Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунакка әфганчы Кыш бабай килде 

Хәзерге заманда нинди генә Кыш бабайлар юк? Полиция Кыш бабае, Татар Кыш бабае, редакция Кыш бабае һәм башкалар. Бөтен дөнья ниндидер бер могҗиза көткән көндә, 31 декабрьдә, өебезгә Кыш бабай килеп кергәч: «Бу ни хикмәт?» дип, башта аптырашта калдык. Дөрес, Кыш бабай үзе генә түгел иде, аның белән районыбызда игелекле эшләр эшләргә ярата торган асыл ирләребез – Әфганстанда хезмәт итеп кайткан егетләр дә бар иде. Баксаң, бу әфган Кыш бабае икән. Бу егетләр безне һәм минем оныкларымны Яңа ел белән котларга килгәннәр. Буш кул белән килмәгәннәр, ә ишле гаилә өчен бүләк итеп бик кирәкле булган табак-савытлар алганнар. Ә өч оныгыма тәм-том да җыйганнар.

Бу егетләрнең исеме районыбызда гына түгел, башка районнарга да билгеле икәнен ишетеп белә идем. Алар үзләренең яу кырында ятып калган һәм шулай ук тыныч тормышта яшәп бакыйлыкка күчкән сугышчан дусларының исемнәрен мәңгеләштереп, алар яшәгән йортларга истәлек такталары куеп йөргәннәрен белмәгән кеше юктыр. Аның бит күпчелеге үз кесәләреннән эшләнгән эшләр. Ә монда тагын шул ук «кесәдән» безгә дә бик күп күчтәнәчләр алып килгәннәр.
Яңа ел алдыннан әллә нинди могҗизалар була икән ул. Үзем дә Кыш бабайның барлыгына ышанып куйдым. Балаларны иң гаҗәпләндергәне килгән кунакларның күкрәкләренә тагылган орден-медальләр булды. Һәрберсен тотып карамыйча, абыйларын җибәрмәделәр. Балаларга баллы бүләктән дә бигрәк, чып-чын медальләрне тотып карау күңеллерәк булды. Мине, минем балаларымны һәм оныкларымны шулай куандырган өчен Резедә белән Айбулат Якуповларга, Венера белән Марсил Ситдыйковларга, Айсылу белән Әбүзәр Габдрахмановларга чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның үзләренә дә йөргән юлларында гел игелекле кешеләр генә очрасын, башкарган эшләре уң булсын.

Гүзәлия Гайнетдинова,
 Сәет авылы.

Фото Айсылу Габдрахманова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев