Якты юл
  • Рус Тат
  • Котыру чиреннән сак булыйк

    Котыру чиренә каршы көрәш көне кысаларында, район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре 16 сентябрьдән 27сенә кадәр хайваннарда әлеге авыруны кисәтү буенча ункөнлек үткәрәләр.

    Котыру – хайваннарда гына түгел, терлекләрдә дә була торган, үлем куркынычы тудыра торган вируслы авыру. Шуңа күрә әлеге чирне булдырмау – бик мөһим мәсьәлә. 
    Чирне таратучылар булып, нигездә, төлкеләр, енотлар, тычкансыман кимерүчеләр тора. Вирус үлгән хайваннарда да озак саклана, шуңа күрә аларның үләксәсе янына терлекләрне якын җибәрергә ярамый. Урманнарда кыргый хайваннар очратканда да бик сак булырга кирәк. 
    Гомумән, хуҗасыз җәнлекләр, аерата ерткычлары яныннан ерак йөрегез. Бигрәк тә тыныч, ягымлы тоелганнарыннан сак булыгыз. Балаларны йортсыз этләр һәм мәчеләр булган җиргә үзләрен генә җибәрмәгез, аларга әлеге хайваннарны сыйпарга, яратырга ярамаганын, эт-песиләрнең чирле булырга мөмкинлеген аңлатыгыз. Хуҗасыз хайваннарны өйгә алып кайтырга, читлеккә утыртырга ярамый. 
    Хайваннар тешләгән очракта тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки мондый вакытта котыру чире эләгү бик мөмкин. Вирус организмга тәннең сыдырылган урыннарыннан керә. Хайваннарның битне яки кулны тешләве аеруча куркыныч. 
    Котыру чирен кисәтүдә төп эш – йорт хайваннарын һәм хезмәттә файдаланыла торган хайваннарны тәртиптә тоту, җәнлекләр тешләгән кешеләрне вакцинацияләү. 
    Ихатада тотылучы эт бәйдә булырга, тирә-яктагыларга куркыныч тудырмаска тиеш. Ә инде торак йорт яки фатир эчендә хайваннар асраганда, күршеләргә зыян китермәве шарт. 
    Хайваннар ветеринария станциясендә теркәлгән булырга һәм аларга ел саен котыру чиренә каршы прививка ясалырга тиеш. 
    Аз гына тешләү булганда, шулай ук хайваннарның төкереге тигәндә тәннең шул урынын сабын куыгы куерганчы ышкырга, антисептик белән эшкәртергә һәм ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
    Үз вакытында антирабик прививка ясау гомерне һәм сәламәтлекне саклап калуда иң нәтиҗәле чара. Моннан тыш, йортыгызда асралучы хайван зарарланган дип уйлыйсыз икән, карантин кертү мәҗбүри. Бу чорда терлек үлә икән, район ветеринария берләшмәсендә лаборатор тикшерүләр үткәрелә. 
    Сораулар булганда тукайлылар ветеринария берләшмәсенә (46-80-42), Күзкәй участок пунктына (37-67-07), Иске Абдул (37-07-69), Теләнче Тамак (79-70-33), Кнәз (30-96-05), Түбән Суыксу (79-82-30) участок пунктларына мөрәҗәгать итә алалар. 

    Альфира ХАРИСОВА, 
    районның баш эпизоотологы.

    Фото район ветеринария берләшмәсеннән алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: