Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куадының җырлы чишмәләре 

Чишмәләргә бай авыл ул Куады. Мондагы чишмәләрнең үзенчәлеге бар, алар чәчәкле болын-тугайларда җитәкләшеп чапкан сабыйлар төсле бер-бер артлы авыл уртасыннан челтер-челтер килеп «йөгерә»ләр. Аларның ничә гасыр челтерәүләрен кем белгән дә, кем санаган?!.

«1968 елны Куадыга килен булып төштем. Мине – яшь киленне шушында «Су юлы»н күрсәтергә алып киттеләр, – дип сөйли кырык елдан артык мөгаллимә булып эшләгән Илсөя Хәсәншина. – Ярты гасырдан артып китте инде, шушы чишмә суы белән сугарылып яшим. Элек аның улагы бар иде – кер чайкау өчен уңайлы булды. Аннары зур итеп, озынча ләгән шәкелендә зур улак куйдылар. Аш-су әзерләү өчен дә, чәйгә дә бик тәмле бу чишмәнең суы. Мал-туарга да чишмә суы эчердек. Көненә 12шәр көянтә су ташый идек. Армый-талмый авыл халкына, бакчачыларга хезмәт иткән чишмәбез көлеп тора. Фатыйма белән бер фикергә килдек – балкып та торсын әле диеп, матур чәчәкләр утырттык. Фатыйма – беренче укучым. Аннары да аның белән гел бер сукмактан атларга язган булып чыкты. Ул шушында – туган авылында кияүгә чыкты, Таҗетдинова фамилиясенә күчте, мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләде. Бергәләп укучыларны тәрбияләдек. Аннары, мәчеттә дин дәресләре укытыла башлагач та ул иң беренче булып гыйлем алу юлына басты һәм мәдрәсәдә дә беренче шәкертем булды. Дустым да ул, аңа сер сыя. Чишмә белән бергә тормыш юлыннан агабыз – яшьлегемне, мәктәптә балалар укыткан кадерле елларымны искә төшерә җырлы чишмәләр».
Илсөя апа гел Куады кызы булып беткән, шушында береккән. Фатыйма ханым исә туган авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасында ашханәдә тырыш хезмәт куйган, илгә-көнгә игелекле балалар тәрбияләп үстергән ана, иренә таяныч, сөекле дәү әни. Җыеп кына әйткәндә, миһербанлы кеше.
Бәндәгә дә, табигатькә дә җылы караш кирәк. «Ташкүпер чишмәсе» бу яктан бәхетле – Илсөя, Фатыйма ханым кебек игелекле кешеләр аны тәрбияләп тота. Каты катламнарны бәреп чыгарлык көче булган чишмәләр – яшәеш чыганагы. Сусынны баса, йөрәккә дәрт, беләккә көч бирә. «Ташкүпер чишмәсе»нең тирә-ягы гөлчәчкә, тал-тирәккә сандугачлар кунып сайрый. Бу кадәр гүзәл манзара тагын кайларда бар?! Куадылылар һәм шушы авыл тирәсендәге бакчачылар Кырым, Сочиларга биргесез бу табигатькә сак карыйлар. Олы хәзинәнең кадерен беләләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев