Кнәзлеләр актив тормыш алып бару яклы
Кнәз авыл җирлегендә төрле бәйрәмнәргә, кызыклы чараларга багышланган балалар белән әңгәмәләр, викториналар үткәрергә яраталар. Шушы көннәрдә генә редакциябезнең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) актив хәбәрчебез Тамара Тузеевадан бер кочак хат килеп иреште. Шулар белән газета укучыларыбызны да таныштырып үтәбез.
18 сентябрь көнне, юл хәрәкәте иминлеге айлыгы кысаларында, Кнәз авылының мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре спорт мәйданчыгында «Игътибар - юл!» дип исемләнгән викторина оештырдылар. Уен-эстафетада Кнәз авылының I сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында аеруча да балаларның юл билгеләрен белүләре һәм кагыйдәләрне танулары тикшерелде. Викторинаны алып баручылар укучыларга юлларны дөрес җирдән генә үтү кирәклеген, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр турында тулырак, автобус тукталышлары һәм анда торганда үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук светофорның кызыл, сары һәм яшел төсләре ни аңлатканын сөйләделәр. Соңыннан исә балалар 4 командага бүленделәр һәм эстафета биремнәрен үттеләр. Монда алар үзләрен тиз, хәрәкәтчән, максатчан, күп белергә омтылучан итеп күрсәттеләр. Әле алай гына да түгел, без аларның юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләренә инандык. Уен-эстафета тәмамлангач бөтен укучыларга да махсус призлар һәм юл йөрү кагыйдәләре сурәтләнгән китапчык тапшырылды.
19 сентябрь - Россиядә Коралчылар көне буларак билгеләп үтелә. Моннан тыш бөтен дөньяга танылган АК-47 автоматын уйлап табучы Михаил Калашниковны да искә алу көне үткәрелә. Шул максаттан чыгып, кечкенә кнәзлеләр - мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укучылары «Патриот» музеена экскурсия белән килделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга Коралчылар көне турында тулырак сөйләделәр, Михаил Тимофеевич Калашниковның тормыш юлына, аның автоматны уйлап табуы турында бәян иттеләр. Соңыннан балалар музейда урнаштырылган экспонатларны карап чыктылар, фотоларга төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев