Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген сезнең хозурыгызга Теләнче Тамак авылында туып-үскән, биредә урта мәктәпне тәмамлаган якташыбыз Булат Шәйхулла улы Шәймәрдәновның шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәбез. Аны - медицина институтын тәмамлаган яшь белгечне юллама белән Сарман районы Җәлил поселогына эшкә җибәрәләр һәм ул шунда төпләнеп кала. Туган авылын, сабый вакытындагы таптаган сукмакларын, биредә...
Кабак кыйссасы
Эпиграф:
Мәзәк хәлне эзлисе юк
Әллә кайдан ерактан,
Кабак турында мәзәк,
Аяк астында яткан.
Кайнеш кабак утыртты
Зурлап бакча башына,
Матур булып үсте алар,
Ямьле җәй барышында.
Биш кенә төш утыртса да
Алар үсте ун булып,
Түм-түгәрәк олы булып,
Резин шар кебек тулып.
Өлгергәч тә җыеп алдык
Без аларны кадерләп,
Киләсе сезонга кадәр,
Ашарбыз диеп бергәләп.
Кабакларны кемдер шулай
Өйгә үк кертеп куйган,
Алар, каһәр суккырлары,
Шунда ук онытылган.
Тышта калып өшесәләр
Бик яхшы булмас иде,
Өйдә саклап күгәртү дә,
Әйбәт түгел шул инде.
Икесе әле исән диеп
Хәбәр килде авылдан,
Ашап калыйк күгәргәнче,
Өзмик инде авыздан.
Быел яз көне кабакны
Барыбер утыртырбыз,
Онытылмаса, төрләндереп,
Ашарга тырышырбыз.
14. 03. 2017 ел
Уйлап кара дуслык турында
Кайбер кеше гомер буе яшәп
Таба алмаска мөмкин дусларын,
Минем уйлавымча бу күренеш,
Тик үзеңнән генә торадыр.
Күңелдәге йозак бикле булса
Ничек сине кеше аңласын,
Әгәр сазлык сөйрәп алган икән,
Булыш чыгарырга арбасын.
Менә шулай ярдәм итеп кенә
Бер-береңне була аңларга,
Ачык күңел белән гомер итсәң,
Табыла ул, дуслар табыла.
Яшәү кызык бары дуслар белән
Аралашып гомер иткәндә,
Кереп чык син хәлен белеп аның,
Олы юлдан узып киткәндә.
Тик нишләптер мәшәкатьләр белән
Кайбер чакта керми үтәсең,
Озаграк күрешмичә торсаң,
Юксынудан барып житәсең.
Әгәр күңел тартып тора икән
Бу бит инде юкка түгелдер,
Жепләр ныклыгының эталоны,
Шул дуслыкның күрсәткечедер.
Мин бит бу юллардан юкка гына
Тырышмадым рифма ясарга,
Дуслык көче ярдәм итте миңа,
Сезгә атап шигырь язарга.
Дусларым күп, Ходайга бер шөкер
Акча бит ул була бер көнлек,
Йөрмә фәкать исем өчен генә,
Булсаң бул син, дустым, гомерлек.
02. 06. 2016 ел
Фикерләрем фәкать шул гына
(Ык тамагы хатирәләре)
Әле генә жәй айлары иде
Жиләк жыйдык яшел болында,
Дуслар белән бик күңелле итеп,
Ял да иттек Кама буенда.
Чит илләрең бер кырыйда торсын
Шундый матур җирләр булганда,
Эзлисе юк, бөтен шарты килгән,
Үзебезнең Татарстанда.
Дөрестән дә, матур жирләр бик күп
Ял итәсе килгән кешегә,
Болгавырда яши кайберәүләр,
Эш кенә дә, һаман эш кенә.
Тормыш диеп тарта торгач бауны,
Өзелмәсме нечкә җиреннән,
Гомер бит ул адәм баласына,
Тик бер генә тапкыр бирелгән.
Эшлә дә син, ял да итә бел син,
Матурлыкны күреп хозурлан,
Кадерен бел газиз гомереңнең,
Тормыш бит ул шулай корылган.
Укып чыккач шушы шигырьне
Күздән кичер тормыш юлыңны,
Кулдан ычкындырган ул елларны,
Кайтарырга мөмкин булырмы?
Жиңел генә яза башладым да
Тагын күчтем тәнкыйть юлына,
Тәнкыйть булса булыр, башка язмыйм,
Фикерләрем фәкать шул гына.
06. 09. 2016 ел
Тышта буран булса булсын,
өйдә буран булмасын
Әллә нәрсә булды быел язга
Һава торышы да дан түгел,
Яз башыннан матур көн күргән юк,
Кояшлы көн менә, бер бүген.
Майның унбишләре җитеп килә
Жылы көннәр әле бик сирәк,
Кошларның да бер дә кәефе юк,
Аларга да җылылык кирәк.
Бу зарлану түгел табигатькә
Көннәр әле гел болай тормас,
Халык теле белән әйтелгәнчә,
Табигатьтә начар көн булмас.
Безгә инде гел дә ярап булмый
Салкын булса, җылы юк дибез,
Көн кыздырса, телләр асылына,
Тизрәк салкын җирне эзлибез.
Табигатьнең мондый сынавына
Түзәргә кирәктер жәмәгать,
Алда әле матур җәй айлары,
Килер инде ул, килер ул рәхәт.
Һава шартларына түзеп булыр
Бик нык корылыкка китмәсә,
Барыр җирең таба алмассың,
Гаиләңдә җылы җитмәсә!
13. 05. 2017 ел
Сер итеп кенә...
Серсез кеше юктыр бу дөньяда
Ким дигәндә берәр сере бар,
Саклый алган гына шушы серне,
Башкаларның хөрмәтен яулар.
Бөтен жирдә әгәр сөйләп йөрсәң
Ишеткән бер сүзне кешегә,
Акыллылар бик тиз бәя бирер,
Уйламыйча кылган эшеңә.
Гайбәт сөйләп йөри кайберәүләр
Тыя алмыйча озын телләрен,
Ана сөте белән бирелмәгән,
Сыер сөте белән керәме?
Сөйләшергә кирәк, бер сүзем юк
Тик сөйлә син кирәген генә,
Шул ук акыллылар бәя бирер,
Дөрес булган уңай эшеңә.
Капма-каршы сүзләр күп инде ул
Гайбәт һәм сер шулар рәтендә,
Серен сакламасаң калырсың син,
Сер тотмаган үрдәк хәлендә.
Серен сөйләр кешең булса әгәр
Син бәхетле шушы дөньяда,
Чит кешегә серең чишмә, яме,
Эчтән көйгән чагың булса да.
18. 01. 2017 ел
Син бит авыл баласы
Тагын кайттым туган авылыма
Кышның матур, аяз көнендә,
Тышта һава салкын тоелса да,
Җылы хисләр ташый күңелдә.
Туган якка кайтмый түзә аламы
Шунда үскән авыл баласы,
Бер кырыйда торсын саф һавасыз,
Гөрләп торган шәһәр, каласы.
Авылым урамыннан атлап барам
Кар шыгырдый аяк астында,
Салкын һава битне чеметтерә,
Бар да якын, бар да үз монда.
Капка төпләреннән карны көрәп
Юлны ачып куйган күршеләр,
Тырыш инде, бер ни әйтеп булмый,
Авыл җирлегендә кешеләр.
Быел карны бик күп бирә Ходай
Күп яуган кар дөнья тутырыр,
Кышка карап җәе килсә әгәр,
Басуларда иген мул булыр.
Тәмле итеп төтен исе чыккан
Кемдер мунча яккан ахрысы,
Атна азагы, кунак кайтуына,
Әзер булсын диеп барысы.
Мунча кереп, бәлеш ашап кына
Тормыш бармый авыл жирендә,
Бик ныгытып тырышырга кирәк,
Яшим дисәң кеше рәтендә.
Ни дисәң дә авыл матур инде ул
Килә монда озакка каласы,
Читтә яшәсәң дә, туган якка,
Кайтып йөр син, авыл баласы.
30. 01. 2017 ел
Бик күңелле булды күрешү
Бүген менә тышта яңгыр ява
Утырам шулай өйдә уйланып,
Кичә җыеп кайткан уй-хисләрне,
Шигырь юлларына мин салып.
Курсташлар очрашуы булды кичә
Укып бетергәнгә утыз ел,
Күпләребез залда утырса да,
Кайберәүләр күренми быел.
Тормыш мәшәкате белән килә алмаса,
Андыйларны әле аңларсың,
Күрешеп булмас җиргә киткәннәрне,
Онытырга хакыбыз бармы соң?!
Язмышлары шундый булган икән
Анысы инде Ходай кулында,
Истә тотыйк хәрбер сабакташны,
Алда булган тормыш юлында.
Күңел тулы бүген хисләр белән
Бик күнелле булды күрешү,
Артык түгел бит ул һич кенә дә,
Биш елга бер хәлне белешү.
Күпме язмыш, бер йомгактай булып
Шул кечкенә залга җыелды,
Искә алдык уку елларын без,
Яшьлек кайткан кебек тоелды.
Кайда гына таралмаганбыз без
Һәрберебезнең алда үз юлы,
Табиб антын онытмаячакбыз,
Калачакбыз аңа тугры.
Табиб булып хезмәт иткәннәргә
Бирсен Ходай, бирсен савабын,
Биш елдан соң шушы матур залда,
Очрашыйк әле, дуслар, без тагын.
20. 05. 2017 ел
Нет комментариев