Корбан гаете мөбарәк булсын!
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Чалган малларыгызның итләре үә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык үә изге гамәлләрегез ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!» – ди.
9 июльдә мөселман дөньясында зур бәйрәм – Корбан гаете. Бу бәйрәм Рамазан гаетеннән соң 70 көн үткәч уздырыла. Бу олы бәйрәмнең тирән мәгънәле тарихы бар.
Корбан чалуның тарихы
Корбан тарихы Ибраһим галәйһиссәлләм белән аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлләмгә барып тоташа. Аллаһ аларның иманын зур сынау белән сыный. Алар икесе дә шул сынауны уңышлы үтеп, Аллаһ Тәгаләнең мактавына лаек булалар.
Нәмруд исемле залим патша Ибраһим галәйһиссәлләмне зур итеп яккан учакка ташларга боера. Ибраһим галәйһиссәлләм утка ташланудан курыкмый, үзен Аллаһ Тәгаләгә тапшыра. Аллаһ Тәгаләнең әмере белән ут салкын була һәм салкынлыгы белән дә пәйгамбәр галәйһиссәлләмгә зыян салмый. Аллаһ Тәгалә әмере белән ут ягылган урын гөлбакчага әйләнә. Шул вакыйгадан соң, Ибраһим галәйһиссәлләм ватанын калдырып, хәзерге Фәләстыйн җирләренә барып урнаша. Ибраһим галәйһиссәлләм белән Сара анабыз озак еллар бергә яшәсәләр дә балалары булмый. Ибраһим галәйһиссәлләм изге баласы булуын сорап Аллаһ Тәгаләгә дога кыла. Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлләмне картлык көнендә хәлим – йомшак табигатьле дип макталган угыл белән нигъмәтли. Сабыйга Исмәгыйль дип исем кушалар. Исмәгыйль бик зирәк, тәүфыйкълы бала булып үсеп килә. Әнә шундый олы бәхеткә ирешеп, Аллаһка шөкер итеп яшәгәндә, Ибраһим галәйһиссәлләм төшендә улын корбан итәргә боерыла. Әлбәттә, картлык көненә кадәр догалар кылып, көтеп алган угылын корбан итү бик авыр була Ибраһим галәйһиссәлләмгә. Ләкин, Аллаһ әмерен үтәргә әзер булган Ибраһим галәйһиссәлләм бу боерыкны берсүзсез кабул итә һәм, улына шул хакта әйтә. Исмәгыйль галәйһиссәлләм әтисенә: «Әй, әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың» – ди. Шул рәвешле ата белән угыл Аллаһ сынавын уңышлы үтәләр. Аллаһ Тәгалә кеше каны түгелүен һич тә теләми, Ибраһим галәйһиссәлләмгә төш аша бирелгән әмер – ике пәйгамбәр галәйһиссәлләмнең дә иманнарын сынау өчен була. Аллаһ Исмәгыйль галәйһиссәлләм урынына тәкә җибәрә. Менә шул рәвешле, Аллаһка якынаю, Аның әмерен үтәү нияте белән корбан чалабыз.
Корбан чалу – Аллаһка якынаю
Аллаһ Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел. Корбан сүзе гарәпчәдән якынаю, якын булу дигән мәгънәне аңлата. Ягъни, Аллаһның әмерләрен үтәп Аңа якынаю.
Юлда, сәяхәттә булмаган һәм, дин үлчәүләре буенча матди яктан хәлле, ягъни көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш бераз байлыгы булган кешеләргә Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә Корбан гаете намазыннан соң корбан чалып гаиләсен һәм мохтаҗларны хөрмәт итү, сыйлау тиешле гамәл.
Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә корбан чалынмый калса, аны 11 нче һәм 12 нче зөлхиҗҗәдә дә чалырга ярый (12 нче зөлхиҗҗәдә кояш баеганчы корбан чалынырга тиеш).
Корбанлыкка ярый торган маллар
Ислам тәгълиматы буенча корбанлыкка ярый торган маллар: сарык, кәҗә (бер яшен тутырган яки көр булып, бер яшьлек кебек күренсә, җиде-сигез айлык булса да ярый); эре терлекләрдән сыер, үгез – ике яшен тутырган; ә дөя биш яшен тутырган булырга тиеш.
Бер сарык яки кәҗә фәкать бер кеше исеменнән чалына. Ә сыер, үгез һәм дөя җиде кеше исеменнән чалына ала. Тик бу очракта аларның һәммәсенең дә мөселман булуы һәм һәрберсенең нияте корбан чалу булырга тиешле.
Корбан итеп чалынырга тиешле малның сәламәт һәм уртача көрлектә булуы хәерле.
Корбан чалу тәртибе
Корбан – бәйрәмнең өч көнендә дә чалына ала. Тик беренче көнне чалу мәслихәт күрелә, ягъни хәерлерәк. Корбан чалуны ышанычлы мөселманга тапшыралар. Корбанлык малны Кыйблага каратып үткен пычак белән чалалар. Корбанны чалыр алдыннан «Ихлас» сүрәсе укыла, аннары «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» дип чалына. 0,Әгәр малны хуҗа үзе чала алмаса, чалган кеше янында басып: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» – дип әйтү мәслихәт. Әгәр корбан чалучы мөселман аятьләрне белмәсә, ихлас күңелдән: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» – дип әйтүе дә җитә.
Корбан итен бүлү тәртибе
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Корбан итеп чалган мал итен ашагыз, сәдака итеп бирегез һәм туплагыз» дигән. Моннан аңлашылганча, мөселманнар: корбан итенең бер өлешен гаиләсе белән ашарга; икенче өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака итеп бирергә; өченче өлеше белән аш-су уздырырга, туган-тумачаны сыйларга тиеш. Хәдистәге туплау дигән сүз, корбан итен гаиләдәге кешеләр белән бергә тупланып ашауга ишарә. Корбан итен мохтаҗларга, фәкыйрьләргә өләшеп, аларның күңелләрен күтәреп әҗер-савапларга ирешик!
Корбан гаетен бәйрәм итүнең тәртипләре
Һәр мөселман Корбан бәйрәмендә матди мөмкинлегенә карап катнаша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Матди хәле корбан чалырга мөмкинлек бирмәгән кешеләр бәйрәм көнне чиста итеп кырынырга, тырнакларын кисәргә, тәннәрен пакьләндерергә, яңа, чиста киемнәр кияргә тиеш», – дигән.
Бәйрәм хөрмәтенә чистарынып, пакьләнеп, өс-башны карап, кыскасы, бәйрәмгә муафыйкъ рәвештә киенеп мәчеткә гает намазына килү Аллаһ каршында сөекле гамәл.
Бәйрәмнең әдәбе
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бәйрәм намазына җәяү барыр һәм кайтканда барган юлдан түгел, башка юлдан кайтыр иде» диелә риваятьтә. Моның үз хикмәте бар икән: бәйрәмдә гает намазына бер юлдан барып, икенче юлдан кайткан кешене күбрәк кешеләр һәм дин әһелләре күреп, Кыямәттә аның турында хәерле шаһидлык, таныклык бирәчәкләр.
Елга бер тапкыр килә торган ике бәйрәмебез – Рамазан гаете һәм Корбан гаете көннәре мөселманнар өчен олы шатлык чыганагы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Корбан көнен бәйрәм итеп билгеләп үтү миңа әмер ителде. Аны бу өммәт өчен Аллаһ бәйрәм кылмыштыр» дигән һәм әдәп кысаларында, матур мәгънәле җырлар башкарырга, уеннар уйнарга рөхсәт иткән.
Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибе
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2022 нче елның 9 ынчы июлендә Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибе расланды.
Гарәфә көне – 8 енче июль (җомга) көне билгеләнде.
Корбан гаетенең беренче көне – 9 июль (шимбә) көне туры килә. Бу – зөлхиҗҗә аеның 10 ынчы көне.
Бу көнне республикабыздагы 1,5 меңнән артык мәчеттә җәмәгать белән бәйрәм намазы укыла. Корбан гаете намазын барлык мәчетләрдә дә кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Кояш чыгу вакытына игътибарлы булу сорала.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башлана. Ягъни, 9 ынчы июльдә, гает намазын укыганнан соң башланып 11 июльдә кояш баеганчы (ахшам намазына кадәр) корбан чалу дәвам итә.
Корбан нисабының күләме – 32 мең сум.
Тәшрикъ көннәре
Гарәфә көнендә – 8 енче июльдә иртәнге намаздан башлап зөлхиҗҗә аеның 13 енче көнендәге икенде намазын да (12 нче июль) кертеп, фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһ Тәгаләне олугълап, Аллаһны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Ләә иләәһә илләллаһу үә Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр үә лилләәһил-хәмд» дип тәкъбир әйтү мәҗбүри. Бу – тәшрикъ көннәре. Хатын-кыз тәкъбирне эчтән әйтә.
Имам һәм җәмәгать белән намаз укыганда тәкъбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир өстенә яшәр өчен яралтылды, инсан (адәм баласы) каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дигән мәгънәдер.
Хаҗда булмаган кешеләргә пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ураза тоту киңәш ителә. Бу көннәрдә ураза тоту – саваплы гамәл санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев