Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коткаручылар Татарстанда сусаклагычларда, елгаларда су биеклеге турында мәгълүмат тарата

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге критик ноктага җитәргә ике метр чамасы калган. атарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга республика сулыкларында суның биеклеге турында мәгълүмат бирә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Татарстанда коткаручылар язгы ташуга әзерләнә. Гадәттән...

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге критик ноктага җитәргә ике метр чамасы калган.

атарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга республика сулыкларында суның биеклеге турында мәгълүмат бирә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстанда коткаручылар язгы ташуга әзерләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика сусаклагычлары һәм кечкенә елгаларда көн саен суның биеклегенә мониторинг үткәрә.

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 10 сантиметрга кимегән, хәзер ул 52,54 метр тәшкил итә. Критик ноктага җитәргә ике метр чамасы калган.

Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычында суның биеклеге 6 сантиметрга күтәрелеп, 63,52 метрга җиткән. Бу - «кызыл» линиядән ике метрга түбәнрәк.

Түбән Кама ГЭСының түбәнге өлешендә суның биеклеге 23 сантиметрга күтәрелгән. Әмма әлегә хәвефләнергә сәбәп юк - критик ноктага (60 метр) җитәргә ерак әле.

Тольятти (Жигулевская ГЭСы) янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 4 сантиметрга кимегән. Критик ноктага (53,3 метр) җитәргә бер метр чамасы калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев