Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәзлеләр тәмәкене конфетка алыштырдылар

Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне кысаларында, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә поселокта «Тәмәкене конфетка алыштыр! Мине агулаудан тукта!» дип аталган акция уздырдылар. 

Әлеге акциянең төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тарту мәсьәләсенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, беренче чиратта ата-аналарны тәмәке тартудан, балаларына начар үрнәк күрсәтүдән баш тартырга өндәү иде. Чараны оештыручылар якын-тирәдәгеләргә тәмәке урынына конфет тәкъдим иттеләр. Үтеп баручылар үзләренең тәмәке запасларын волонтерларга бик теләп бирделәр. Сәгатьтән артык вакытка сузылган акция барышында 1,5 килограммнан артык конфет таратылды, ә җыелган тәмәке соңыннан юкка чыгарылды. 

Тамара Тузеева фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев