Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәме һәр авылда оештырылды

Корбан гаете уңаеннан бу атнада районның һәр авылында бәйрәм чаралары узды. 21 август иртәсе гает намазы белән башланып китте. Мәчетләрдә имамнар шулай ук гает хөтбәсе белән тукайлыларга, район кунакларына бәйрәмнең асылы, аның тарихи әһәмияте, әле Исмәгыйль, Ибраһим пәйгамбәрләр заманыннан ук килгән рухи кыйммәтләре хакында сөйләде. Кайбер мәчетләрнең имамнары Корбан бәйрәмен изге Мәккә җирләрендә Хаҗда каршылады. Тик мәчетләр хәзрәтсез калмады. Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов әйткәнчә, аларны Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсе шәкертләре алыштырды.

Районның махсус корбан чалу урыны юк. Тукайлылар шәһәрнең Сидоровка бистәсендәге махсус урында яисә һәрберсе үз хуҗалыгында корбан чалды.
Җәүдәт хәзрәт әйткәнчә, районның социаль учреждениеләренә ит тарату оештырылды. Район җитәкчелеге, хуҗалыклар, предприятие-
оешмалар да, корбан чалып, изге йоланы башкарды. Өйлә намазыннан соң исә авылларда корбан ашлары узды.
Гает өч көн дәвам итә. Чәршәмбе көнне районда беренче тапкыр балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Круглое Поле поселогы мәчете каршындагы мәйданда балалар өчен бушлай батутлар эшләде, алар квадроциклда йөрде, квест уеннарда катнашты. Шулай ук туңдырма тараттылар. Көн яңгырлы булуга карамастан, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Шулай ук корбан итеннән казанда пылау әзерләнде. «Мондый чараны районда Ураза гаетендә Күзкәй авылында оештырган идек, Корбан бәйрәмендә инде менә Круглое Поледа бәйрәм ясадык. Әлхәмдүлилләһ, химаячеләр ярдәме белән, балалар өчен күңелле чара ясадык», – дип Җәүдәт хәзрәт чарага җыелган тукайлыларны бәйрәм белән котлады.

Рафаэль Ихсанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев