Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомол – язмышым минем

Тарихыбыз истәлекле вакыйгаларга бик бай. Быел 29 октябрьдә илебезнең киң җәмәгатьчелеге ВЛКСМ төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Статистика буенча, илнең 200 миллионнан артык егет һәм кызы комсомол мәктәбен узган. Һәр буынның яшьләре Ватан алдында торган зур һәм мөһим бурычларны хәл итүдә актив катнашкан, илебез тарихына искиткеч бай эчтәлекле елъязмалар язып калдырган. Комсомоллар, кайда гына хезмәт куйсалар да, һәрвакыт алгы сызыкта, беренчеләр рәтендә булганнар. Комсомол оешмалары яшьләрне шәхес буларак тәрбияләп үстереп, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышкан. Шушы истәлекле дата уңаеннан газета битләрендә яңа рубрика ачып җибәрәбез. Анда без Тукай районы комсомолларының истәлекләрен, хатирәләрен яктыртып барачакбыз. 

ВЛКСМның зур юбилее якынлашу бик күпләрнең күңелендә дәртле хисләр ташкыны уятмый калмагандыр. Комсомол сүзен ишетүгә үк, уйларда гына булса да, ерак үткәннәргә сәяхәткә чыгасың, истәлекле вакыйгаларны барлыйсың, шул елларны чиксез юксынасың, сагынасың.
СССР таркалу, партия, комсомол оешмаларының бетүе безнең һәм бездән өлкәнрәк буын өчен бик авыр булды, билгеле. Шаулап-гөрләп торган яшьләр хәрәкәтенең кинәт сүрелеп, сүлпәнләнеп калуын йөрәкләрнең һич кенә дә кабул итәсе килмәде. Меңәрләгән егет-кызларның язмышында искиткеч зур роль уйнаган комсомолны, аның тарихта тоткан урынын онытырга хакыбыз юк дип саныйм. 
Ленин комсомолының данлы сәхифәләренә күз салсак, аның зур бер эпохага тиң булуын күрербез. Берничә буын совет яшьләрен берләштереп, аларны шәхес буларак, чын кешеләр итеп тәрбияләгән, иң авыр чакларда өлкәннәр белән иңгә-иң торып, ил язмышын хәл итүдә катнашкан комсомол бит ул. Ил алдындагы зур казанышлары да тикмәгә генә алты орден белән бәяләнмәгән. Ул орденнарның кайчан һәм ни өчен бирелгәне әле һаман да истән чыкмый. Дистәләгән еллар эчендә илебезнең икътисадый һәм оборона куәтен ныгытуга, Бөек Ватан сугышында җиңүгә, чирәм җирләрне үзләштерүгә, космосны иярләүгә, күпме данлыклы төзелешләргә, әйтик, янәшәбездә генә КАМАЗны төзүгә комсомолның керткән өлеше әйтеп бетергесез зур.
1976 елда Чаллыдан аерылып чыгып, КАМАЗның шәһәр яны зонасын булдырган Тукай районы менә шул гигант төзелештә эшләүчеләрне дә сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торды. Партия ВЛКСМ оешмаларына район яшьләрен менә шундый зур эшләргә мобилизацияләү, өндәү, аларда Ватанга тугрылык, максатчанлык, әхлаклылык кебек рухи кыйммәтләр тәрбияләү бурычларын йөкләгән иде. Ул чагында партия җитәкчелегендә комсомол бик күп файдалы эшләр башкара иде.
Тукай районына эшкә мин 1979 елда, Казан дәүләт университетын тәмамлап, журналист белгечлеге алып чыккач кайттым. Хезмәт юлымны ВЛКСМның Тукай район комитетында 2нче секретарь вазыйфасында башлап җибәрдем. Шул чор минем тормышымның бик озак өлешен комсомол белән бәйләде дә куйды. Чыннан да, беркайчан да бетмәс кебек тоелган яшьлек ялкыны, энтузиазм, көч-дәрт, яшьләр «казанында» кайнау – ул сине үзенә шундый итеп бөтереп алып кереп китә, аннан чыгу юлы бары бер генә, мөгаен, – яшь олыгаю.
Комсомол эше мәктәп елларыннан ук яхшы таныш булды миңа. Укытучылар гаиләсендә үс тә, ничек итеп җәмәгать эшләрендә катнашма ди. Әтием – мәктәп директоры, колхозның партоешма секретаре, әнием – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Башта үзем укыган Иске Дөреш сигезьеллык, аннары Теләнче Тамак урта мәктәбендә комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Студент еллары да җәмәгать эшләренә чумып үтте. Туган җиремә әйләнеп кайтып, үз районымның комсомол комитетында эшли башлавым минем өчен зур шатлык иде, әлбәттә. 
Миңа үз гомеремдә гел яхшы җитәкчеләр белән эшләргә туры килде. Райкомның беренче секретаре Миңнехәй Гарифулла улы Гарифуллин – шуларның беренчесе. Һәм мин, кайда гына эшләсәм дә, җитәкчеләрнең шундый булуын тели идем. 
Миңнехәй Гарифуллович – район яшьләренең алыштыргысыз лидеры, вожагы, оста оештыручы, зыялы, бик тә тыйнак, күркәм шәхес, чын педагог. КПССның район комитеты җитәкчеләре алдында да, яшьләр арасында да абруе югары булды. ГЭС бистәсенең 8/7 йортында урнашкан партия һәм комсомол райкомнары һәрчак кулга-кул тотынып эшләде.
Ул чагында һәр колхоз-совхозда, сәнәгать предприятиесендә, мәктәпләрдә – кыскасы, яшьләр эшләгән, укыган һәр җирдә башлангыч комсомол оешмалары төзелде. Аларны инициативалы, үз артыннан башкаларны да ияртә, яңа эшләргә рухландыра алырлык яшьләр җитәкләде. Язгы чәчү, урып-җыю чорында булдыклы яшьләрдән комсомол-яшьләр агрегатлары төзү дисеңме, басуларга барып, аларга күчмә кызыл вымпеллар тапшыру, социалистик ярышта җиңүчеләрне хәтта чит илләргә туристлык юлламалары белән бүләкләү, ветераннар советы белән эшләү, яшьләрне авылда калдыру, сугышчан комсомол дружиналары, тимурчылык хәрәкәте, төрле конкурс-бәйгеләр оештырумы, 14 яшьтән 28 яшькә кадәрле егет һәм кызларны комсомол сафларына кабул итү, аларга тантаналы шартларда комсомол билетлары бирү, слетлар, пленум, конференцияләр үткәрү, яшьләргә уңайлы хезмәт һәм ял шартлары тудырумы – барысы өчен дә ВЛКСМның район комитеты җаваплы булды. Дөресен әйтергә кирәк, без көн дими, төн дими, районнан кайтып кермәдек, аяк басмаган предприятие, авыл, басу, ферма, мәктәп калды микән. Партия кушканча, без һәрвакыт һәм һәр эшне намус белән башкарырга омтылдык.
«Якты юл» газетасы редакциясенә корреспондент булып эшкә күчүгә үк, редакторыбыз Дамир Харрасович: «Яшьләр тормышын беләсең, тәҗрибәң бар, бу теманы синнән дә оста яктыртучы булмас», – диде. Мин аңа рәхәтләнеп алындым. Дамир Вагыйзов, Заһидә Нәбиуллина, Флера Сәйфетдинова кебек корифейлар, чын остазлар белән эшләвем белән дә үземне чиксез бәхетле саныйм мин.
Газетада эшләсәм дә, мин әле шактый еллар ВЛКСМ райкомының бюро әгъзасы булып тордым, алмаштыруны кирәк санамаганнар күрәсең – бертавыштан сайлап куялар иде. Төрле комиссияләрне җитәкләдем, барлык мөһим карарларны кабул итүдә катнаштым. Яшьләр белән үткәрелгән чаралар, алдынгыларның хезмәттәге, спорттагы уңышлары һәр санда диярлек газетада яктыртып барылды. ВЛКСМның иң югары органы саналган Үзәк Комитетның «Актив эшләгәне өчен» күкрәк билгесенә дә лаек булдым әле мин ул чорда. Аннары – партия сафларына кабул ителү, нык дулкынланып кулга партбилет алу. Коммунист булу җаваплылык хисен бермә-бер арттырды. 
Мин газетада хезмәт куйган вакытта райкомол составы да үзгәрми калмады, билгеле. Гаиләләр корылды, комсомол туйлары гөрләде, бушлай яңа фатирлар алдылар... Район комсомолына нигез салган Миңнехәй Гарифуллинны шулай ук югары идеяләр өчен көрәшүче энергияле, көчле рухлы вожаклар – Любовь Пучинина, Фаяз Хәкимов, Зәнфира Муллахмәтова (Шәмсетдинова), Равил Галимов, Виктор Беловлар алмаштырды. Төрле елларда комсомол эшендә эшләүчеләр чын мәгънәсендә, яшьләргә алдан юл ярып баручы, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, кирәк урында яклаучы һәм саклаучы ролен үтәделәр. Ул чакта күңелләрдә дөрләп янган учак ялкынының кайнарлыгы, яшьлек дәрте, патриотлык хисе һәркайсыбызны гомер буена озата барды дип, һич икеләнми әйтә алам. Комсомол сафларында үткәргән еллар иң бәхетле, иң күңелле һәм мавыктыргыч еллар булып гомергә күңелләргә уелып калды. Шунысын да әйтергә кирәк, комсомолның тәрбия мәктәбен узганнар тормышта да югалып калмады, алардан район, республика горурлыгы булырлык зур белгечләр, җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, күренекле шәхесләр үсеп чыкты. 
Тарихта Ленин комсомолы кебек шундый зур көч-куәткә ия булган яшьләр хәрәкәтенең башка мисаллары юк та бугай. Комсомоллар туплаган бай тәҗрибә, үрнәк буларак, һичшиксез, хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш. Бу – хәзерге заман балалары һәм яшьләре өчен бик тә кирәкле, бик тә файдалы тәҗрибә. Исемнәре башкача яңгыраса да, гел беренче булырга, тормышны яхшы якка үзгәртергә, яңа максатларга омтылган комсомолны алмаштырырдай тәрбияви җәмәгать оешмалары җитми әле бездә. Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, ул чорларның комсомол-яшьләре башкарган данлы эшләр турында зур горурлык хисе белән балаларыбызга, оныкларыбызга сөйлик. Буыннар чылбыры өзелмәсен дип тырышыйк.
Комсомол сафларында тәрбияләнгән күркәм апалар һәм абыйларны, әбиләр һәм бабайларны ихластан ВЛКСМның бер гасырлык юбилее белән котлыйм. Теләгем шул – күңелләребез һаман да шул унсигездә калсын иде.

Гөлшат Харисова (Нуртдинова),
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Яр Чаллы шәһәре.

Фото район архивыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев