Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колышта күркәм чара үтте. Өлкәннәр бик канәгать калды

Күптән түгел Колыш авылында - «Җәннәт әниләр аяк астында» дигән исем астында уңган-булган кызларыбыз бәйрәм оештырдылар. Бу бәйрәмгә озак еллар кайнаналары белән яшәгән, әниләрен карап, соңгы юлга озаткан, шулай ук бергә-бергә үрнәк гомер иткән парлар чакырылды.

Бәйрәм чәй өстәле янында башланып китте. Өстәлдә нинди генә ризыклар юк иде! Ул телеңне йотарлык чәкчәк дисеңме, кызыл эремчек, катык, тәмле гөбәдия, кабарып пешкән кайнар коймак, төрледән-төрле камыр ашлары дисеңме - җаның ни тели барысы да бар! Күркәм чараны Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов җылы да, матур да сүзләр белән башлап җибәрде. Табынны ямьләндереп, күңелләргә дәрт өстәп, үзенең моңлы, аһәңле тавышы белән Филига Минһаҗева җыр башкарды. Соңыннан килгән кунаклардан иң өлкән кеше - хөрмәтле ветеран укытучыбыз Разыя апа Закирова сүз алды. Ул үзенең чыгышында дөньябыз ямьле, тамакларыбыз тук, яшәүләре бик рәхәт, диде. Шулай ук илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләде. Аннары ветеран укытучы Боерган авылы мәктәп директоры Рөстәм Маннановка үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Олы булса да, аны онытмауларын, гел хәлләрен белешеп торуларын, хөрмәт итүләрен әйтте, мәктәпнең төзек, бүлмәләренең һәрчак якты, чиста булуын да искәртеп үтте. Авыл җирлеге башлыгының да өлкәннәрне зурлавы, ихтирам белән каравына, һәр бәйрәмгә авыл әби-бабайларын чакырып хөрмәтләүләрен әйтте.

«Җәннәт әниләр аяк астында» исемле бәйрәмебез кызганнан-кыза барды. Җыелганнарга озак еллар кайнана һәм иренең апасы белән бергә яшәгән Мәдинә Бәйрәмова 43 ел буе кайнана белән яшәве турында сөйләде. Аларның икесен дә хөрмәтләп, динебез кушканча соңгы юлга озатканын да әйтеп үтте. Без барыбыз да аны бирелеп тыңладык, хәтта яшьләр дә үзләренә сөйләгәннәрдән үрнәк алганнардыр. Шулай ук Мәймүнә Нуретдинова япь-яшь килеш ике кайнанага хезмәт иткәнен, иренең апасы белән апа-сеңел кебек тату яшәүләрен бәян итте. Мәймүнә ире вафатыннан соң аның апасын да тәрбияләп, соңгы юлга озата. Бәйрәмдә дүрт ир-егет үстергән Гөлфинә Зәйдиева хәзерге вакытта кайнанасын, әтисен тәрбияләп гомер кичерә, мунча ягып, аларны юындыра, тәмледән-тәмле мич ризыклары белән сыйлый. Әле җитмәсә үзе сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Без аны авылыбыз белән яратабыз, хөрмәт итәбез. Аннары Гөлфинә Зәйдиева «Без әнкәйнең биш баласы идек» дигән җырны матур итеп башкарды. Бәйрәмебез җырлар белән, күркәм шигырьләр белән үрелеп барды. Мин исә үзем яраткан шигырем «Әнкәемнең урагы»н сөйләдем.

Бәйрәм чарасы әкрен генә дәвам итте. Безнең җаннарны үзенең җылы сүзләре белән җылытучы шәфкать туташы Гөлназ Гыйльфанова матур теләкләрен җиткерде. Соңыннан сүзне авылыбызның хөрмәтле кешесе Фәнүзә Сабирова алды. Ул авылдагы өлкәннәргә дә, яшьләргә дә дин сабаклары өйрәтә. Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләр артканнан-арта бара.

Авылыбызга кунакка килгән Фәния матур итеп мөнәҗәт әйтте, ә Рөстәм Маннанов «кыска сүздә мәгънә» дигәндәй, үзенең төпле фикерләрен җиткерде. Гөлсәрия Сәхәбиева «Сугыш чоры балалары» дигән шигырен таң калырлык итеп, матур сөйләде. Боерган авылы балалар бакчасы мөдире Гөлфия Шамилова да үзенең ихлас җылы теләкләрен белдерде.

Чәй өстәле янында узган бәйрәмебездә без авыл җирлеге башлыгына безне кызыксындырган сорауларны да бирә алдык. Ул безне булачак сайлаулар турында да таныштырып үтте, актив булуыбызны сорады.

Боерган авылы китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова барыбызның да кыскача гына үткән тормыш юлларыбызны матур итеп сөйләп бирде, матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм тәмамлангач та, безнең беребез дә өйгә ашыкмады. Ә киресенчә, бергә-бергә сөйләшеп тордык, хатирәләргә бирелдек. Соңыннан исә истәлеккә дип, җыелышып фотога төштек.

Сүз уңаеннан, мондый күркәм бәйрәмне оештырганы өчен мәдәният йорты хезмәткәре Эльмира Ханнановага олы рәхмәтләрне әйтәсе килә. Мондый очрашуларның ешрак булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев