Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше хакын хакла! 

Бисмилләәһиир-Рахмәәниир- Рахиим Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Тукай районы мөхтәсибәте, аерым алганда, җирлегебездә эшләп килүче мөслимәләр берлеге җитәкчесе һәм мөхтәсибәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Фәридә Харрас кызы Шәрипова тырышлыгы белән Татарстан совхозы поселогындагы «Нур» мәчетендә «Күрше хакы» исемле районара чара булып узды. 

«Күрше хакы» исемендә узган чарада якын һәм ерак күршеләр – районыбыз җирлегендәге авыллар һәм ут күршебез – Минзәлә районында яшәүче мөгаллимәләр әдәп-әхлак, Ислам дине кушканча киенү, милли гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләштеләр.
Тукай районы җирлегендәге мәчет-мәдрәсә каршында балаларга һәм хатын-кызларга дин гыйлеме бирүче мөгаллимәләр һәм күрше районнан килгән мөслимәләр әдәп-әхлакка кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алышты. Шунысын да әйтергә кирәк, бу чара һәр мөслимә өчен тәрбияви  яктан зур йогынты ясавы белән дә зур әһәмияткә ия булды, очрашуда катнашкан һәр хатын-кыз, беренче чиратта ана – милләт тәрбиячесе ул. 
Фәридә ханым бу очрашуның – кунакка йөрешүнең традициягә керүен ассызыклады һәм күрше хакын хаклау хакында үтемле чыгыш ясады. 
– Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Нисә» сүрәсенең 36 нчы аятендә күршеләр хакында: «Ата-анага, туганнарга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, якын күршеләргә, ерак күршеләргә яхшы мөгамәләдә булыгыз, ...» дип күршелек хакын хакларга тиешлегебезне әйтә.
Кемнәр соң алар – күршеләр? Күршеләр алар: синең йортың, фатирың янында яшәүче кешеләр. Алар өч төрле була. Беренчесенең – өч, икенчесенең – ике, өченчесенең бер хакы бар дигән Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм.
Әгәр синең күршең мөселман  һәм ул синең туганың да булса, аның өч хакы була: күрше хакы, мөселман хакы һәм туганлык хакы. Әгәр синең күршең мөселман булмаган туганың булса аның ике хакы була:  күрше хакы, туганлык хакы. Әгәр дә күршең мөселман да һәм туганың да булмаса аның күрше хакы гына була. 
Бу сүзләр дәлилле, алар – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең  хәдисләренә таянып әйтелде. Без бирегә тәҗрибә уртаклашу, вәгазьләнү, булган проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләү максатын күздә тотып җыелдык. Халкыбызда бик матур гадәт яшәп килә, без – кунакны ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алабыз, хәзинәдә булган ризык белән табын корабыз. Кунакка барганда һәм кунак каршылаганда яхшы киемнәр киябез. Бүгенге очрашуда милли ризыклар, милли киемнәрдән күргәзмә тәкъдим итәбез,  – диде Фәридә Шәрипова. 
Биклән авыл җирлеге мәчете мөгаллимәсе Розалия Гәрәева татар хатын-кызларының мең еллык тарихы булган милли киемнәрен алып килгән. Розалия ханым күргәзмәгә куелган хатын-кыз күлмәкләренең тарихын сөйләде. 
«Бай күргәзмәгә бары тик бер генә милли кием үрнәге җитми. Нәрсә ул?» Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас әнә шундый сорау куйды хатын-кызлар алдына. Уйга калдык. Ни икән ул? Югыйсә, күлмәкләрнең көндәлек кия торганнары да, рәешкә – кешелеккә генә кия торганнары да, туй-никах өчен тегелгәннәре, яшь кызлар һәм яшь киленнәр, олыгаеп баручы ханымнар һәм әбиләр кия торганнары, зәвыкълы калфаклар – барысы да бар. Ә менә чәчкап – юк! Чәчкап – мөселман хатын-кызының чәчен ятларга күрсәтмәс өчен озын толымын салып куя торган, нәкышләп эшләнгән затлы кап икән ул. Төрле гасырларда, төрле катлам һәм төрле яшьтәге хатын-кызлар кигән күлмәк- камзуллар, алар    япкан алъяпкыч һәм күкрәкчәләр – болындагы чәчкәләрне хәтерләтәләр. Татар орнаментларын кулланып чиккән борынгы намазлык беребезне дә битараф калдырмады. Афәрин, Розалия ханым! Күргәзмәне тамаша кылган мөслимәләр затлы итеп киенә белгән әбиләребезгә соклануларын белдерделәр. Бу хәзинәне – халкыбызның олы мирасын киләчәк буыннар кадерләп сакласа һәм көндәлек тормышта да азмы-күпме дәрәҗәдә куллансалар иде дигән теләктә калдык. Моның өчен яшь буында динебезгә, милләтебезгә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү кирәк. 
Безнең районда, тугыз авыл җирлегендә мөгаллимәләребез балаларга әдәп-әхлак дәресләре алып бара. Калмашта мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балаларның күпчелеге мәчеткә гыйлем алырга йөри. Җирлегебездәге мәчетләр тарихын, халыкка дини гыйлем биргән мөдәррис-мөгаллим, имамнарның тормыш юлын өйрәнү – тарихны  барлау җәһәтеннән мөхтәсибәттә зур эш алып барыла. Бу очрашуда шушы уңай тәҗрибәне күршеләребез белән уртаклашу ниятеннән фикер алышу булды. 
Мәчет – Аллаһка гыйбадәт кылу йорты. Дини гыйлем алу да – гыйбадәт. Очрашуда мөслимәләр Ислам дине,  пәйгамбәрләр тарихы, тәҗвидкә кагылышлы викторина сорауларына җавап бирделәр, белемнәрен баеттылар. 
Кунак сые – мөнәҗәт, ди халкыбыз. Минзәлә районы Мәлкән авылыннан килгән Зөләйха ханым иксез-чиксез хәзинә булган «Лә иләәһә илләлЛаһ» мөнәҗәтен әйтте. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Сәмәкәй авылыннан килгән «Зиләйлүк» фольклор ансамбле «Диде Муса» мөнәҗәтен әйтте. 
«Күрше хакы» темасы буенча оештырылган очрашуда мөслимәләр халкыбызның әдәп-әхлагын тәрбияләү, бу юнәлештә җәмгыятебездә булган кимчелекләрне бетерү хакында фикер алышты.
Кайбер кешеләр: «Әгәр безнең күршеләребез кяфер булса, аларга да яхшы мөгамәләдә булыргамы?» дигән сорау бирә. Аллаһның илчесе: «Кяфер күршең булса, аның да күрше хакы бар», дигән. Күршелеге өчен аңа да яхшы мөгамәлә кылу тиешле була, дигән. 
Күршеләрнең хакы нәрсәдән гыйбарәт? 
Күршеләрнең хакы – көчләре җиткәнчә бер-берләренә игелек кылу. Мисал өчен, малың-байлыгың, дәрәҗәң белән, ягъни рухи һәм матди яктан үзара ярдәмләшү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кем Аллаһ Тәгаләгә һәм Кыямәт Көненә ышанса, ул кеше күршесенә изгелек кылсын»  дигән. «Изгелек кылсын» дигән нәсыйхәтнең мәгънәсе киң. Монда: авырлык килгәндә бер-береңә иңеңне кую, кайгы уртаклашу да; шатлык килгәндә сөенечне бүлешү дә; җомга һәм гает бәйрәмнәрендә үзара бүләкләр бирешү – һәдияләшү дә керә. 
Күршеләргә беркайчан да, бернинди дә явызлык эшләргә ярамый. Кайберәүләр күршеләре белән мал туплауда, байлыкта «ярышка чыга». Мәкер, хәйлә корып күршеләренә зарар китерүчеләр дә юк түгел. Шушы изге Рамазан аенда андыйларны Аллаһ Тәгалә һидәятькә – туры юлга күндерсен, ниятләрен яхшыртсын дип дога кылыйк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм күрше хакын хаклауда безгә үрнәк. Аллаһның илчесе һәрвакыт күршеләренең хәлен белгән. Моңа байтак мисаллар  китерергә була. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм сарык чалганнан соң яһүд, нәсара динендәге күршеләренә дә сарык итен кертеп биргән һәм аларның өендә кунак булган, аларның бүләкләрен кабул иткән һәм үзе дә һәдия биргән. 
Аллаһтан изге Рамазан аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сөннәтен тотып яшәүне сорап дога кылыйк.
Тукай һәм Минзәлә районы мөслимәләре бер-берләренә бүләкләр биреште һәм «Нур» мәчетендәге очрашуны дога кылып тәмамлады. 
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Изге Рамазан ае бара – изгелекләр кылуны тагын да арттырыйк, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк. Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! 

  / З.Вәлиева фотолары.


 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев