Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кыр көне» республика семинар-киңәшмәсе

Дүшәмбе көнне Зәй районында «Кыр көне» республикакүләм семинар-киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, депутатлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Муниципаль берәмлекләрдә әлеге семинар видеоконференция режимында күрсәтелде. Чарада язгы кыр эшләренә нәтиҗәләр ясалды, терлек азыгын әзерләү барышына, урып-җыюга әзерлеккә аерым игътибар...

Дүшәмбе көнне Зәй районында «Кыр көне» республикакүләм семинар-киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, депутатлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Муниципаль берәмлекләрдә әлеге семинар видеоконференция режимында күрсәтелде. Чарада язгы кыр эшләренә нәтиҗәләр ясалды, терлек азыгын әзерләү барышына, урып-җыюга әзерлеккә аерым игътибар бирелде. Шулай ук корылык китергән зыян турында да сүз булды. «Быелгы уңышның нинди булуы турында тәгаен генә әйтеп булмый. Ләкин без теләгән күләмдәге иген уңышын ала алмаячагыбызны һәрберебез аңлый. Шулай да бөтен көчне, мөмкинлекне, бар булган техниканы уракка тупларга кирәк», - диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук табыш алуның төп чыганагы терлекчелек, сөтчелек икәнен семинар вакытында берничә мәртәбә ассызыклап үттеләр. «Җитештерүчәнлекне арттыру, тармакны үстерү өстендә эшләргә кирәк», - диде Марат Әхмәтов. Семинарда кадрлар мәсьәләсе, хезмәт хакының күләме проблемалары да читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев