Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулланучылар хокукын яклау көнендә тукайлылар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәреләчәк

1994 елдан башлап, һәр елны Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасы эгидасы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, кулланучылар оешмаларының Халыкара Федерациясе һәр елда 15 марттагы кулланучылар хокукын яклау көненең үз темасын билгели. 2015 елда бу бәйрәм "Кулланучыларның сәламәт туклануга хокуклары" девизы астында үтәчәк. Бөтендөнья Кулланучылар көнен билгеләп үтү...

1994 елдан башлап, һәр елны Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасы эгидасы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә.
Гадәттәгечә, кулланучылар оешмаларының Халыкара Федерациясе һәр елда 15 марттагы кулланучылар хокукын яклау көненең үз темасын билгели. 2015 елда бу бәйрәм "Кулланучыларның сәламәт туклануга хокуклары" девизы астында үтәчәк.
Бөтендөнья Кулланучылар көнен билгеләп үтү кысаларында Россия кулланучылар хокукын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Яр Чаллы (Тукай районы) шәһәрендәге идарәсе 16 март, 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр сәламәт туклану мәсьәләләре буенча "Ачык ишекләр көне" үткәрә. Анда сез үзегезне борчыган сорауларга җавап таба алачаксыз.
Россия кулланучылар хокукын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Яр Чаллы (Тукай районы) шәһәрендәге идарәсе баш белгече Флүзә Гайфетдинова хәбәр итүенчә, куллану вакыты чыккан ашамлыклар сатып алган очракта шикаять язарга кирәк. Аны электрон почта буенча да rpn.tukaevskii@tatar.ru юлларга мөмкин. Хатта сезнең исем-фамилиягез күрсәтелү зарур, аноним хатлар каралмый.
Тукай районының кулланучылар хокукын яклау бүлегенең телефоны - 46-84-77
фото http://prazdniki.nnov.org сайтыннан алында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев