Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулың эш белү – үзе байлык

Күзкәй мәктәбенең иркен коридорында, спорт залында алма төшәр урын да юк. Кул эшләре, техника, бәйләү, чигү үрнәкләре урнаштырылган. Районның һәр мәктәбенә, балалар бакчасына аерым урын бирелгән. Нинди генә иҗади табышлар юк монда! Агачтан, тукымадан, пластиктан эшләнмәләр. Һәр педагогик коллектив эзләнгән, башкаларда булмаган яңа идеяләр табарга тырышкан. Район мәгариф учреждениеләренең Бөек...

Биредә гадәти кул эшләреннән тыш авиомодельләштерү, робототехника, йөзгечләрне модельләштерү үрнәкләре дә тәкъдим ителде, жюри аларга да үз бәясен бирде. Район башлыгы Васил Хаҗиев фестивальне ачып, анда катнашучыларга ихлас теләкләрен җиткерде. Үзенең чыгышында балаларны һөнәрле итүнең әһәмиятенә аерым басым ясады. Район мәгариф бүлеге башлыгы Роберт Исаев мондый фестивальнең районда икенче тапкыр үткәрелүен һәм аның ел саен киңрәк колач ала баруын билгеләп үтте. Рамил Роберт улы фестивальнең балалар техник иҗатын үстерүне, популярлаштыруны күздә тота дип билгеләп үтте. Күзкәй мәктәбе укучылары оста кулларны сәламләү өчен бик кызыклы музыкаль чыгыш әзерләгәннәр иде. Ялкау энә карагы кебек (аны Лилия Галимҗанова башкарды) күңел ачып яшәргә ярамаганлыгын бик оста күрсәттеләр.

Фестивальгә килүчеләр зур кызыксыну белән башкаларның эшләрен өйрәнә, үзләрен күрсәтә. Теләнче Тамак коррекция мәктәбендә балаларны һөнәрләргә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Күргәзмәгә аш бүлмәсе өчен җиһазлар, трактор, танк, очкыч макетларны алып килгәннәр. Эшләр бик сыйфатлы башкарылган. Биредә тәрбияләнүчеләр ясаган аш-су өстәле өчен җиһазларны «Форд-Соллерс» оешмасы ашханәсенә дә сатып алганнар. Балаларны фанера, агач белән эшләргә укытучылары Рафис Гыйльмеяров өйрәтә. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 4 укучы егет балта остасы һөнәре буенча Яр Чаллыдагы төзелеш техникумына керергә җыена. Биредә, чынлап та, балачак мавыгулары гомерлек һөнәргә әверелә. Балаларга тормышларында юнәлеш бирүдә укытучыларның роле әйтеп бетергесез зур.

Янәшәдә генә Мәләкәс мәктәбе өстәлләре урнашкан. Бик таныш яшел, кызыл төстәге чәчәкле күлмәкләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Балкыш» фестивалендә мәләкәслеләр тамашачыларның һәммәсен сокландырган музыкаль композиция тәкъдим иткәннәр иде. Сәхнә өчен күлмәкләрне дә үз көчләре белән тегәләр икән. Пенопласттан төрле фигуралар кисеп ясаучы җайланма да уйлап тапканнар. Судомоделирование буенча үрнәкләр дә тәкъдим иттеләр. «Балалар белән талантлы педагогыбыз Леонид Кузьмин эшли», - ди мәктәп директоры Сәрия Шагалиева. Мәктәп төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап килә. Әле күптән түгел генә Россия күләмендә узучы «XXI гасыр кулибиннары» бәйсендә җиңеп, Санкт-Петербургка чакыру алган булганнар.

Биклән мәктәбеннән Айсылу Салихова үз куллары белән бәйләгән күлмәкләр белән шаккатырды. Мәктәптә 3 сыйныфтан тегү, бәйләү белән шөгыльләнә башлаган. Балачакта чиккән кечкенә кулъяулыклардан хәзер шәл, күлмәкләр бәйли. Модельләрне дә үзе уйлап таба. Кул эшләренә өйрәткән укытучысы Розалия Вәлиевага ул бик рәхмәтле. Айсылу киләчәктә танылган модельер булып китсә, бер дә гаҗәп түгел, бу юнәлешне һөнәр итеп сайламаса да, үз куллары белән чигелгән, тегелгән әйберләр ул яшәгән өйне, өс-башын бизәп торачак.

Калмия авылы һөнәр осталарына бай. Укучы малайлар технология укытучысы Мидхәт Гәрәев җитәкчелегендә өч катлы умарта оясы ясап алып килгәннәр. «Мидхәт Биҗан улы балаларны бик күп эшкә өйрәтә, шуңа күрә укучыларыбыз тормышта югалып калмый», - ди хезмәттәшләре - Калмия мәктәбе педагоглары. Биредә дә балалар республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган.

Калмия китапханәчесе Альмира Гыйльфанованың да бик булган, оста куллы ханым икәнлеген беләбез. Ул балалар белән сәйлән үрү һәм башка материаллардан әйберләү ясау буенча түгәрәк алып бара. Фестивальдә аның җитәкчелегендә эшләнгән «Күгәрчен» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең һәм мәктәптә укучыларның эшләре тәкъдим ителде.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр тәрбияче апалары белән кызыклы уен композицияләр әзерләгән иде. Кыскасы, фестивальдә карар, өйрәнер әйбер күп булды. Һәр коллектив аны әзерләүгә бик күп көч куйганы күренеп тора. Нәтиҗәләр буенча 100дән артык кешегә бүләк тапшырылды. Чынлыкта, фестивальдә катнашкан һәркем җиңүче. Кулың эш белү - үзе байлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар иҗаты