Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поледа беренче сыйныфка баручыларга мәктәп букчаларын министр Азат Хамаев һәм район башлыгы Васил Хаҗиев тапшырды

Яңа уку елы алдыннан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уку кирәк-яраклары алуда ярдәм итү күркәм гадәткә әйләнде. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында ел саен район буенча дистәләгән, республика күләмендә меңләгән балага мәктәп букчалары тапшырыла. Быел да районда 84 балага шундый бүләк ясалды, әлеге максатка төрле оешмалар 200...

Круглое Поле мәктәбе - районда иң зурларның берсе. Быел бу уку йортына 275 бала белем алырга килә. Шуларның 34е беренче сыйныфка бара. Кечкенә Камилла Җангирова, Артем Сапожников, Ратмир Сафин, Артем Шляхтин, Иван Кравченко тормышында да 1 сентябрь - Белем көне якты, матур вакыйга булып кереп калыр. Аларга инде әти-әниләре матур күлмәк, костюм-чалбарлар алган, ә бүген ал, зәңгәр төстәге букчалар тапшырдылар. Букчалар эчендә - иң кирәкле уку әсбаплары. Балалар бу чарага алдан әзерләнгән, аларны котларга килгән абый, апаларга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күрсәттеләр.

- "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе республикада ел саен үткәрелә. Менә быел да, балалар, сезне котларга, яңа уку елы алдыннан бүләкләр тапшырырга килдем, - дип башлады сүзен ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев. - Сезне алда кызыклы, мавыктыргыч дөнья көтә. Белем иленә ишекләрне ачасыз. Уку җиңел эш түгел, әмма сынатмассыз дип ышанам. Әти-әниләрегез, укытучыларыгыз сезнең белән горурланырлык булсын.

Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев үзенең тәбрикләү сүзендә авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү, иң мөһиме, битараф булмау кебек асыл сыйфатларга басым ясады. Әйе, күңелләр йозакка бикләнмәсен, ваемсыз, мәрхәмәтсезгә әйләнмәсен. Ярдәмгә мохтаҗларны күрми үтәргә ярамый. Мондый хәйрия акцияләре нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып үткәрелә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция мђктђпкђ ђзерлђнергђ ярдђм ит