Бүген «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү командасы районның Круглое Поле поселогында һәм Биклән авылында булды. Ул биредә яшәүчеләрдән РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга сораулар һәм теләкләр кабул итте. Барлык мөрәҗәгатьләр махсус бланкларга язып алынды. «Без сорауларны туплап, эшкәртеп, депутатлыкка кандидатларга тапшырачакбыз. Мөрәҗәгатьләр бүген кичкә үк электрон рәвештә Казанга үзәк...
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү командасы районның Круглое Поле поселогында һәм Биклән авылында булды. Ул биредә яшәүчеләрдән РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга сораулар һәм теләкләр кабул итте. Барлык мөрәҗәгатьләр махсус бланкларга язып алынды. «Без сорауларны туплап, эшкәртеп, депутатлыкка кандидатларга тапшырачакбыз. Мөрәҗәгатьләр бүген кичкә үк электрон рәвештә Казанга үзәк штабка юллана. Халыктан кергән тәкъдимнәр кандидатларның сайлау алды программаларында, аннары депутатларның эшчәнлекләрендә урын алачак. Сорауларның берсе дә игътибарсыз калдырылмаячак», - ди команданың координаторы Александр Паймухин.
Мобиль кабул итү командасы махсус микроавтобуста хәрәкәт итә. Республика буенча шундый 36 автомобиль йөри. Бүгенге команда безгә кадәр өч көн дәвамында Яр Чаллыда өч ноктада булды, чәршәмбе алар Актанышка юл алачак.
Круглое Поледа үткән кабул итүгә барысы 23 кеше килде. Бу шәһәр белән чагыштырганда да бик күп. Анда өч ноктада 32 мөрәҗәгать керүен белдерделәр команда әгъзалары. Круглое Поледа сораулар, нигездә, поселокны төзекләндерүгә кагылды. Урамнары яктырту җитми, юлларда ремонтлыйсы участоклар бар, диделәр биредә яшәүчеләр. Шулай ук җәй көне кайнар суның булмавыннан зарландылар. 1956 елдан бирле биредә гомер итүче, бүгенге көндә пенсионер Анисья Феоктистова рецепт белән бирелә торган дару препаратларын юллауның бик авыр булуын ачынып әйтте. Мәктәп директоры Надежда Гуфранова балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында мәктәп һәм балалар бакчасы янындагы коймаларны яңартуны сорап язды. Соңгы елларда поселокта тудырылган уңайлыклар өчен поселоклылар җитәкчелеккә рәхмәтләрен җиткерделәр. Мәсәлән, республика программасы ярдәмендә төзелгән паркның поселокка чыннан да бик кирәк булганлыгын, аннан кеше өзелмәвен билгеләп үттеләр.
Бикләндә мобиль кабул итү командасына үз тәкъдимнәрен 4 кеше җиткерде. Сугыш еллары балаларын яклау турында закон кабул ителсен дигән, бик күпләрне борчый торган мәсьәләне күтәрделәр биредә яшәүчеләр. Мәдәният йортын ремонтлау, су буйларын җыештырып, анда ял итү урыны ясау кебек авылның турыдан-туры үзенә генә кагылышлы проблемаларны да җиткерделәр.
Мобиль кабул итү үз эшен алга таба да дәвам итәчәк. 17 августта мондый чара Кече Шилнә һәм Калмаш авылларында, 3 сентябрьдә «Татарстан» совхозы поселогында һәм Новотроицкоеда үтәчәк.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев