Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы фермерлар эшендә ажиотаж тудырды

Татарстанның Лаеш районында кош гриппы чыгып, республика халкын пошаманга калдырды. Кош фабрикасында 528 мең баш кош юк ителгән, барлыгы 100 миллион сум күләмендә матди зыян килгән. Лаешка вирусны күчмә кошлар алып килгән, дип фаразлый белгечләр. Бүгенге көндә Лаеш районында карантин дәвам итә.

Шушы көннәрдә Теләче районында да кош гриппы очрагы ачыкланган. Шәхси хуҗалык май ае башында Лаеш фабрикасыннан каз сатып алган була, кошлар үлеп бетә. Хуҗалар, беркемгә әйтмичә, үлгән казларны күмеп куя да, яңаларын сатып ала. Тик әлеге кошларга да вирус эләгә. Хәзер хуҗалыктагы барлык кош-корт юк ителгән, кошлар яшәгән сарай тулысынча дезинфекцияләнгән.

Бу нисбәттән республиканың тере кош, кош ите фабрикаларына катгый чикләүләр кертелде. «Чаллы-Бройлер» фабрикасында, башка еллардан аермалы буларак, тере кош сатылмый башлады. Бу ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр арасында күпмедер күләмдә ажиотаж тудырды. Моның шулай икәнен Калмаш авылыннан Миңнегөл Фәхретдинова да раслады.

- Сатуда күләм кимемәде, безне белгән халык безгә ышана. Авыл җирлегеннән дә, ветеринария хезмәтләреннән дә барлык белешмәләрне вакытында алабыз, тикшереп торабыз, шуңа күрә авыл халкы бер дә шикләнмичә мөрәҗәгать итә, - дип җавап бирде Миңнегөл ханым.

Кош-корт асраудагы таләпләр турында сорашып, каз-үрдәк, тавык-чебешләр сатып алырга буламы, дип кызыксынып, Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәүф Басыйровка мөрәҗәгать иттек.

- Кош-корт асрауга беркем дә каршы түгел. Сатып алуда да бернинди каршылыклар юк. Тик санитар таләпләрне төгәл үтәргә кирәк. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының гражданнарның шәхси хуҗалыкларында кошларны асрау буенча ветеринария кагыйдәләрен раслау приказында болар төгәл итеп язылган. Тавык, каз яисә үрдәкләр аерым сарайларда яшәргә тиеш. Урам кошлары белән бәйләнеш булмасын өчен тәрәзәләренә сетка куярга кирәк. Ишегалдында ачык һавада йөртергә ярамый, - дип аңлатты Рәүф Ягъфәрович.

Чебешләр, бәбкәләр яшел чирәм дә ашасын инде дисәгез, аларны өсте ябулы читлеккә урнаштырырга кирәк. Кош-кортларны карау өчен аерым бер кеше булырга тиеш, алар янына кергәндә махсус кием белән генә керергә икәнлеген дә искәртте районның баш ветеринары.

Тукайлылар исә кош гриппыннан курыкмады, дип белдерде кош-кортлар сату белән шөгыльләнүче фермер Наил Фәррахов.

- Җирле халык былтыргы кебек үк ала, дияр идем. Ә менә чит регионнарга сатуга чик куелды, шуңа күрә бу өлкәдә күләм кимеде, - диде фермер.

Тукайлылар арасында исә кош гриппыннан курыкканы бар, курыкмаганы бар. Иштирәк авылыннан Гөлназ, мәсәлән, вирус дип тормаган, хуҗалыгына чебиләр алган.

- Гриппны бит Тукай районында юк, Лаешта гына диделәр, шуңа күрә чебиләр алдык. Аллага шөкер, матур гына үсеп киләләр, - диде Гөлназ.

Ә Яңа Бүләк авылыннан Рәзилә Гайсина исә бу елга кош-корт алудан тыелып торырга булган. Калмаш авылыннан Эльвира Нәҗипова, киресенчә, кош гриппыннан куркып тормаган, 5 майда ук чебешләр алып, хәзер инде алар суеп ашарлык булып үсеп тә җиткәннәр.

- Бернинди вирус та булмады, без сату өчен түгел, бары үзебезгә генә асрыйбыз. Суеп ашарга да өлгердек инде, 3 кило булды тавыкларыбыз, - диде Эльвира.

Шулай итеп, кош-корт асраргамы, юкмы икәнен хуҗалар үзләре карар кыла. Тик, ветеринар биргән киңәшләргә игътибар итеп, хуҗалыктагы башка кошларны гына түгел, күрше-тирә кош-кортларын да, гаилә әгъзаларын да вирустан сакласак иде.

Фото agronet.ua сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев