Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Князево җирлеге: уңай үзгәрешләр күп

Җирлекләрдә авыл җыеннары башланды. Аларда халыкны борчыган сорауларга җаваплар алына, проблемаларны хәл итү юллары бергәләп эзләнә. Авылның ничек яшәве, андагы үзгәрешләр нәкъ менә шушы очрашуларда ачык күренә, үткәнгә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар кабул ителә. Князево авыл җирлегендә дә халык район җитәкчелеге белән күзгә-күз аралашты.

Эшләнгән эшләр күп, планнар тагын да зурдан
Князево авыл җирлеге составына биш җирле пункт: «Татарстан» совхозы, Сосновый Бор поселоклары, Чыршылы, Казиле, Князево авыллары, дүрт бакчачылык ширкәте керә. Җирлек 12 мең 324 гектар мәйданны били, шуларның 500 гектарында авыллар урнашкан. Биш авылда, 2021 елда алынган мәгълүматларга караганда, 4587 кеше яши, 1103 хуҗалык, 814 фатир бар. Князево авыл җирлегендә халык саны елдан-ел артуга бара.
Җыенда җирлек башлыгы Фәндүс Камалов 2021 елда Князево авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. Җирлек рәисе башкарылган күркәм эшләргә тукталды, проблемаларны хәл итүдә авыл кешеләрнең ярдәм итүен дә әйтеп китте. 
Князево авыл җирлегендә күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар урнашкан, яшәү шартлары да биредә яхшы. Балалар бакчалары эшли, мәктәп бар, кибетләр, почта бүлекчәсе, участок дәваханәсе, аптекалар, чәчтарашханәләр халыкка хезмәт күрсәтә. Территориядә 52 төр формадагы авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм социаль объектлар эшләп килә. Халыкны хезмәт белән тәэмин итүдә проблема юк, җирле оешмаларда эш урыннары җитәрлек.
Авыллардагы шәхси хуҗалыкларда бүген 72 савым сыер бар, 51 хуҗалыкта 233 кәҗә асрыйлар. 
Узган ел башкарылган кайбер эшләргә тукталсак, «Татарстан» совхозы поселогында дәүләт программалары ярдәме белән 1 млн 680 мең сумга җәяүлеләр юлы салынган, Сосновый Борда шушы юнәлештә шундый ук суммада эшләр башкарылган. Князево урта мәктәбенең ике спорт залында 2 млн 247,2 мең сумлык ремонт ясалган. Бу эшкә район казнасыннан акча бирелгән.
2021 елда җирлектә 1678,75 мең сум үзара салым җыелган. Бу акча өстәмә финанслау белән 8393,75 мең сумга җиткән. Үзара салым акчасына авылларда юлларны төзекләндергәннәр, христиан зиратында чистарту эшләре башкарганнар, суүткәргеч челтәре сузганнар, яшелләндерүгә дә зур игътибар биргәннәр,

Мәктәп урамында койма тотканнар...
Авыл җирлеге башлыгы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарылган эшләргә дә уңай бәя бирде. Соңгы елда «Татарстан» совхозы поселогы матурланган, урамнарда юллар ремонтланып, яктырткычлар куелган, агачлар, куаклар утыртылган, поселок уртасында бик матур парк барлыкка килгән.
Быелга планнар тагы да зурдан. Авыл эче юлларын төзекләндерү, суүткәргечләр сузу, яңа урамнарга, өйләргә газ кертү кебек бурычлар тора.

Терлек чирләмәсен дисәк...
Җыенда район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин чыгыш ясап, соңгы вакытта хайваннар арасында йогышлы чирләрнең күп таралуын искәртте. Африка чумасы, кош гриппы, ящур һәм башка чирләрнең әледә-әле баш калкыту очракларын әйтеп китте. Баш ветеринар шәхси хуҗалыкларда маллар яки кош-корт чирләп киткәндә тиз арада ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кушты. Чир киң таралып китмәсен өчен шулай кирәклеген ассызыклады.

Өлкәннәр белән эш
Князево авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова өлкән яшьтәге кешеләр белән башкарылган чараларга тукталды, җирлектә яшәүчеләрнең район иҗтимагый тормышында актив катнашуларын билгеләп үтте.

Авыл кешесе грантлардан файдаланмый
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмир Яббаров авыл хуҗалыгы юнәлешендә бирелә торган дәүләт һәм республика грантлары хакында сөйләде. Бигрәк тә шәхси хуҗалыкларда мал асрау өчен бирелә торган грантлар халыкта зур кызыксыну уятты. Әйтик, гаилә терлекчелек фермаларын үстерү өчен бер гаиләгә дәүләттән 30 млн сумга кадәр акча бирелергә мөмкин. Мал тотучыларга грант төрләре шактый, әмма болардан авыл кешеләренең бик азы гына файдалана, диде белгеч. Грантлар буенча район икътисад бүлегенә яки авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсияләр турында
Князево авыл җирлеге гражданнары белән очрашуга РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге управляющие Эдуард Вафин да килгән иде. Ул чыгыш ясап, пенсияләрне исәпләү тәртибен һәм пенсия акчаларын арттыру буенча шушы көннәрдә генә кабул ителгән карарны аңлатты. Җыенга килгән өлкән яшьтәге кешеләрдә бу чыгыш зур кызыксыну уятты. 

Башкарасы эшләр шактый әле
Район башлыгы Фаил Камаев үз чыгышында Князево авыл җирлегендә башкарылган эшләргә канәгатъләнерлек дип бәя бирде. Бу, чыннан да, шулай, башкарыласы эшләрнең әле чиге юк: төзекләндерү, юллар салу, газ торбалары сузу, суүткәргечләр төзү, юынтык суларны агызу системасын булдыру кебек эшләр алда тора. Фаил Камаев җыенга килгән халыкны районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә планнар турында сөйләде. Ул бергә эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин, диде. Фаил Камаев Князево җирлегендә планлаштырылган эшләрдә район җитәкчелегенең һичшиксез ярдәм итәчәгенә ышандырды. «Безнең ишегалды» программасы дәвам итәчәк, социаль объектларны төзекләндерү беренче чиратта тора. Районда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелүен дә әйтеп җитәкче. Тукай районында тиздән Боз сарае һәм тагын ике спортзал төзеләчәк, диде ул. Район башлыгы коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә, вакцина ясатуда да халыкны актив булырга чакырды.
Җыенда җирлекнең актив кешеләренә район һәм җирлек башлыкларының рәхмәт хатларын тапшырдылар. Хәзерге вакытта уллары хәрби хезмәттә булган ата-аналарга да хәрби комиссариат вәкиле бүләкләр бирде.

Сораулар күп җыелган
Соңыннан халык район җитәкчелегенә үз сорауларын бирде. «Татарстан» совхозы поселогының кайбер урамнарында өйләргә су килеп җитми, газ кертү буенча аңлашылмаучанлык мәсьәләсе бар икән. Район җитәкчесе җаваплы түрәләргә бу проблемаларны хәл итәргә кушты. Участок больницасын ремонтлау, анда яңа җиһазлар кайтару кирәклеге хакында да сүз булды. Бу мәсьәлә алдагы еллар планына кертеләчәк, диелде. Халыкны борчыган тагын бер сорау – бистәгә якын гына урнашкан дуңгызчылык комплексыннан яман ис килү. Исне киметү юнәлешендә комплекста эш бара, дип белдерелде җыелышта. Шулай ук кешеләрне сукбай этләрнең артуы борчый. Район җитәкчесе бу эш белән шөгыльләнүче оешма барлыгын әйтте, хәзер этләрне тотып, стерильләштереп, чип куеп җибәрәләр, диде. Авыл җирлеге башлыгы тиздән этләрне аулаучы оешмага заявка биреләчәген белдерде.
Җыен ахырында Князево җирлеге халкы район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Любовь Сафонова җирлектә бик күп уңай үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. Елена Кожевникова исә бөтен игелекле эшләрне язып алып килгән иде, җитәкчеләрнең кайгыртуын тоеп яшибез дип әйтте ул.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев