарга үтеп керерлек итеп җыр башкарды. Җырның кыш турында булуы Кыш бабайның күңеленә бигрәкләр дә хуш килде. Шалтыраткан һәрбер балага Бабакай матур уенчыклар, тәм-томнар тутырылган җиз тартмалар, өстәл уеннары, спорт кирәк-яраклары, иҗат җыелмалары, машиналар, курчаклар бүләк итте, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Татарстан» совхозы поселогыннан иң кечкенә шалтыратучы - 4 яшьлек Амалия Гыймранова Кыш бабайга үзенең иң яраткан шигырен сөйләп китте. Бер дә оялмады ул, Бабакай аңа исәнлек теләде, киләсе елларда да тәти булып үсеп, матур шигырьләр өйрәнеп, кабат шалтыратуын сорады.

Барысы бергә бу көнне Кыш бабай белән Кар кызының махсус телефонына төрле авыл җирлекләреннән 47 сабый шалтыратты. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Роза Әбделманова белдерүенчә, иң активлар рәтендә Күзкәй авыл җирлеге балалары булды. Кыш бабайга бу җирлектән 15 сабый шалтыратып, Бабакайны үзләренең иҗатлары белән сөендерде. Бүләкләр дә таратылып бетте, Кыш бабай ике сәгатькә якын балалар белән аралашты, киләсе елда да тәртипле булуларын, әти-әниләрен тыңлауларын сорады. «Мин икенче елга тагын киләчәкмен. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, йортларыгызга бәрәкәт телим», - дип вәгъдәләр бирде саубуллашканда Кыш бабай. Аннары күчтәнәчләр тулы букчасын җилкәсенә асты да, олы юлга кузгалды. Аны бит башка районнарда да түземсезләнеп көтәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев