Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларны искә алу көне узды (фото)

Сергей Попов, Валерий Пучинин, Валерий Максимов безнең өчен мәңге яшь булып калачак. Бу егетләр безнең поселокта яшәде, армия сафларында хезмәт итеп, үз бурычын үтәде. Ә хәзер алар безгә бары хәтер тактаксыннан гына карап тора. 1986 елның 26 апрелендә Әфганстан җирендә Сергей Попов геройларча һәлак булды, 15 апрель көнне Валерий Максимов...

Сергей Попов, Валерий Пучинин, Валерий Максимов безнең өчен мәңге яшь булып калачак. Бу егетләр безнең поселокта яшәде, армия сафларында хезмәт итеп, үз бурычын үтәде. Ә хәзер алар безгә бары хәтер тактаксыннан гына карап тора.

1986 елның 26 апрелендә Әфганстан җирендә Сергей Попов геройларча һәлак булды, 15 апрель көнне Валерий Максимов вафат булды, 27 апрель - Чечен җирендә һәлак булган өлкән лейтенант Валерий Пучининның туган көне.

26 апрель көнне Кнәз авылының мәдәният йортында "Солдат батырлыгы онытылмый" дип аталган , хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны искә алу көне узды. Без Ватан алдында бурычын үтәгәндә Әфганстан, Чечен, Таҗикстан җирләрендә һәм башка кайнар нокталарда үз гомерен биргәннәрне онытырга тиеш түгел.

Чарада Әфганстан һәм Чечен җирләрендәге хәрби хәрәкәт ветераны, отставкадагы подполковник Руслан Иванилов, Кнәз авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Александр Волков, Кнәз авыл җирлегенең хәрби хәрәкәт ветераннарының Совет рәисе Фәнис Хаҗиев, хәрби хәрәкәт ветераннары, егетләрнең дуслары, сыйныфташлары, һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре, "Родина" клубының әгъзалары, армиягә чакырылучылар катнашты.

Ватан өчен чын ир-егетләр тәрбияләп үстергән аналарга тирән рәхмәт хисләрен җиткереп, сугышчы-интернационалистлар аларга чәчәкләр бирде.

Аннары барысы да якташларны бер минутлык тынлык белән искә алды, һәйкәлгә чәчәкләр куйды.

Руслан Иванилов сугышчы -әфганчылар Илфат Насифуллин , Илһам Зиатдиновка юбилей медальләре тапшырды .

Аннары ветераннар "Патриот" музеена барды.

Хәзерге көндә Кнәз авылында Әфганстан, Чечен, Таҗикстан җирләрендә һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән 55 ветеран яши. Аларның күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнгән. Бу егетләр Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының лаек алмашлары булуларын раслады, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев