Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куадының якты куанычлары

Июльнең соңгы көнендә Куадыда эшләп килүче «Шатлык» балалар бакчасында район башлыгы Фаил Камаев, район мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльмира Низамиева белән бергә без дә барган идек. Төп сәбәбе – өч дистә ел элек ачылган балалар бакчасында су торбалары, канализация системасы, санузелның искереп сафтан чыгуы, аларның шул гомер эчендә бер тапкыр да ремонтланмавы һәм бу проблеманы тиз арада хәл итү иде.

Һәр нәрсә искерә-туза, аның хезмәт итү срогын никадәр генә озайтырга теләсәң дә, төрле сәбәпләр аркасында ул сафтан чыга. Бигрәк тә су торбалары һәм канализация белән бәйле торбалар чери, тутыга. Санузел, канализация, су торбаларын кичектергесез рәвештә алыштыру мөһимлеге көн кебек ачык.

Район башлыгы Фаил Камаев көн үзәгендә торган бу проблеманы хәл итүне шунда – урында ук хәл итү юлларын билгеләде, ремонт белән шөгыльләнергә тиешле белгечләргә эшлек ле күрсәтмәләрен бирде, төпле киңәшләрен җиткерде. Августның егермеләренә бу эшне тулысынча башкарып чыгарга һәм нәни куадылыларның икенче йортына әйләнгән бинаны тәртипкә китерергә дигән боерыгын кистереп әйтте.

Ниһаять! Куадылылар, бигрәк тә «Шатлык» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм хезмәткәрләр өчен август аенда куанычлы эшләр башкарылды. Ремонт чорында вакытлыча Түбән Суык-Су балалар бакчасына йөргән балалар «Шатлык»ка әйләнеп кайтты. Бакча хезмәткәрләре: «Балалар – күзәтүчән. Алар күзеннән берни яшереп булмый. Яңа юынгычлар, унитазларны күргәч балаларның шатлыкларының иге-чиге булмады. Уч тутырып су алып рәхәтләнеп кулларын-битләрен юдылар. Югыйсә, иске торбалардан су җеп сыман булып кына ага иде бит. Идән астына төшәргә куркыныч иде. Район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев идән астына да төште, чардакка да менде – бөтен җирне карап, бакчабызның торыш-халәтен үз күзләре белән күрде. Районыбыз белән бик игътибарлы, таләпчән һәм җаваплы кеше җитәкчелек иткәнгә сөендек. Суүткәргеч торбалар, канализация системасы тулысынча алыштырылды. Көчле яңгырлар вакытында, яз айларында карлар эреп түбәнең ФАП ягына караган өлешеннән су үтә иде. Түбә – ямалды. Матур гына итеп яңгырлар явып үтте – су таммый. Димәк, җеген җеккә туры китереп эшләгәннәр. Әле балалар салкын су гөжләп акканга сөенделәр. Ә бит бездә озакламый җылы су булачак! Ике атна эчендә бойлер куелырга тиеш», – дип шатлыклары белән уртаклаштылар. Хезмәт кешесенә күп кирәкмени?! Әнә, шушы балалар бакчасында үз балалары йөргән, хәзер инде оныклары тәрбияләнүче аш-су әзерләүче Лузия Дәүләтшина: «Мин – Куады килене. Шушы бакчада җиде ел эшлим. Кухняда ике урында яңа раковина куелды һәм җылыту батареялары алыштырылды. Без – балаларны, алар безне яратып, бер-беребезгә ияләшеп беткәнбез. Менә кабат күрештек. Тиз арада шундый зур эшләр башкарылды. Бу мәшәкатьләрне ерып чыгучы эшчеләргә, хезмәтне оештыручы җитәкчеләргә рәхмәтебез чиксез», – ди.

– Кухняда бойлер куелган – җылы су бар. Бакчабызга яшь ярымнан балаларын китерүчеләр байтак. Кечкенә баланы чүлмәккә утыртканнан соң җылы су белән юындыру өчен кухнядан табак белән җылы су ташый идем. Озакламый бу мәшәкать кимиячәк. Үзебез дә бакчабызны ямьләндерү өчен кулдан килгәнен дә, килмәстәй кебек тоелганын да башкарабыз. Менә, бу гөлчәчкәләр карап-тәрбияләп торганны ярата. Агачларның кәүсәләрен дә үзвакытында акбурга буяу тору кирәк. Без барыбыз да тиктормаслар, гел бакчабызны кайгыртып ни дә булса эшләп торабыз», – дип сүзгә кушыла «Шатлык»та сигез ел эшләүче Зөләйха Гуссанова.

«Мин биредә икенче елымны гына эшлим әле. Бакчабызга ремонт кирәклеге турында без – хезмәткәрләр һәрвакыт үзара сөйләшә идек. Аннары ата-аналар да бездәге проблеманы белә. Алар белән киңәшләштек тә шушы мөһим эшне кичектермәскә кирәк дигән фикергә килдек. Хакимият безнең гозерне шунда ук кабул итте. Су торбалары һәм канализация системасын тулысынча алыштыру, шуңа өстәп яңа раковиналар, җылыту батареялары, бойлерлар куелу – нур өстенә нур булды. Без дә кул кушырып утырмадык – үз хисабыбызга буяу, кирәкле материаллар сатып алып косметик ремонт ясадык. Әти-әниләр буяу эшләрендә, ремонттан соң җыештыруда булыштылар. Үземнең ике балам шушында тәрбияләнеп мәктәпкә китте, өченчесе – Дамир, шушы бакчага йөри. «Шатлык»та хәзергесе көндә унике бала тәрбияләнә, беренче сентябрьдән сигез бала өстәләчәк», – ди тәрбияче Алия Кыямова.

ФАПта да күңелле үзгәрешләр!

Моннан өч ел элек Куадыдагы «Шатлык» балалар бакчасының бер почмагында урнашкан ФАПка – фельдшер Миләүшә Фәрдиева хакында язарга килгәч пункттагы салкынлыкка, җылы су булмауга йөрәгем әрнегән иде. Авырлыктан, салкын, уңайсыз булудан һичкайчан зарланмас, һәрчак көләч йөзле Миләүшә Хәйдәр кызы: «Кешеләре әйбәт, киң күңелле. Шуңа да салкынлыкны да аларның күңел җылысы белән кабул итә алам. Тик менә пациентлар өчен җылы булса яхшы бит инде. Өметләнәм, бервакыт җылылык батареясы да өстәләчәк, бойлер да куелачак!» дигән иде. Ниһаять, биредә дә процедура, кабул итү бүлмәләренә җылылык батареялары өстәлгән. Ике атнадан бойлер да куелачак. «Иң элек, куадылылар өчен бик сөендем. Уңайлы шартларда эшләү – җан рәхәте. Җитәкчеләр белән килешеп, халык белән аңлашып, бергә-бергә матур итеп яшәргә, ихласлык белән эшләргә язсын», – диде ул рәхмәтләрен белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев