Кнәздә Чечняда һәлак булганнарны искә алдылар
11 декабрь - Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне. Бу дата сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләрнең үзләре өчен аерата әһәмиятле. Чечня кампаниясенең кайтавазы әле бүген дә Төньяк Кавказда үлеп калган егетләрнең туганнарының, якыннарының йөрәкләрендә. Исән кайта алмаган солдатларның берсе безнең якташ - гвардиянең өлкән лейтенанты Валерий Пучинин. Һәлак булган солдатларны искә...
11 декабрь - Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне. Бу дата сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләрнең үзләре өчен аерата әһәмиятле. Чечня кампаниясенең кайтавазы әле бүген дә Төньяк Кавказда үлеп калган егетләрнең туганнарының, якыннарының йөрәкләрендә.
Исән кайта алмаган солдатларның берсе безнең якташ - гвардиянең өлкән лейтенанты Валерий Пучинин. Һәлак булган солдатларны искә алып, Кнәз авыл җирлегендә митинг үтте. Чарага Әфган һәм Чечня ветераны, запастагы полковник Руслан Иванилов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, исән кайта алмаган хәрбиләрнең әти-әниләре, булачак солдатлар, Кнәз мәктәбе укучылары, «Ватан» патриотик клубы әгъзалары килгән иде.
Митингны Руслан Иванилов ачты. Ул яшьләрне Ватанны яратырга өндәде, аны сакларга әзер торырга чакырды. Ил сакчылары үстергән әти-әниләргә олы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде. Уллары һәлак булган әниләргә чәчәкләр бүләк ителде. Соңыннан Төньяк Кавказда гомере өзелгән егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Валерий Пучининның әнисе Елена Алексеевна әлеге чара өчен бар кешегә дә олы рәхмәтен белдерде, дип яза Кнәздән хәбәрчебез Тамара Тузеева.
Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев