Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулак аты нигә елый?

Гүзәл Яхинанаң «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча газета укучылар үз фикерләрен язганнар иде. Аларны укыгач, мин дә үз сүземне әйтергә уйладым. 

Тарихка кагылышлы булса да, әсәр документаль түгел, геройларын автор уйлап чыгарган. Шигем юк, баш герой Зөләйха да жыелма образ. Шуңа күрә аны чын татар хатын-кызы итеп кабул итмәдем. Мөгаен, яшь автор Гүзәл Яхинаның тормышта тарихка кагылышлы авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән героен татар итеп күрәсе килгәндер.
Фильмның эчтәлегенә, куелышына карата интернетта бик күп дәгъвалар бар. Мин аларның кайсы белән килешәм, кайсы белән юк. Әдәби әсәрнең һәркайсы, шулай ук фильмнарның да һәркайсы шедевр була алмый инде. Хәзер киноларны да элеккеге сыман еллар буе төшермиләр бит. Ашыкканда, гадәттә, кайбер нәрсәләргә төптән төшенеп бетмисең. Бу очракта геройларның милли үзенчәлекләрен, психологиясен өйрәнүгә бераз салкын караганнар сыман.
Шулай да «Зөләйха күзләрен ача» фильмы мине битараф калдырмады. Совет халкы язмышын, аерым алганда коллективлаштыру чоры гыйбрәтләре турында уйланырга бер сәбәп булды ул. Кайсы милләттән булуына карамастан, крестьяннарның йөрәгенә хәнжәр булып кадалган репрессия еллары бит ул. Безнең нәселгә – гаиләгә дә кагылган ул. Минем әнинең бабасы Газиз Мөслим районында урта хәлле крестьян булып гомер кичергән. Йорт-курасы төзек, җитешле, берничә аты булган. Җир эшкәртеп, умарта тотып көн күргән. Замандашлары аның турында эштән башканы белми ди торган булганнар. Утызынчы еллар башында ул да кулаклар исемлегенә кертелгән. Милкен тартып алганнар, атларын колхозга тапшырганнар. «Алай колхозга кермим дип каршылык күрсәтмәсә дә, атлары өчен өзгәләнә иде», – дип сөйли иде аның килене – минем әбекәй. Житмәсә, конюхлар – үз күршеләре аның күз алдында «Кулак аты, мөртәт!» дип атларын кыйный торган булганнар. Бер якта бабай елаган, хәтта атлар да елый торган булган ул вәхшилеккә. Аннары кулак Газизне сөргенгә жибәрергә дигән карар килгән. 70 яшьлек атасын жәлләп, аның урынына улы – минем бабам Нурлыгаян киткән. Котыпка, Ерак Себернең Верхоянск шәһәренә барып эләккән. Зәһәр шартларда урман кистергәннәр, ал-ял күрсәтмәгәннәр. Кешеләр ачлыктан, салкыннан, газаплардан кырылган. Бабай: «Бер каршылык та күрсәтмәдем, баш күтәрми эшләдем дә эшләдем», – дип искә ала торган булган. Берничә елдан аклап, туган җиренә кайтарып җибәргәннәр.
«Зөләйха күзләрен ача» миңа үзебезнең нәсел-гаиләбезгә кагылышлы теманы күтәрүе белән кыйммәт. Эшлә-эшлә дә, башкалар хуҗа булсын, үзеңне сындырып, кешелегеңне таптап ташласыннар!
Ә бит хәзер беләбез, кулак тамгасы астында сөргенгә сөрелү сәясәте алдан уйланган булган. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, анда кулларыннан эш килә торган, булдыклы, яше өлкән, гаиләсе артык зур булмаган кешеләрне сайлап алганнар. Бушка эксплуатацияләү өчен. Ә үз тамагын юньләп туйдыра алмаган, мал кадерен белмәгән бәндәләргә тимәгәннәр.

Резидә Юсупова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев