Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коръән – Аллаһ Сүзе

Бисмилләәһир-Рахмәәнир-рахиим

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Сезнең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнгәнегез һәм аны башкаларга өйрәткәнегез», – дигән.

Балаларга багышланган сәхифәдә кешелеккә иңдерелгән иң соңгы Китап – Коръәни Кәрим хакында мәгълүмат алырсыз, ин шәә Аллаһ.

                         

                          ***

Кәрим бабасы белән аралашырга ярата. Һәр сөйләшү үзенә күрә бер дәрес сыман. Малай бабасыннан алган сабакны, кич йокларга ятканда, күңеленнән бер кат үткәрә, шул сәбәплеме, гыйлеме күңеленә ныграк сеңә.

Менә бу юлы да ул йокыга киткәнче Аллаһ Сүзе булган Коръән хакында уйланып ятты. Мәкам белән Коръән укый торган кешеләргә малай кызыгып, сокланып карый. Аның изге Китапны укырга өйрәнәсе килү теләге тагын да көчәйде. Гарәпчә язылганны аңламаган баланың үз телебездә мәгънәсен укып беләсе килде. Бабай: «Тәфсир – Коръәннең мәгънәсен аңлата» диде. Укып карыйм әле дип Кәрим «Фатиха» сүрәсенең мәгънәсенә төшенергә тырышып карады. Ләкин... Үзе генә укып мәгънәсенә төшенә алмады. «Коръәнне кеше язмаган, Аллаһ Тәгаләдән иңдерелгән Китап бит ул!» дип, үзен аклап та куйды һәм иртәгәсен бабасына иң беренче соравы шул хакта булды.

 –Тәфсир китапларын кемнәр язган, бабай?

Коръән – Аллаһ Сүзе. Менә шул Сүзләрне – Коръәннең мәгънәсен аңлатучы кешеләр – тәфсир галимнәре. Коръән тәфсирен гыйлемле мөселман галимнәре язган, улым.
– Алар бик зиһенле кешеләр икән, бабакай.

– «Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары. Алардан мирас булып гыйлем кала» дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм. Коръәннең мәгънәсен аңлату өчен тәкъвалык, гыйлем, зирәклек, тырышлык кирәк улым. Галимнәр үзләреннән соң бик зур мирас калдыралар. Алар – сәдака-җәрия калдыралар – монысы иң зур нигъмәт. Кеше үлгәннән соң аңа өч нәрсәнең әҗере-савабы килеп тора:  изге баласының догасы; салып калдырган мәчет-мәдрәсәсе; кешеләргә биреп калдырган гыйлеме, дини гыйлем бирә торган – үзе язган китаплары. Шуңа күрә, галимнәр белән аралашу, алар белән гыйлем дәресләрендә утырдаш булу хәерле. Аллаһ Тәгалә байлыкны-муллыкны яраткан кешесенә дә, яратмаганына да бирер. Ә бәлки яратмаганына күбрәк тә бирер икән – сынау өчен. Ә менә дини-шәргый гыйлемне яраткан колына гына бирер икән. Инде Коръән укуга килгәндә исә... 

– Бабакай, син Коръән укыганда рәхәт. Әйдә, укы әле.

– Әйе, Коръән – шифа. Ул күңелгә, җанга рәхәтлек бирә. Иң гүзәл дога, Коръәнне ачучы, Коръәннең анасы булган, һәр намазда укыла торган «Фатиха» сүрәсен укыйм. Аллаһ һәр күркәм эшне Үзенең исеме белән башларга өйрәткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Бисмилләһсез башланган һәрбер эш бәрәкәтсез һәм нәтиҗәсез булуга хөкем ителгән», – дигән.

– Коръәндәге һәрбер сүрәне: «Бисмилләәһир-рахмәнир-рахим» дип башларгамы, бабакай?

– Коръәндә 114 сүрә, шуларның 113 ен «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим» дип укый башлыйбыз. Бары тик «Тәүбә» сүрәсен укый башлаганда «Бисмилләһ» әйтелми. «Фатиха»ның мәгънәсен укыйбыз.

Беренче аять: «Рәхимле, Рәхмәтле Аллаһ исеме белән башлыйм».

Икенче аять: «Хакыйкый мактау – галәмнәрне Тәрбияләүче Аллаһка».

Өченче аять: «Ул (дөньяда бөтен кешеләргә) Рәхмәтле, (Ахирәттә Аның Китабы белән гамәл кылучыларга) Рәхимле».

Дүртенче аять: «Хисап, җәза көненең гадел Патшасы».

Бишенче аять: «Йә, Раббыбыз! Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм ярдәм сорап Сиңа гына сыенабыз».

Алтынчы аять: «Безне туры юлга күндер!»

Җиденче аять: «Ингам кылып, әүвәлгеләрне күндергән юлыңа күндер, Сине ачуландырган һәм адашкан кешеләр юлыннан башка юлга күндер». ( Әмииин! )

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!» дип укый башладык. Икенче сүрәдә Аллаһка мактау – хәмде-сәнә әйттек.Өченче аятьтә, Аллаһ бу фани дөньяда бөтен кешегә дә рәхмәтле булуын әйтә.
 – Бу нәрсәне аңлата, бабай?

 – Аллаһ фани дөньяда барча кешеләргә: мөэминнәргә, кяферләргә, динсезләргә, мәҗүсиләргә – бөтен кешегә дә нигъмәтләрен бирә. Ә менә Ахирәттә фәкать мөэмин-мөэминәләргә генә Рахмән сыйфаты белән рәхим кыла. Дүртенче аятьтә Аллаһ Кыямәт көненең Хуҗасы, Гадел Патшасы булуын әйтә. Хәзер бишенче аятьнең мәгънәсен бик игътибар белән тыңла. Иң элек Аллаһка гыйбадәт кылырга кирәк, ә аннары...

– Бабакай, бүлдергәнем өчен гафу ит, аннары Аллаһтан ярдәм сорарга да була, шулаймы?

– Әйе, башта намаз укыйсың, аннан соң Аллаһка дога кылып, теләгән нәрсәләрне сорыйсың.

– Алтынчы һәм җиденче аятьләрнең тәфсире болай: «Безне туры юлга, үзең нигъмәтләр биргән кешеләрнең юлына күндер! Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел!» Менә шулай намазның һәр рәкәгатендә дога кылып, Аллаһтан туры юлда булуыбызны сорыйбыз. Аннары «Әмииин» дип әйтәбез.

 – Әмииин нәрсәне аңлата, бабай?

– Әмииин – «Аллаһым, кабул ит!» дигәнне аңлата. Коръәндәге сүрәләрнең иң бөеге «Фатиха» турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә болай дигән: «Фатиха»ны Үзем белән колым (инсан) арасында икегә бүлдем: яртысы – Минеке, яртысы – колымныкы. Колымның теләгәне –хакыдыр, үзенә биреләчәк. Бер кол: «Әлхәмдү лилләһи раббил-гааләмиин» дигәндә, Аллаһ: «Колым Миңа хәмед әйтте (Мине мактады)» дип әйтер. Кол: «әр-Рахмәәнир-рахиим» дигәндә, Аллаһ: «Колым Мине гомуми һәм хосусый мәгънәдә булган мәрхәмәт белән телгә алды, Мине мактады» дип әйтер. Кол: «Мәәлики йәүмиддиин» дигәндә Аллаһ: «Колым Мине бөек итеп таныды, Миңа хөрмәт күрсәтте» дип әйтер. Кол: «Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн» дигәндә, Аллаһ: «Бу – Минем белән колым арасындадыр. Гыйбадәт – колыма хас, ярдәм итү исә, Миңа хастыр. Колымның теләгәне биреләчәктер, – дип әйтә. Кол: «Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыыыыйм. Сыйрааталь-ләзииинә әнгамтә галәйһим гайриль мәгъдууби галәйһим  үә ләд-даааал-лиииин» дигәч,  Аллаһ: «Бу теләк – колга (бәндәмә) хас, теләгәне биреләчәктер», – дияр.

 – Бабакай, «Фатиха»ны укып теләк теләгәч Аллаһ теләгәнен бирермен ди, аны намазда гына түгел,  һәрвакытта да укырга кирәк икән.

– Улым, «Фатиха» сүрәсенең өстенлеге хакында бик күп хәдисләрдә килә. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм янында утырганда күктә ишек ачылган тавышка охшаган бер тавыш ишетә. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм башын югары күтәрә һәм: «Һичшиксез, бу – һичбер вакыт ачылмаган бер ишек», – ди. Аннан бер фәрештә иңә һәм: «Бу җир йөзенә иңгән бер фәрештәдер ки, моңа кадәр аның иңгәне юк иде», – ди. Сәлам биргәч: «Бары тик сиңа гына бирелгән һәм сиңа кадәр һичбер пәйгамбәргә бирелмәгән ике нур белән сиңа шатлыклы хәбәр китердем. Бу ике нур – «Фәәтихәтул-китәәб» белән «Бәкара» сүрәсенең ахырыдыр. Боларда укылачак һәрбер хәреф өчен теләгәнең һичшиксез биреләчәктер, – ди».

– Бабакай, Аллаһның Китабын – Коръәнне укырга өйрәнәсем килә.

– Бүгенгә өйрәнгән кадәресе җитеп торыр, улым. Иртәгә Коръән хакындагы дәресне дәвам итәрбез, ин шәә Аллаһ.

                      

Хөрмәтле газета укучылар! Алдагы саннарның берсендә балаларга багышланган сәхифәне – дәрес-нәсыйхәтне дәвам итәрбез, ин шәә Аллаһ. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев