Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә Пасха бәйрәме бар йоласына туры китереп үтте

Пасха - христиан динендәгеләрнең иң олы чиркәү бәйрәмнәреннән берсе. Быел Кнәздә ул аеруча матур узды. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Кнәздәге Николай Чудотворец храмында Тәре йөртү йоласы үтте. Йолада өлкәннәр дә, яшьләр дә, аларга ияреп балалар да бик күп һәм бик теләп катнашты. Барысы да Аллаһыдан кичерү, теләкләренең үтәлүен сорады. Чиркәү...

Пасха - христиан динендәгеләрнең иң олы чиркәү бәйрәмнәреннән берсе. Быел Кнәздә ул аеруча матур узды.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Кнәздәге Николай Чудотворец храмында Тәре йөртү йоласы үтте. Йолада өлкәннәр дә, яшьләр дә, аларга ияреп балалар да бик күп һәм бик теләп катнашты. Барысы да Аллаһыдан кичерү, теләкләренең үтәлүен сорады.
Чиркәү тирәли әйләнгәннән соң, изге йортның ишекләре ачылды. Бу Олы көн җитүне, Христосның яңадан тууын аңлата иде. Сергий атакай бар җыелган халыкны изге бәйрәм белән котлады. Чара берничә сәгать буена дәвам итте. Аннары Атакай матур кәржиннәрдә чиркәүгә алып килгән йомыркаларны һәм куличларны изгеләндерде.
Икенче көнне иртән балалар Христосның яңадан тууын хәбәр итеп өйләр буйлап йөрделәр, хуҗалар аларга буялган йомыркалар һәм тәмле күчтәнәчләр бирделәр. Һәр гаиләдә ул көнне бәйрәм өстәле әзерләнгән иде.
Мәдәният сараенда «Русский звон» һәм «Айбагыр» рус һәм керәшен фольклор ансамбльләре балалар белән Олы көн уеннары үткәрделәр - йомырка тәгәрәттеләр, Пасхага багышлап төрле рәсемнәр ясадылар. Аларда катнашкан бар кеше дә буялган йомыркалар, коймак, пирог һәм кайнар чәй белән сыйлана алды, дип яза Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев