Коррупцион җинаять кылучыларның милекләренә 8 миллион 951 мең сумлык арест салганнар
Коррупциягә гадәти хәл итеп, күз йомып карау булмасын өчен балаларны кечкенәдән үк бу тискәре күренешкә күңелләрендә битарафлык булмаслык итеп тәрбияләргә кирәк. Моның өчен яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту бик мөһим, - диде район хакимиятендә узган коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында район башлыгы Васил Хаҗиев.
Мәгариф учреждениеләрендә бу юнәлештә эзлекле эш алып барыла, төрле чаралар, бәйгеләр уза. Бу турыда комиссия әгъзалары алдында район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Шәйдуллина хисап тотты. Ул шулай ук мәктәп, бакчаларда ата-аналардан законсыз акча җыю һәм башка коррупция юнәлешле хокук бозуларны булдырмау буенча күрелгән чаралар турында сөйләп үтте.
Утырыш эшендә катнашкан район прокуроры Айрат Галимәрдәнов районда җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителүче норматив актларның шактый өлешенең коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә закон таләпләренә туры килмәвен билгеләп үтте. Районда 2016 елда кабул ителгән 384 норматив актның 138е коррупциягә каршы законнарга туры килмәве аркасында прокурор таләбе буенча кире кайтарылган. Алар төзәтелгән. Кыскасы, районда җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителүче һәр норматив акт прокурор «иләге» аша уза. Айрат Фәритович норматив актлар, аларның проектлары өстендә эшләүдә сыйфатны яхшырту кирәклегенә басым ясады.
Тикшерү комитетына узган елның 11 аена коррупция юнәлешле җинаятьләр турында 16 хәбәр кергән, тикшергәннән соң, шуларның 9ы буенча җинаять эше кузгатылган. Ике җинаять эше авыл җирлекләрендә муниципаль җирләрне законсыз бүлеп бирү белән бәйле. Авыл җирлеге башлыклары хуҗалык кенәгәсеннән ялган беркетмәләр биргән. Тикшерү комитетының районара бүлеге җитәкчесе Роман Шипков докладында 6 очрак буенча, гамәлдәге кануннар нигезендә җавапка тарту вакытының чыгуы аркасында җинаять эшләренең туктатылуы турында әйтте. Шул эшләрнең 5се җир бүлеп бирү белән бәйле һәм аларда элекке елларда җирлек башлыклары булып эшләгән затлар гаепле дип табылган. Тикшерү органнары тарафыннан бу җинаятьләрдә гаеплеләр ачыкланган, җинаятьчел гамәлләр дәлилләнгән. Әмма аларның элекке еллардагы вакыйгалар булуы һәм алар буенча җавапка тарту срокларының үтүе аркасында эш туктатылган.
Тикшерү комитеты вәкилләре милек белән бәйле җинаятьләрдән 1 миллион 179 мең сумлык зыян килгән дип белдерә һәм мондый төр җинаять ясаучыларның милегенә карата арест салу, шул рәвешле ул зыянны күп тапкырлар арттырып кайтарту буенча эш алып барыла. 2016 елда каралган җинаять эшләре буенча гаеплеләрнең 8 миллион 951 мең сумлык милегенә арест салынган.
Тукай районында юл хәрәкәте иминлеге инспекторларына ришвәт бирү белән бәйле 8 җинаять эше кузгатылган, алар тикшерелеп, судка җибәрелә. Гаеплеләр арасында хәтта бер депутат та бар. Ришвәт бирүчеләргә карата суд карарлары чыгарылып, гаеплеләр зур суммада штрафлар түләгәннәр. Әйтик, шундый хәлләрнең берсе - узган ел 6 апрель көнне Чаллы-Сарман юлында административ хокук бозу очрагын яшереп калу өчен юл хәрәкәте иминлеге инспекторына 1 мең сум ришвәт биргән өчен Ш. җинаять җаваплылыгына тартылды һәм 30 мең сум штраф түләтүгә хөкем ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев