Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кушаматлы Тезкәй

Кушаматы булмаган кешеләр кайсы авылда бар? Юктыр, мөгаен. Тезкәй авылында да бөтен кеше дә кушаматлы. Анда исемеңә дә бер сыйфат тагып эндәшәләр. Ике бер төрле исем булса, әбизәтелнә кушаматлары койрыклы, озын була. Әйтик, югары очта бер Хәйдәр яши, түбән очта икенчесе. Шуның берсе шайтан Хәйдәр булса, адашы бөркет Хәйдәр.

Ничек итеп «Шайтан» мыскалы тагылган дисезме? Бу кызык хәл кыш көне була. Югары оч Хәйдәр фермада каравылда эшли икән. Шулай бер кичтә ул каравыл өенә эшкә килә дә, гадәттәгечә, тактадан ясалган сәкесенә менеп ята. Мал караучылар китеп беткәч, торакларны әйләнеп, карап керермен дип уйлый.
Гөнаһ шомлыгы, Хәйдәр башын терәү белән йоклап та китә. Сәбәбе – ачы бал салып килгән икән, шул оетып җибәргән. Каравыл өендә лампочка бик начар яктырта, ярым караңгы. «У-у-ааа», – дигән куркыныч тавышка уянып китә ул. Куркып кала Хәйдәр, аңа бу тавыш «үтерәм, үтер-рәм» дигән кебек ишетелә. Күзен төбәп почмакка караса, анда нидер селкенә ди, үзе кара башлы, озын колаклы икән, күзләре янып тора.
Иңке-миңке каравылчы тунын да эләктерми урамга чыгып чаба. Ул кич клубтан кайтып килүче яшьләргә очрый, сүзен көчкә әйтә, тотлыга икән: «Анда ш-ш-шайтан, ү-ү-үтерә», – дип туктаусыз кабатлый. Тирләп пешкән каравылчыны көчкә тынычландыралар. «Әйдә, барып карыйк», – диләр. Курка, шулай да риза була Хәйдәр. Бер төркем кешедән шайтан үзе куркып качар дип уйлыйлар. Яшьләргә кызык та, ышанып та бетмиләр. Каравылчы өенә шулай да шикләнеп кенә барып җитәләр болар, кулларында янгын була калса дип стенага куелган көрәк, багор, балта ише әйберләр. Ишекне ачып җибәрүгә үк берсе фонарен почмакка юнәлтә. Анда, чыннан да, ниндидер җан иясе кымшанып куя. «Шайтан!» – бу юлы Хәйдәр кычкырып ук җибәрә. Ә анда, беләсезме нәрсә, яңа туган бозау ята икән. Сыер савучы Бибинурның бер сыеры соң гына бозаулаган да, туңмасын дип монда кертеп куйган. Моны гырлап йоклаган Хәйдәр сизмәгән. Менә шуннан соң аңа «Шайтан» кушаматы тагылды да куйды.
Инде бөркет Хәйдәргә килсәк, ул гомере буе көтү көтте. Шулай бервакыт көтү көтеп ятканда моның сыерлары, таралып, иген басуына кереп тулган. Транзистордан спектакль тыңлап моны ул сизми дә калган. Күреп алгач,  чыбыркысын шартлатып әй җыя икән малларны, һич җыеп бетерерлек түгел ди! Ничек итсә иткән, сыерларны басудан чыгарган ул. Шунда хуҗалык җитәкчесе дә килеп чыккан да, көтүчене орыша башлаган. Еракта басу түрендә адашып калган бер сыер шәүләсе чалынып киткән. «Әнә тегендә тагын бер сыерың калган?» – ди икән хуҗа. «Кая булсын, юк анда сыер, күзләрем бөркетнеке кебек минем», – дигән Хәйдәр. Чынлыкта бөтен көтүне котыртып басуга алып кергән мүкләк сыер берни булмагандай уҗым ашап ята икән. Шулай итеп бу Хәйдәргә «Бөркет» кушаматы ябышты. Аларны хәзер авылда һич бутамыйлар.
Тезкәй авылында кайсы гына өйгә төртеп күрсәтмә, нәселләренең кушаматларын әйтеп бирәләр. Хәтта авылның да үз кушаматы бар, аны чит авыллар «Безкәй» дип йөртәләр. Бу авыл кешеләренең усал, без кебек җаныңны тишеп әйтә белүләренннән чыгып кушылган. «Безкәй»ләрне телләшүчеләр чемпионатына җибәрсәң, беренчелекне алып кайталар дип көләләр.
Шулай бер матур көнне Тезкәй авылына бер үзбәк гаиләсе кайтып төпләнде. Әй баш ватты Тезкәй халкы, ниләр генә уйлап чыгармадылар, үзбәкләргә нинди кушамат тагарга белмәделәр. Гаилә башлыгы Шөкерәт  нинди генә эш кушсаң да җиренә җиткереп эшләп куя. Печән чапса да, ындыр табагында да эшләсә дә, бер кимчелексез башкара. Башта «Үзбәк, үзбәк», – диеп карасалар да, бу кушамат аңа ябышмады. Хәзер икенчене эзлиләр.
Килде ул кушамат табылган көн. Шул Шөкерәт яланда кипкән сыер кизәкләре җыеп йөри икән, шуны мичкә утын итеп яга ди. Берәү моны күргән дә: «Ни җыясың?» – дип сораган. Шөкерәт аптырап тормаган: «Коймак җыям да, шәһәргә алып барып сатам», – дип шаяртып җавап биргән. Хәзер аны «Коймак» дип йөртәләр, кайберәүләр «Сыер коймагы» тә дип өстәп җибәрә.
Сөйли китсәң, кушаматларның тарихы шундый кызыклы. Беләсегез килсә, Тезкәйгә килегез.
Ә сезнең авылда нинди гадәти булмаган, кызыклы кушаматлар бар? Безнең белән шуларның тарихларын бүлешегез әле. Бергәләп көлешик. Язма җибәргән һәр авторга – шоколад! 
/ Николай Туганов фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев