Күпкырлы шәхес
Салават күперендә җиде төс аерым-ачып булып күренә. Игътибар белән карасаң, шул җиде төс арасында башкалары да чалымлана. Кулына кылкаләм (буяу пумаласы) алган иҗатчы әнә шул төсмерләрне күрә белгәндә табигый картина, сокландыргыч әсәр туа.
Клара Тимершәех кызында төсләрне тоемлау, матурлыкка омтылыш сабый чагыннан ук килә. Актаныш районының Яңа Богады авылында туыпүскән Клара Хөсәенова Минзәлә педучилищесын бик яхшы билгеләренә тәмамлагач Иске Абдул авылына юллама белән эшкә килә. Биредә аның иҗат куәсе, төрле өлкәләрдә, елданел ачыла һәм асылташ сыман чарлана.
Мәктәп көзгесе
Мәктәп көзгесе – яхшы укучы, актив, башкаларны үз артыннан ияртү сәләтенә ия булган укучы хакында шулай әйтәләр. Бишенче сыйныфны бик яхшы билгеләренә т ә м а м л а г а н , җ ә м ә г а т ь эшләренең үзәгендә кайнаган кызны район пионер лагерына юллама белән бүләклиләр. Оештыру сәләтенә ия булуын күреп дружина советы председателе итеп сайлыйлар. Җиденче классны тәмамлаган елны уку алдынгысы сыйфатында бер атнага Казан каласына экскурсиягә бару бәхетен дә татый ул. «Балачакта алган матур тәэсирләр гомер буе хәтердә саклана», – ди гомер юлында бихисап кеше белән аралашкан, коллектив белән җитәкчелек киткән Клара Хөсәенова.
Эш агачы бик юмарт китерер җимеш
«Әткәй – белеме буенча педагог – Минзәлә педучилищесын тәмамлаган. Сугыш гарасатын кичкән. Бала тәрбияләүдә кырыс, урыны белән йомшаклык күрсәтә белде. Холык-фигыле буенча таләпчән, эшне җиренә җиткереп үти торган кеше буларак бездә дә шундый сыйфатлар тәрбияләде. Мәктәптә укыганда өч ел рәттән, миннән ике яшькә кече энем Рафаэль белән почтальон булып эшләдек. Атнага бер мәртәбә почтада коммутаторда утыра идем. Эшне төгәл башкару, халык белән аралашу серләренә төшенүдә бу һөнәрнең әһәмияте булды. Педучилищеда укыткан остазларыма гомер буе рәхмәтлемен. Үз эшен ихластан яраткан, абруйлы мөгаллимнәр гыйлем һәм тәрбия бирде, чын педагоглар тәрбияләделәр. Булган сәләтебезне күрә һәм үзвакытында үстерә белделәр. Рәсем сәнгатенә, җыр-биюгә булган сәләтем училищеда укыган елларда ныклап үсеп китте. Минзәлә педучилищесын тәмамлаучылар арасында ил күләмендә танылган шәхесләр: галимнәр, язучылар, шагыйрьләр байтак. Алар, үз чиратында, уку йортының данын югары күтәрүдә зур өлеш кертте. Балачагымны сагынып искә алам. Шуннан нәни генә бер күренеш зур вакыйга сыман истә калган. Миңа бишалты яшьләр чамасы. Әткәй кызыл җирлеккә ак борчаклар төшкән, ике яклап бәби итәк тоткан күлмәк сатып алды. Шуны киеп кибеттән кайтканда һәр күргән кеше сокланып, яртып мине кочаклап сөйде. Чаялыгым, җорлыгым кечкенәдән булган, әнигә: «Кызыңны таныйсыңмы?» дип мактануым җиде дистә ел үтсә дә исемдә. Әнкәй – Сылу исемле, исеме җисеменә туры килгән – холкы-фигыле белән сылу-күркәм булды. Әти-әни алтыбызга да төпле белем бирде, ныклы гаилә кору өчен балачактан ук әзерләделәр. Өч малай, өч кыз – ата-ана өчен алты шатлык булса да, алты борчу булган чакларыбыз булмаганмы әллә?! Өч кыз бала – әнкәй тирәсендә ашсу әзерләү, өйне чиста-поөхтә тоту, кул эшенә, ә инде өч ир бала – әткәй янәшәсендә йорт, каралты-кура тирәсендәге ират эшләренә өйрәнеп үстек. Төгәллек, таләпчәнлек сыйфатларым миңа әтидән күчкән. Аннары, кеше белән аралашу фәненә дә әтидән өйрәндем. Сабый чакларым төшләремә кереп, сөенеп уянып китәм. Бәхетле балачак бүләк иткән әткәемә-әнкәемә изге догалар кылам. Өебездә «Родина» исемле радиоалгычтан һәрвакыт милли моңнар агылып торды. Иртүк Башкортстан, ике сәгать аерма белән Татарстан радиосы сөйли башлый иде. Легендар җырчылар: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Илфак Смаков... Алар – безгә вокал дәресләре биргән икән. Алар – безгә дөрес юнәлеш биргән! Энем Азат Хөсәенов – җырчы, ТРның халык артисты. Апрельдә 65 яшьлек юбилее булды. Шулай гөр килеп, сәнгатькә тартылып, матурлыкны тоеп үскәнгә алтыбыз да яраткан һөнәргә ия булып, тормышта үз юлыбызны таптык», – дип Клара ханым күңел түрендә булган якты хатирәләре белән уртаклаша.
Балалар – тормыш гөлләре
Педагог – күз өстендәге каш, мөгаллим – һәрьяктан авылдашларына үрнәк булырга тиеш. Клара ханым педагог буларак үз эшен җиренә җиткереп үтәве белән яхшы дан алса, улы һәм кызына, хәзер инде оныкларына яхшы тәрбия бирүе белән абруй казана. Балалары, оныклары – гаилә җанлы, ил-көнгә игелекле. Кырык елдан артык мәктәптә: мөгаллимә, укытучылар мөдире (завуч), мәктәп директоры булып эшләгәч, ул һәм кыз тәрбияләп үстергәч бала тәрбияләүнең иң зур вазыйфа булуын аңардан да күбрәк кем белсен?! «Тәрбияле бала – иң олы байлык, бәхет чыганагы. Улым – Вильсур Ваяз улы Кыямов – югары белем алып, белгечлеге буенча төрле оешмаларда тырышып эшләде. Гөлсинә белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Киленебез Гөлсинә төп нигезгә килен булып төшкәндә каенанам Нурлыһода исән иде. Киленем белән уртак тел табып, киңәшләшеп, тату яшибез. Тәкъдирдән узып булмый, улым гомеренең чәчәкле җәйләре чорына кергәч йөрәк авыруыннан вафат булды. Хәзер инде аның ике кызы да гаиләле. Улы Гадел Яр Чаллыда белем ала, ул – чын мәгънәсендә гадел, ышанычлы, эш сөючән. Йортыбызда ир-ат кулы кирәкле бөтен эшне башкара. Төпле, хуҗалыкчыл, ярдәмчел.
Кызым Фәйрүзә – тормышлы, ире Альфред белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызым – Яр Чаллыда 26 нчы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәптә «Энҗе бөртекләре» исемле театр студиясен җитәкли. Ансамбль оештырды. Туган телебез сагында торуы зур куаныч», – ди гомер буе балаларга гыйлемтәрбия биргән педагог. «Килен булып төштем – Нурлыһода каенанам якын итеп каршылады, егерме сигез ел тату яшәдек. Педучилище тәмамлагач, Иске Абдулга мәктәпкә эшкә килдем, коллективта – җылы кабул иттеләр. Яхшы мөгамәлә миңа канатлар куйды. Директор буларак, мәктәпкә газ кертү, өр-яңа мебель һәм кухня җиһазлары сатып алу, капиталь ремонт ясаулар, мәктәп биләмәсен әйләндереп койма кою һәм керү юлында затлы капка куюлар, су һәм канализация системасын алыштырулар дисеңме?! Ә мәктәпнең алма бакчасы! Ул – Иске Абдулның йөзек кашы. Районга килгән дәрәҗәле кунаклар, делегация – безнең авылда булып матур манзарадан хозурлана. Мәктәптә “Ата-аналар университеты” оештырдык. Ул – шулкадәр нәтиҗәле булды ки, ике атна саен әти-әниләр мәктәпкә килеп: бала тәрбиясе буенча лекция тыңлыйлар; улкызлары тарафыннан оештырылган концерт карыйлар иде. Тормыш мәшәкатенә муеннан чумган булсалар да мәктәпкә теләп йөрделәр. Авыл халкына һәрвакыт рәхмәтем һәм хөрмәтем зур», – ди ТРның, РФнең күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән педагог, ТРның атказанган укытучысы Клара Хөсәенова.
Фани дөнья – Ахирәтнең игенлеге
Фани дөньяда яшәгәндә мәңгелегеңне кайгырту – Ахирәт тормышында бәхетле булуга сәбәп. Клара ханым мөселман дөньясындагы ике олугъ бәйрәм – Ураза, Корбан гаетләрен мәгънәле итеп оештыра, мәүлет кичәсен үткәрә. Иске Абдул авыл җирлегенә кергән салаларда яшәүче өлкәннәр өчен ул – ашыгыч ярдәм вазыйфасын үтәүче – туры һәм күчерелмә мәгънәдә. «Рәхмәт, Клара! Аллаһ сиңа ике дөнья бәхетен бирсен!..» Күпме кеше рәхмәтле аңа, санап-исәпләп бетергесез. Ихластан әйтелгән рәхмәт – күңел түреннән чыккан догага тиң. Ирек Таңы авылында гомер итүче Наилә Габдулла кызы Кәримова: «Кисәк кенә хәлем начарланды. Ушым җитеп шунда ук Кларага шалтыраттым. Шунысын да әйтим әле, ул – авыр хәлдә калган бик күп кешегә ярдәм итүче миһербанлы кеше. Тиз арада хастаханәгә алып барды. Участок терапевты, аннары кардиолог ныклап сәламәтлегемне тикшерделәр. Яхшы дәва алдым, операциядән тернәкләнеп аякка бастым. Кыскасы, Клара – кайсы ишектән керәсен, кемгә мөрәҗәгать итәсен белә», – ди. – Ә бит, бу – гомерне саклап калуда зур әһәмияткә ия. Инфаркт, инсульт ише авыру «якаңнан алганда» һәр минут кына түгел, мизгеле дә кадерле. Гаиләбез белән Клара апага рәхмәт укыйбыз, – дип сүзгә кушыла Наилә апаның Казаннан кайткан кызы Рузилә. Шунысы сөенечле, рәхмәтле кешеләр – бихисап.
Җитмеш җиде һөнәр иясе
Ир хатыны, Ана, килен, каенана, дәү әни, остазбикә... Клара ханымның шушы җаваплы һәм саваплы вазыйфалары өстенә яраткан шөгыльләре һәм җәмәгать тормышындагы активлыгы да килеп кушыла һәм мең балкышлы асылташ итә. Рәссам, чигүче, җырчы, режиссер, оештыручы... Саный китсәң, бер кеше өлешенә тигән күпме вазыйфа һәм нинди олы ышаныч! «Асылъяр» фольклор ансамбле үзе генә дә ни тора. Аның чишмә башында – Клара Хөсәенова тора. Нигезе нык төзелгәнгә ансамбль – Тукай районы горурлыгы. «Фольклор ансамблен булдыру – зур теләгем иде. Җыр-моң сөюче гаиләдә тәрбияләнүем, иремнең дә мәдәниятне үз итүе зур этәргеч булды. Ирем – Ваяз Зыятдинов – сәхнә җанлы, чын артист булды. «Яшь наратлар»ны, «Зәңгәр күлмәк»не моңлы итеп башкаруы әле булса колагымда яңгырап тора. Ул авыл советы секретаре, хисапка алучы (учетчик) булып эшләде. Яшь чагында комсомол оешмасын җитәкләде. Без – 43 ел иңне иңгә куеп яшәдек, авылның мәдәни тормышын бергәләшеп алып бардык. Моннан унбиш ел элек ирем белән «Минемс урам – минем гаиләм» исемле бәйрәм оештырдык. Ансамбльне дөньяга танытучы дәвамчыларым булуына сөенәм. «Татарстан Яңа Гасыр»да алып барыла торган: «Аулак өй», «Башваткыч», «Татарлар», «Халкым минем» тапшыруларында катнашулар, Азнакайда үткәрелә торган «Чатыртау» фестивальләрендә, Сабантуйларда чыгыш ясаулар – рухи яктан баета, күңелне үстерә», – ди «Асылъяр»ның әнисе.
Рәссамның «Җәйге манзара», «Пионнар» исемле картиналары, натюрмортлары зәмһәрир салкыннарда табигатьнең асыл чагын – ямьле җәйне хәтерләтә. Клара ханым чиккән кулъяулык, мендәр тышы, алъяпкыч, сөлге Иске Абдул музеена һәм Яңа Бүләктәге Илһам Шакиров музеена куелган.
Әнә шундый бай рухлы кешеләр булганда милләт буларак яшәячәкбез. Әнә шундый иманлы, игелекле балалар тәрбияләүче педагоглар, атааналар булганда кешелек дәвам итәчәк, ин шәә Аллаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев