Кнәз җирлегендә авыл хатын-кызларын хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырдылар
Шушы көннәрдә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» оешмасы әгъзалары Бөтендөнья авыл хатын-кызларына багышланган махсус бәйрәм акциясен оештырдылар.
Бу көнне без җирлегебезнең хөрмәткә лаеклы хатын-кызларының өйләрендә булдык, хәлләрен белештек, вак-төяк эшләрендә булыштык. Күп еллар дәвамында авылда намуслы хезмәт куйган ветераннарны әлеге көн белән котладык, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйттек. Гүзәл хатын-кызларыбыз, җирлегебезнең хезмәт ветераннары - Раиса Ведяшева, Наилә Мингатина, Любовь Горецкая, Галина Ананина, Рузалия Хуҗина кечкенә генә бүләкләребезне олы итеп кабул иттеләр, аларны онытмаулары, хәлләрен һәрвакыт белешеп торганнары өчен оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр, тагын да кунакка килүне сорап калдылар, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев